Борисково (Казан)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Борисково (Казан) latin yazuında])
Борисково
Сурәт
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Идел буе районы
Халык саны Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value).
Карта
 Борисково Викиҗыентыкта

БорисковоКазанның Идел буе районында урнашкан бистә.

Географиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Борисково Идел буе районының үзәк өлешендә Югары Кабан күлендә урнашкан; шулай ук бистә аша Урта Кабан күлен Подувалье агымы белән тоташтыручы Монастырь агымы уза.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан өязенең 1566—1568 елларда Спас-Преображенский монастыренә караган өченче Кабан күлендәге Борисов авылы буларак искә алына[1].

1781 елның дүртенче ревизиясе авылда 91 икътисади крестьяннарның ревизия җанын ачыклый. [2]

1917 елгы ревоюциягә кадәр авыл Воскресенски вулысының Дәвликәй авылына карый. Авыл 1462 дисәтинә (15,97 км²) мәйданы булган җир кишәрлегенә ия булган; авыл хуҗалыгыннан тыш, авыл кешеләре чүлмәк ясау, ээрчелек, он тарту, умартачылык белән шөгыльләнгәннәр, акча эшләргә шәһәрләргә киткәннәр; 1885 елга Борисковода 2 кечкенә кибет, 5 чүлмәк ясау, 1 эчү йорты һәм 2 җил тегермәне булган[3][4].

1884 елда Борисковта земство мәктәбе ачыла; 1905 елда анда 36 малай һәм 35 кыз укыган. 1911-1912 елларда сәүдәгәр Павел Шетинкин исәбенә мәктәп өчен яңа таш бина салына[5][6].

Гражданнар сугышы вакытында авыл берничә тапкыр кулдан кулга күчә. 1918 елның 6 августында КомУч Халык Армиясе Борисково авылын яулап ала; кызыллар контроленә авыл 1918 елның 13 сентябренә күчә[7].

XIX гасыр уртасыннан 1927 елга кадәр Борисково авылы Казан губернасы Казан өязе Воскресенски вулысына керә (1920 елдан — Татарстан АССРның Арча кантоны). Татарстан АССРга районнар бүленешен керткәннән соң Татарстан АССРның Воскресенский (Казан шәһәр яны) районы составында. 1934 елда ул Казанның Сталин районына кушыла[8] 1942—1956 елларда —Свердлов районы составында, 1956 елдан — Идел буе районы кысаларында.

1963 елда Борисково Казан үзәге белән турыдан-туры трамвай юнәлеше (3 нче һәм 8 нче маршрутлар) белән бәйле була[9].

Халкы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value).

