Северный бистәсе (Казан)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Северный бистәсе (Казан) latin yazuında])
Северный бистәсе
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Казанның Авиатөзелеш районы
Мәйдан 5,5 км²

Северный бистәсе — торак массивы, Казан шәһәрнең Авиатөзелеш районында урнашкан иң зур шәһәр бистәләренең берсе. Бистә шәһәрнең төньягында урнашкан. Халык саны — 25 меңгә якын кеше[1]. «Төньяк-1»[2], «Авиатөзүчеләр»[3], «Яңа Карабай»[4], «Карабай»[5] иҗтимагый үзидарә территорияләре белән шәһәр төзелеше-торак административ-хисап берәмлеге булып тора[6]. «Авиатор» торак-коммуналь хуҗалык идарәче компаниясе тарафыннан хезмәт күрсәтелә[7].

Урнашуы һәм тасвирламасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Северный һәм яңа Каравай бистәләренең шәхси секторы. Айдаров урамы буенча трамвай линиясе

Бистә шәһәрнең төньягында, районның үзәк-төньяк өлешендә Айдаров урамы белән көньякта, киң дача һәм бушлык-урманлы яшел зона арасында, Казан әйләнеш юлы буенда төньякта, Вересаев, Верхоянский урамнары арасында көнчыгышта һәм Ак Каен, Харьков урамнары арасында көнбатышта урнашкан[8].

Бистәнең көньягында Яңа Карабай микрорайоны, көнчыгышта — шәһәр Коры Елга поселогы, көнбатышта — дача участоклары («Заовражье», «Сирень», «Энергетик») һәм «Казаноргсинтез» предприятиесенең санитар-яклау зонасы, төньякта — дача участоклары («Берёзка», «Кооператор», «№10 КМПО», «№8 КАПО», «№10 КАПО», «№2 Элекон»).урнашкан.

Бистәнең мәйданы 5,5 кв. км чамасы, озынлыгы, көнчыгыштан көнбатышка таба 3,5 км, көньяктан төньякка таба 1,5 км артык. Бистәдә Суворово-Бадай чокыры (күрше урамнар исемнәре буенча)[9], бистә артында өч Урман күле урнашкан[10][11].

Бистә бары тик шәхси торак йортлар белән генә тыгыз төзелгән, биредә алар саны 7,5 меңгә якын[1].

Бистәдә күп функцияле мәдәни-ял үзәге (мәдәният йорты), «Нур Ислам» мәчете, 14-нче номерлы гимназия, 60-нчы номерлы мәктәп, 296, 341, 366-нчы номерлы балалар бакчалары, 47-нче номерлы почта бүлекчәсе, 14-нче номерлы шәһәр китапханәсе, берничә кибет, сугыш геройлары һәм тыл хезмәтчәннәре һәйкәле урнашкан.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бистә 1940—1950 елларда төзелә башлый, ул чакта шәһәр төньягында урнашкан Казан авиация заводы, Казан мотор төзүчеләр җитештерү берләшмәсе, Казан вертолет заводы, «Казаноргсинтез», «Казанкомпрессормаш» һ. б. заводларга эвакуацияләнүчеләргә биредә индивидуаль йортлар төзү өчен участоклар бүлеп бирелә[12][13].

Транспорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ерак булуына карамастан, бистә тарихи яктан Казанның шәһәр транспорты белән 6 нчы номерлы шәһәр автобусы (совет чорындагы Соцгород микрорайонына кадәр, ә хәзер — шәһәр үзәгенә бара торган автобус) белән тәэмин ителгән. Шулай ук бистәдә Яңа Савин районына һәм «Казанькомпрессормаш» заводы районына баручы 76 нчы (2007 елга кадәр 161 нче) автобус маршрутының һәм Азинога баручы 18 нче (2007 елга кадәр 168 нчы) автобус маршрутының соңгы тукталышлары урнашкан.

Бистә шулай ук аның көньяк чиге буйлап барган Айдаров урамыннан 1 нче трамвай маршрутының шәһәр үзәгенә (2013 елга кадәр ул 9 нчы номерлы булган һәм 1966—2008 елларда Каравай бистәсенә кадәр барган 10 нчы номерлы маршрутны үз эченә алган) барып була. 13 нче троллейбус маршрутын бистәгә кадәр озайту проекты бар[14].

Бистәнең бик зур территориясе булу сәбәпле, анда берничә автобус тукталышы һәм Айдаров урамында берничә трамвай тукталышы бар.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Поселку - клуб, водителям - парковка, детям - школа
  2. Об установлении границ территориального общественного самоуправления на территории жилого массива "Северный-1". әлеге чыганактан 2017-09-04 архивланды. 2017-09-03 тикшерелгән.
  3. Об установлении границ территориального общественного самоуправления на территории жилого массива "Авиастроителей". әлеге чыганактан 2017-09-04 архивланды. 2017-09-03 тикшерелгән.
  4. Об установлении границ территориального общественного самоуправления на территории жилого массива "Ново-Караваево". әлеге чыганактан 2017-08-29 архивланды. 2017-09-03 тикшерелгән.
  5. Об установлении границ территориального общественного самоуправления на территории жилого массива "Караваево". әлеге чыганактан 2017-09-04 архивланды. 2017-09-03 тикшерелгән.
  6. Вниманию жителей частного сектора!. әлеге чыганактан 2017-09-04 архивланды. 2017-09-03 тикшерелгән.
  7. Управляющие компании Авиастроительного района 2017 елның 2 сентябрь көнендә архивланган.
  8. Решение Казанской городской Думы от 25.07.2014 № 27-34 «Об установлении границ территориального общественного самоуправления на территории жилого массива "Ново-Караваево"». әлеге чыганактан 2017-08-29 архивланды. 2017-09-03 тикшерелгән.
  9. Поселкам не хватает площадок ТБО(үле сылтама)
  10. Лесное озеро может погибнуть
  11. Кто ответит за озеро Лесное?
  12. Вертолеты над поселками: полет нормальный!(үле сылтама)
  13. Постройка с неприятностями
  14. Сквер гименея

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]