Бишбалта бистәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Казан, 16 гасыр (Ф. Халиков рәсеме)

Бишбалта бистәсе яки Адмираллык бистәсе (tat.lat. Bişbalta bistäse, русча Адмиралтейская слобода) - Казан шәһәрендә тарихи бистә. Идел буе Болгары, Казан ханлыгы, Казан патшалыгы (1552 - 1708) чорларында бу Казан өлеше Бишбалта авылы, Бишбалта кирмәне, Бишбалта бистәсе дип атала. Петр I хакимлегеннән соң Казан губернасы дәверендә (1708 - 1920) Адмираллык бистәсе дип исемләнә. Совет заманыннан Казанның Киров районына кертелә. Хәзер ике исеме - Адмираллык бистәсе (русча Адмиралтейская слобода), Бишбалта бистәсе - таралган.

Тарих[үзгәртү]

Бишбалта кирмәне[үзгәртү]

Абд ар-Рахман ибн Мөэмин әмир

Богылтау тавында 1000 ел тирәсендә Бишбалта авылы болгарлар тарафыннан нигезләнә. Идел буе Болгары хакиме Абд ар-Рахман ибн Мөэмин төньяк чикләре саклавы өчен Богылтау тавында кирмән сала. Шулай ук бу болгар әмире Бишбалта кирмәне янында Казан кирмәне нигезли. Ике кирмән шәһәрчеге Идел буе Болгары дәүләте төньяк чикләрендә сәүдә, һөнәрче (соңрак хәрби дә) үзәгенә әверелә.

Бишбалта авылы тирәсендә нарат һәм имән урманнары иде. Шуңа күрә болгарлар монда көймәләр ясый башлыйлар. Казан ханлыгы вакытында болгар-татарлар көймәләр Тәзик (Тәҗик) ком утравында (Бишбалта каршысында иде) ясыйлар.

Тәзик утравын урыслар Кунак утравы (Гостиный) дип атыйлар. Хәзер шушы утрау Маркиз дип исемләнә.

Идел-Каспий адмираллыгы барлыкка килү[үзгәртү]

Төп мәкалә: Казан адмираллыгы

Петр I

Flag of the Kazan Khanate.svg Казан ханлыгы буйсындырылган соң бер ярым гасыр узгач, 1718 елда Flag of Russia.svg/Imperial Coat of arms of Russia (17th century).svg Русия патшалыгы патшасы Петр I Coat of Arms of Saint Petersburg (2003).svg Санкт-Петербургтан соң илнең икенче адмираллыгын Coat of Arms of Kazan (Tatarstan) (2004).png Казан янында нигезләргә боера.

Адмираллык Бишбалта авылы тирәсендә урнаша, озакламый аның тирә-ягында эшчеләрнең яшәгән бистәсе барлыкка килә. Адмираллык бистәсендә баш Идел флоты, Каспий диңгез флоты ясала иде. Көймәләр ясаганда татарлар, руслар, чуашлар, мариләр эшлиләр.

1722 елда Flag of Russia.svg/Greater Coat of Arms of the Russian Empire 1700x1767 pix Igor Barbe 2006.jpg Русия империясе император Петр I үзе Казанга килеп Адмираллык бистәсен тикшерә һәм шат булып кала. Ягъни Казанның Адмираллык бистәсеннән Фарсы походы башлана.

Дан һәм күчерү[үзгәртү]

Казан Адмираллыгы 1718-1829 елларда эшли. Бик күп хәрби, сәүдә көймәләре ясалган. Казанда ясалган көймәләре батырлыкны күрсәтеп бөтен Русия сугышларында катнашалар.

1829 елда Адмираллык Әстерханга күчерә. Төп күчерү сәбәбе - Каспий диңгезенә якынлыгы.

Барыбер шушы шәһәр өлешенең аеруча руслар арасында - Адмираллык бистәсе (Адмиралтейская) исеме кала. Татарлар бу Казан өлешен еш Бишбалта бистәсе дип исемлиләр.

Адмираллык бистәсе бүген[үзгәртү]

2005 елда шәһәр урамнарына элекке тарихи исемнәр кайтару турындагы К.Ш. Исхаков имзалаган боерык белән бистәнең үзәк Клара Цеткин урамы исеме Бишбалта урамы итеп үзгәртелде.[1] Әмма шәһәр хакимияте алышынгач, 2006 елда боерык кире алынды.

Хәзер Казан мериясе тарихи Адмираллык бистәсен торгызырга ниятли. Адмираллык бистәсендә яңартылган тимер юл "Адмираллык бистәсе" (русча "Адмиралтейская слобода") тукталышы бар.

Адмираллык бистәсе югалтуы[үзгәртү]

1956 елда бала шуклыгы сәбәпле Екатерина II Казанга килгән Тверь корабы янып бетә.

Моны да карагыз[үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү]