Универсиада авылы (Казан)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Универсиада авылы (Казан) latin yazuında])
Универсиада авылы
Сурәт
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Казан
Халык саны 14 500
Мәйдан 53 км²
Почта индексы 420010
Рәсми веб-сайт universiadevillage.ru
Беренче язма телгә алу 2010
 Универсиада авылы Викиҗыентыкта

Универсиада авылы2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасын үткәрү вакытында спортчылар һәм делегацияләр составындагы башка катнашучыларны яшәү урыннары белән тәэмин итү мәсьәләсен хәл итү өчен махсус төзелгән микрорайон.

Универсиада авылы 12 мең кешегә исәпләнелгән. Универсиадага кадәр һәм ярышлардан соң әлеге комплекс студентлар кампусы буларак хезмәт итә һәм Русиядә мондый төр корылмаларның иң зурысы. Анда Казан федераль университеты һәм Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе студентлары яши.

Универсиада авылы Казанның Идел буе районында урнашкан. Комплексның территориясе Зур Казан боҗрасының Җиңү проспекты һәм Академик Парин урамнары буенча, Хөсәен Мәүлетов урамыннан Ырынбур трактына кадәр сузылган. Өстән караганда Универсиада авылы төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка таба сузылган зур турыпочмакны хәтерләтә.

Универсиада авылы «Җиңү Проспекты» метро станциясеннән ерак түгел урнашкан.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]