Казан метрополитены

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
(Казан метросы битеннән юнәлтелде)
Моңа күчү: навигация, эзләү
Казан метрополитены
Qazan metropolitenı
Logo metroelectrotrans.gif
Мәгълүмат
Ил

Русия

Җөмһүрият

Татарстан

Шәһәр

Казан

Ачылу датасы

27 август 2005

Сызыклар озынлыгы

файдалану - 15,8 км
гомуми - 17,2 км

Станцияләр саны

10

Сызыклар саны

1

Пассажирлар әйләнеше (көн):

73,5 мең кеше (урта, 2012)

Пассажирлар әйләнеше (ел):

26,9 млн кеше (2012)

Сызыклар шәкеле

Mmtre.JPG

Рәсми сәхифәсе
 к·б·ү Үзәк сызык
BSicon .svg «Авиатөзелеш» метро станциясе
«Авиатөзелеш» метро станциясе
Восстание-Пассажирлар Төньяк вокзалы (метро станциясе)
«Төньяк вокзалы» метро станциясе BSicon BAHN.svg
Волгоград метро станциясе
BSicon uexBHF.svg
«Яшьлек» метро станциясе
BSicon BHF.svg
«Яшьлек» метро станциясе
BSicon .svg Кәҗә бистәсе метро станциясе)
«Кәҗә бистәсе» метро станциясе
Казансу Казансу
Казансу елгасы
BSicon .svg Кремль метро станциясе
«Кремль» метро станциясе
BSicon .svg Габдулла Тукай мәйданы метро станциясе
«Тукай мәйданы» метро станциясе
«Сукно бистәсе» метро станциясе
BSicon exBHF yellow.svg
«Сукно бистәсе» метро станциясе
BSicon BHF.svg
«Сукно бистәсе» метро станциясе
«Әмәт» платформасы
«Әмәт» метро станциясе
BSicon MWSTRq.svg
«Әмәт» метро станциясе BSicon BAHN.svg
BSicon .svg Горки метро станциясе
«Горки» метро станциясе
BSicon .svg Җиңү проспекты метро станциясе
«Җиңү проспекты» метро станциясе
Габишев метро станциясе
BSicon uexKBHFe.svg
Имәнлек метро станциясе
BSicon exBHF.svg
«Имәнлек» метро станциясе



Казан метрополитены (tat.lat. Qazan metropolitenı )— Казан шәһәрендәге метрополитен сызыклары системасы.

2005 елның 27 августында Казанның меңъеллыгын билгеләнгәндә ачыла. Башта 5 мәүкиф (станция) гена эшләде. Хәзер беренче Үзәк сызыкның 10 мәүкифе эшли, гомуми юл озынлыгы — 17.2 км, файдалану юл озынлыгы - 15.8 км.

2013 елның 9 маенда тагы да 3 мәүкиф (станция) ачылды: Яшьлек, Төньяк вокзал, Авиатөзелеш. Ачылганнаң соң Казан метросында Авиатөзелеш районыннан Идел буе районының Җиңү проспектына кадәр 24 минутта барып җитеп була. Шулай итеп хәзер Казан метросы Авиатөзелеш, Мәскәү, Вахитов, Идел буе районнарын тоташтыра.

Казан метросының Үзәк сызыгы

Пассаҗир саны (7 мәүкиф буенча) - 73,5 мең кеше/көндә (2012), 26,9 млн кеше/елда. 10 мәүкиф буйлап пассаҗир әйләнешенең саны әлегә юк.

Киләчәктә Савин-Әзин хордалы сызыгы, Савин-Идел буе радиал сызыгы, Әзин-Вахитов радиал сызыгы төзүен фаразлана.

Киләчәк сызыкларының юнәләшләре бәхәсе[үзгәртү]

Беренчел проекты буенча Үзәк сызыктан соң Савин-Идел буе сызыгы, аннан соң Әзин-Вокзал сызыгы төзүен фаразланды. Ләкин 2011 елда КазМетроэлектротранс шушы проект үзгәртергә ниятләде. Төп сәбәбе - Казансу аша зур метрокүпер һәм кыен туфрак Үзәк Парк янында булуын аңлаталар. Шулай итеп икенче сызыгы Яшьлек мәүкифеннән Яңа Стадион "Казан-Арена"га кадәр Дөнья футбол чемпионатына-2018 төзүен фаразлана, аннаң соң шушы сызыгы Казансу аша Совет мәйданы, Әзин торак массивы аркылы Имәнлек мәүкифенә кадәр булырга тиеш. Ягъни бу проект хәзер Мәскәү раславы тарафыннан көтелә.

Боҗра җирле метросы[үзгәртү]

2013 елның 21 мартында Татарстан премьер-министы Халиков Боҗра җирле метросы проекты 2018 елга кадәр төзүе 19,5 млрд. сумда бәяләде. Шушы проект буенча Казан эчке тимер юлын яңартырга һәм яңа туктау нокталары ясарга кирәк. Тулы озынлыгы 48 км, йөреш вакыты 1 сәгать, 16 мәүкиф. Төньяк Вокзал, Әмәт һәм Казан-Арена метро мәүкифләре Боҗра җирле метросы мәүкифләре белән тоташтыруын фаразлана.

Мәүкифләр (Станцияләр)[үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү]