Кече Дәрвишләр (Казан)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кече Дәрвишләр (Казан) latin yazuında])
Кече Дәрвишләр
Сурәт
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Совет районы
Халык саны Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value).
Карта

Кече Дәрвишләр (рус. Малые Дербышки) — Казанның Совет районына карый торган авыл.

Географиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кече Дәрвишләр бистәсе Ноксы елгасы Казансуга кушылган урынга якын җирдә урнашкан. Төньяк, көнбатыш һәм көньяктарак бакчачылыклар, төньяк — көнбатышта Дәрвишләр урманы урнашкан.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1644 елда Казан Богородица хатын-кызлар монастыренең Дербышкина авылы буларак телгә алына.[5] 1781 елның дүртенче ревизиясе авылда 91 икътисади крестьяннарның яшәвен күрсәтә.[6]

XX гасыр башында авыл Каймар волостеның Борисоглебское авылы мәхәлләсенә карый. Авыл хуҗалыгыннан тыш, авыл халкы умартачылык, он тарту белән дә шөгыльләнә, авылдан читтә дә эшли.[7]

Гражданнар сугышы вакытында авыл ике тапкыр кулдан кулга күчә: 1918 елның 8 августына Кече Дәрвишләр халык армиясе КомУча тарафыннан алына. Шул ук елның сентябренә ул яңадан кызыллар кулына күчә.[8]

XIX гасыр уртасыннан алып 1924 елга кадәр Кече Дәрвишләр авылы Казан губернасы Казан өязенең Собакин (Калинин) волостена керә (1920 елдан — Татарстан АССРның Арча кантоны). Район бүленеше кертелгәннән соң Воскресенский (Казан, 1927-1938), Юдино (1938-1950), Биектау (1950-1963, 1965-1998) һәм Яшел Үзән (1963-1965) районнары составында була. 1998 елда Казанның Совет районына кушыла.[9]

Халык саны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2000 елга авылда 453 кеше яшәгән.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ландратская перепись
  2. Списки населенных мест Казанской губернии : ... по сведениям 1859 годаСПб.: 1866.
  3. Списокъ селенiй Казанской губернiиКазан: 1908.
  4. Татар энциклопедиясе — 2002.
  5. Казанский уезд (Алаты - Ивановское) Историко-статистическое описание церквей и приходов Казанской епархии. Вып. 3 (1916).
  6. Сборник материалов по истории Казанского края в XVIII в: Корсаков Дмитрий Александрович — Алфавитный каталог — Электронная библиотека Руниверс.
  7. Казанский уезд (Алаты - Ивановское) Историко-статистическое описание церквей и приходов Казанской епархии. Вып. 3 (Ru).
  8. Аусеклис Спреслис. Латышские стрелки на страже завоеваний октября 1917-1918 гг. — Zinatne, 1967. — 256 с.
  9. Татарская АССР. Административно-территориальное деление на 1 января 1948 | Проект «Исторические Материалы». әлеге чыганактан 2021-09-21 архивланды. 2021-12-30 тикшерелгән.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]