Меркурий (планета)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Меркурий
Mercury in color - Prockter07.jpg
Меркурий
Тәртип саны 1
Кояштан уртача ераклык 57,91 млн. км
Максималь ераклык 69 816 927 км
Минималь ераклык 46 001 210 км
Радиус 2439,7 км
Масса 3,3022×1023 кг
Тыгызлык 5,427 г/см3
Тәүлек озынлыгы 1407,5 сәг.
Ел озынлыгы 87,969 җир тәүлеге
Иярченнәр юк
Меркурий табигый яктылыкта

МеркурийКояш системасында Кояшка иң якын урнашкан планета, Кояш тирәсендә 88 җирдәге тәүлек периодлы әйләнә. Эчке планеталар төркеменә керә. Кояш системасының иң кечкенә планета. Меркурийның күренүчән йолдыз зурлыгы −1,9 дан 5,5 гәчә үзгәрә, әмма Кояштан бик кечкенә почмакча ераклыкта (иң күбесе 28,3°) урнашу сәбәптән аны күрү ансат түгел. Югары киңлекләрдә караңгы төнге күктә Меркурийны күреп булмый, аны тик эңгер кыска вакытта күренергә мөмкин. Иң яхшы күренүчәнлек шартлары елына 6–7 тапкыр була (иң зур элонгация вакытында) иртәнге һәм кичке эңгер-меңгердә.

Матди хасиятләр буенча Меркурий Айга охшаш, аның өслеге бик кратерлы. Планетаның иярченнәр юк, әмма бик сыеган атмосфера бар. Планетаның эре тимер төш бар, аның күләме планетаның бөтен күләменнән 70 % гыйбарәт. Планета өслегенең температурасы 90 нан 700 гәчә К (−180 дән +430 гача °C) үзгәреп тора.

Эчтәлек

[үзгәртү] Меркурий хәрәкәте

Меркурий Кояш тирәсендә бик сузылган эллиптик орбита буенча 57,91 млн. км (0,387 а.е.) уртача ераклыкта әйләнә. Перигелийдә Меркурий Кояштан 45,9 млн. км (0,3 а.е.) ераклыкта була, афелийдә — 69,7 млн. км (0,46 а.е.) ераклыкта була. Эклиптика өслегенә карата орбитаның авышлыгы 7° тәшкил итә. Орбита буенча хәрәкәтенең уртача тизлеге 48 км/с тәшкил итә.

Меркурийдәге йолдыз тәүлеге 58,65 җирдәге тәүлеккә тигез, ягъни 2/3 меркурийдәге елына тигез. Шуңа күрә бер меркурийдәге ел эчендә Меркурий үз күчәре тирәсендә бер ярым әйләнешкә әйләнә. Нәтиҗәсендә Меркурийда кояш тәүлеге ике меркурийдәге елына тигез яки өч меркурий йолдыз тәүлегенә тигез.

[үзгәртү] Матди хасиятләр

Меркурий җир төркеме планеталарыннан иң кечкенәсе. Аның радиус 2439,7 ± 1,0 км тәшкил итә. Бу кыйммәт Юпитер иярчене Ганимедның һәм Сатурн иярчене Титанның радиусларыннан кимрәк. Шул ук вакытта Меркурийның массасы бу иярченнәрнең массаларыннан зуррак. Меркурийның тыгызлыгы шактый зур — 5,43 г/см³, Җирнең тыгызлыгыннан аз гына кимрәк. Җирнең зурлыгыны исәпкә алып, бу хәл Меркурийның эчендә металларны югары микъдарны күрсәтә. Меркурийдә тоткарсыз төшүе тизләнеше 3,70 м/с² тәшкил итә. Икенче галәми тизлек — 4,25 км/с.

Көндезге өслек уртача температурасы 623 К (349,9 °C) тәшкил итә, төнге — 103 К (−170,2 °C).

[үзгәртү] Тикшеренүләр

[үзгәртү] Борынгы һәм урта гасырлар күзәтүләре

Ибне әш-Шәтир тәкъдим ителгән Меркурийның хәрәкәте моделе

Борынгы греклар Гесиод дәверендә бу планетаны грек. Στίλβων («Стилбон») һәм грек. Ἑρμάων («Германон») исемнәр астында белделәр. Соңрак греклар иртәнге күктә күренеп торган планетаны «Аполлон», ә кичке күктә — «Гермес» дип атадылар. Б.ч.к. IV гасырда греклар астрономлары ике исем астында бер күк җисеме булуыны аңладылар. Римлылар бу планетаны Меркурий дип аттылар, чөнки ул күк йөзендә башка планеталардан тизрәк хәрәкәт итә. Аларның мифларында Меркурий греклардагы Гермеска тәңгәл килә.

[үзгәртү] Атамалар

Татар халкы, бөтен гарәп-мөселман мәдәнияте бер өлеше буларак, әүвәл планетаның Готарид (иске тат. عطاردғөтарид) гарәп исеме да кулланды[1], әмма хәзерге вакытта бу исем кулланмый.

[үзгәртү] Сылтамалар

[үзгәртү] Искәрмәләр

  1. Гатарид, готарид — Меркурий (планета). — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 86.

Шәхси кораллар
Исемнәр мәйданы

Төрләр
Хәрәкәт
Күчү
катнашу
Кораллар
Башка телләрдә