Урамнары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Адмирал Ушаков (элеккеге 13-нче Проект урамы, шәһәр Башкарма комитетының 1953 елның 1 ноябрендәге 755-нче номерлы карары белән үзгәртелә.). Рус флотчысы, Кара диңгез флоты белән җитәкчелек итүче Федор Ушаков  (1744-1817) хөрмәтенә атала[12] Якты Юл тыкрыгыннан башланып, Дудин урамын кисеп чыга да Таза урам белән кисешә.
  • Башкорт урамы (элеккеге 14 нче Проект урамы, 1961 елның 14 июнендәге 413-нче шәһәр Башкарма комитеты карары белән үзгәртелгән). Исеме күрше Башкортстан Республикасы исеменнән[13] (Ул вакытта - Башкорт АССР). Җир һәм Түбән Кама урамнары киселешеннән башлап, Техника урамны кисеп, «Казан» аэропортындагы тимер юл тармагы янында тәмамлана.
  • Биларус урамы (элеккеге 6-нчы Проект урамы, 1961 елның 14 июнендәге 314 номерлы шәһәр Башкарма комитеты карары белән үзгәртелә). исеме Беларусь исеменнән [13] (ул вакытта – Беларус Совет Социалистик Республикасы). Докучаев урамыннан башланганда, Запорожье һәм Гори урамнарын кисеп үтә һәм Аучылык урамы белән кисешкән вакытта тәмамлана.
  • Таза урам (элеккеге 9-нчы Проект урамы, шәһәр Башкарма комитетының 1953 елның 1 ноябрендәге 755 номерлы карары белән үзгәртелә)[14]. 2 нче Алабуга урамыннан башлап, 1 нче Алабуга урамын кисеп чыга һәм Адмирал Ушаков урамы белән кисешү белән тәмамлана.
  • Борисково урамы – бистәнең иң иске урамы[15]. 33 нче хәрби шәһәрчекнең исемсез юлыннан башлап, Тула урамын, ТАССРның 100 еллыгы магистрален, Арткы-Борисково урамын, Якты Юл тыкрыгын, Дудинка, Янгын, Ерак Кабан урамнарын кисеп үтә, Дәүләки урамы белән кисешкәннән соң аңа күчә.
  • Витебск (элеккеге 4-нчы Проект урамы, шәһәр Башкарма комитетының 1961 елның 14 июнендә кабул ителгән 413-нче номерлы карары белән исемгә үзгәртелә)[16].Исеме Витебск шәһәреннән[13] (ул вакытта - Белорус ССРындагы өлкә үзәге). Докучаев урамыннан башлана, Запорожье һәм Гори урамнарын кисеп үтә һәм Аучылык урамы белән кисешкән вакытта тәмамлана.
  • Глазунов – композитор Александр Глазунов хөрмәтенә аталган (1865–1936). Варганов урамыннан Монастырь протогына илтүче исемсез юлдан башлана, Айни Садретдинов, Тула, Унйортлык, Ладия урамнарын кисеп үтә һәм Тихорецк урамы белән тәмамлана.
  • Гори (элеккеге 1-нче Проект урамы, 1953 елның 1 ноябрендәге № 755 шәһәр башкарма комитеты карары белән үзгәртелә).[17] Иосиф Сталинның ватаны - Гори шәһәре хөрмәтенә аталган. 33 нче хәрби шәһәрчекнең исемсез юлыннан башлап, Витебск, Красноводск, Белорус, Канск, Дегтярёв, Полонная, Тула урамнарын кисеп үтә, аннары ТАССРның 100 еллыгы магистрале белән өзелә; Алабуга урамы белән кисешкәннән соң дәвам итә, Дудинка урамын кисеп үтә һәм Янгын урамы чаты белән тәмамлана.
  • Дәүләки урамы – Ферма шоссесы белән кисешүдән башлап, Борисково урамын кисеп үтә һәм Дәүләки урамы буенча 123 нче йорт янында тәмамлана.
  • Ерак Кабан урамы – Борисково урамыннан башланып, бушлык янында тәмамлана.
  • Дегтярев урамы – Совет конструкторы Василий Дегтярёв хөрмәтенә аталган (1880-1949).[13] Докучаев урамыннан башланып, Запорожье һәм Гори урамнарын кисеп үтә һәм Аучылык урамы белән кисешкән вакытта тәмамлана.
  • Унйортлык урам – трамвай боҗрасыннан башлап, Глазунов урамы белән кисешә һәм яр буе урамы белән кисешү белән тәмамлана.
  • Докучаев (элеккеге 2-нче Проект урамы, 1953 елның 1 ноябрендәге № 755 шәһәр Башкарма комитеты карары белән үзгәртелде).[17] Туфрак галиме Василий Докучаев хөрмәтенә аталган (1846-1903).[13] 33 нче хәрби шәһәрчек янында исемсез юлдан башлап, Витебск, Красноводск, Белорус, Канск, Дегтярев урамнарын кисеп чыга һәм Полонная урамы чаты белән тәмамлана.
  • Дудинка урамы (1962 елның 24 декабрендәге 794 номерлы шәһәр Башкарма комитеты карары белән аталган).[17] Дудинка шәһәре исеменнән[13] (ул вакытта –Таймыр (Долгано-Ненец) милли округы үзәге. Борисов урамыннан башлап, адмирал Ушаков урамын, Алабуганың ике урамын, шулай ук Запорожье, Гори һәм Чәчәк урамнарын кисеп чыга; сул як Яр Буе урамы белән кисешү белән тәмамана.
  • 1-нче АалабугаАлабуга шәһәре – Татарстан район үзәкләренең берсе хөрмәтенә аталган[13] ТАССРның 100 еллыгы магистрале янында исемсез йөрүдән башлап, Якты Юл тыкрыгын, Дудинка урамын кисеп үтә һәм Таза урам кисешүе белән тәмамлана.
  • 2-нче Алабуга – ТАССРның 100 еллыгы янындагы исемсез юлдан башланып, Дудинка урамын кисеп чыга һәм Таза урам белән кисешә.
  • Арткы-Борисково урамы – ТАССРның 100 еллыгы магистраленнән ерак түгел Борисково урамы белән кисешү белән тәмамлана.
  • Запорожье урамы (элеккегея 1-нче Проект урамы, 1961 елның 14 июнендәге 413 номерлы шәһәр Башкарма комитеты карары белән үзгәртелде). Исеме Запорожье шәһәре исеменнән[13] (ул вакытта – Украина ССР өлкә үзәге). Витебск урамыннан башлап Красноводск, Белорус, Канск, Дегтярёв, Полонная, Тула урамнарын кисеп чыга, аннары ТАССРның 100 еллыгы магистрале белән өзелә; югарыда аталган магистральнең көньяк өлешендә исемсез юл киселешеннән алып, Дудинка урамын кисеп, Янгын урамы белән кисешкән урынга кадәр дәвам итә.
  • Зимләмир (элеккеге Күл, 1958 елның 23 апрелендәге 328 номерлы шәһәр башкарма комитеты карары белән үзгәртелде).[13] Тихорецкая урамыннан көньяктарак исемсез юлдан башланып, Башкорт һәм Түбән Кама урамнары белән кисешү белән тәмамлана.
  • 2 нче Зимләмир урамы – Техника урамыннан башлап, Локомотив, Лүблин урамнарын кисеп үтә һәм Лүблин урамы белән кисешү белән тәмамлана.
  • Канск – Красноярск крайындагы Канск шәһәре хөрмәтенә аталган[13]. Докучаев урамыннан башлап, Запорожье урамы белән кисешү белән тәмамлана.
  • Красноводск (элеккеге 5-нче Проект урамы, 1961 елның 14 июнендәге 413 номерлы шәһәр Башкарма комитеты карары белән үзгәртелә). Красноводск шәһәре исеменнән[13] (хәҙер Төркмәнбаши, ул вакытта – Төрекмән ССРының Ашхабад өлкәсендәге район үзәге). Докучаев урамыннан башлап, Запорожье һәм Гори урамнарын кисеп чыга һәм Аучылык урамы белән кисешү белән тәмамлана.
  • Ладия урамы
  • Локомотив
  • Лүблин урамы
  • Түбән Кама урамы
  • 2-нче Түбән Кама урамы
  • Аучы урамы
  • Янгын
  • Полонная
  • Яр буе урамы
  • Җидейортлык
  • Тихорецк
  • Тула Тула шәһәре исеменнән[13] Ферма шоссесыннан башлап ТАССРның 100 еллыгы магистраленә параллель рәвештә бара, Борисково урамы белән кисешкәннән соң, төньяк-көнбатышка таба Гори, Запорожье, Аучы, Яр Буе, Глазунов, Авангард урамнары аша үтеп керә һәм Техника урам чаты белән тәмамлана.
  • Чәчәк
  • Якты Юл тыкрыгы

