Каллисто (иярчен)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Callisto.jpg

Каллисто́ (бор. грек. Καλλιστώ) — Юпитерның иярчене. Дүрт Галилей иярченнәренең берсе. Зурлыгы буенча Кояш системасында өченче урында тора һәм Меркурийгә тигез (әмма масса буенча өч тапкыр кимрәк).

Ачышның тарихы һәм атама[үзгәртү]

Каллистоны 1610 елда тарихта беренче телескоп аша Галилео Галилей ачты. Ачышта беренчелекне, 1609 елда Каллистоны күзәтеп алган, алман астрономы Симон Мариус дәгъвалады, әмма ул үз вакытта бу турында мәгълүматларны бастырып чыгармаган.

«Каллисто» исеме 1614 елда Мариус тәкъдим итте, әмма тик XX гасырның уртасыннан ул гомум кулланыла торган булды. Галилей исә үз ачкан иярченнәргә тик тәртип саннарыны бирде, Каллистоны «Юпитерның дүртенче иярчене» дип билгеләде.

Иярчен борынгы греклар мифлардагы Каллисто — Зевсның (Юпитерның) сөяркәсе исеменә карап Каллисто атамасы алды.

Матди хасиятләр[үзгәртү]

Каллисто Кояш системасының иң зур кратерланган җисемнәреннән берсе. Димәк аның өслеге бик иске (4 млрд. ел чамасы), ә аның геологик активлыгы артык түбән.

Каллистоның төзелеше

Чамалау буенча, Каллисто 200 км калынлыгындагы боз кабыгы белән капланган, аның астында исә 10 км калынлыгындагы су катламы бар. Эчкәрерәк катламлары, булса кирәк, тыгызланган тау токымнары һәм боздан гыйбарәт, иярченнең үзәгенә таба тау токымнары һәм тимер артуы белән. Гомумән шундый төзелеш зур күк җисемнәренә хас түгел, гадәттә аларның бөтен төше бар.

Каллистоның тыгызлыгы галилейныкы иярченнәрдән иң түбән (никадәр Юпитердан ерак, шулкадәр түбән). Каллисто, мөгаен, 60 % боз һәм судан, 40 % тау токымнары һәм тимердан гыйбарәт. Охшаш составны Титан һәм Тритон ия булалар.

Сылтамалар[үзгәртү]