Күренекле кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Белецкий Александр Иванович (1884—1961) —украин һәм совет әдәбият белгече, Украина ССР Фәннәр академиясе академиясе (1939) һәм СССР Фәннәр академиясе академигы (1958).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Книга казанскаго уезда сел и деревень, и починков и пустошей и селищ архиепискуплих и Преображенскова монастыря. zz-project.ruДата обращения: 21 октября 2021
  2. Сборник материалов по истории Казанского края в XVIII в.
  3. Казанский уезд (Алаты - Ивановское) Историко-статистическое описание церквей и приходов Казанской епархии. Вып. 3 (Ru).— 1916.
  4. Износков И. А. (Составитель).Список населенных мест Казанского уезда, с кратким их описанием.Казанский (Приволжский) федеральный университет(1885).Дата обращения: 21 октября 2021.
  5. Казанский уезд (Алаты - Ивановское) Историко-статистическое описание церквей и приходов Казанской епархии. Вып. 3(Ru).— 1916
  6. Школьная сеть Казанской губернии - Бобровников Н.А.— 1905.
  7. Midkhat Karimovich Mukhari︠a︡mov.Гражданская война в Татарии (1918-1919).— Таткнигоиздат, 1969.— 344 с.
  8. Борисково.
  9. "Дорога в Борисково" от краеведа Алексея Клочкова — Реальное время. realnoevremya.ruДата обращения: 21 октября 2021.
  10. Списки населенных мест Казанской губернии : ... по сведениям 1859 годаСПб.: 1866.
  11. Списокъ селенiй Казанской губернiиКазан: 1908.
  12. Амиров, Кафиль Фахразеевич. Казань - где эта улица, где этот дом? Справочник улиц города Казани. — Казань: «Казань», 1995. — 320 с. — ISBN 9785859030125.
  13. 13,00 13,01 13,02 13,03 13,04 13,05 13,06 13,07 13,08 13,09 13,10 13,11 .
  14. Реестр названий улиц города Казани.
  15. Из истории поселка Борисково. cbskazan.ruДата обращения: 22 октября 2021.
  16. Амиров, Кафиль Фахразеевич.Казань - где эта улица, где этот дом? Справочник улиц города Казани.— Казань: «Казань», 1995.— 320с.— ISBN 9785859030125.
  17. 17,0 17,1 17,2 Error on call to Template:cite web: Parameters url and title must be specified.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]