Украин Совет Социалистик Республикасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Украин Совет Социалистик Республикасы
укр. Українська Радянська Соціалістична Республіка
рус. Украинская Советская Социалистическая Республика

10 март 1919 — 10 декабрь 1991


Flag of Ukrainian SSR.svg Emblem of the Ukrainian SSR.svg
Байрак Герб
Гимн
Үзбәк Совет Социалистик Республикасы һимны
Soviet Union - Ukraine.svg
Башкала Киев
Акча берәмлеге ССРБ сумы
Мәйдан 603,7 мең км²
Халык 51 706 742 кеше[1] (1989)
Идарә итү төре Совет республикасы

Украин Совет Социалистик Республикасы (укр. Українська Радянська Соціалістична Республіка, рус. Украинская Советская Социалистическая Республика) — ССРБ республикаларының бересе.

Башкаласы Киев шәһәрендә урнашкан булган.

Халык[үзгәртү]

1959[2] 1970[3] 1979[4] 1989[5]
41 869 046 47 126 517 49 754 642 51 706 742

Милли состав (1989): украиннар — 72,7%, урыслар — 22,1%.

Тарих[үзгәртү]

Украин Социалистик Совет Республикасы 1919 елның 10 мартында бәйсез дәүләт буларак игълан ителә. 1922 елның 29 декабрендә УССР ССРБ барлыкка килүе турында килешү астында кул куя һәм ССРБ составына керә. Башкаласы 1934 елга кадәр Харьков шәһәрендә урнашкан.

1920-елларның ахырында — 1930-елларның башында коллективизация сәясәте үткәрелә, ул 19321933 елларның массакүләм ачлыгына (һолодомор) китерә.

1937 елда яңа УССР Конституциясен кабул итү сәбәпле, Украин Совет Социалистик Республикасы исеме кушыла.

Бөек Ватан сугышы елларда Украина сугыш хәрәкәтләре мәйданы булып торган. Украина халкы шул сугышында күп миллионлы югалтуларын кичергән, Украина икътисадына да зур зыян китерелгән.

1991 елның 24 августында, 1991 елгы Гомумукраина референдумы нәтиҗәсеенә туры китереп, УССР Югары Шурасы Украина бәйсезлеге турында Актны кабул итә.

Территориаль үзгәрешләр[үзгәртү]

УССР составыннан →[үзгәртү]

  • 1919 — Чернигов губернасының 4 төньяк өяз РСФСР составына күчерелгән.
  • 1924 елда Тагарог, Шахты шәһәрләре һәм эргәдәш территоряләре → РСФСР составына.
  • МССР составына Днестр сулъягының өлеше кертелгән (1940).
  • 1946 — Чехословакия составына Лекаровце авылы кайтарылган.
  • 1951 — Польша составына Устишки шәһәре (һәм эргәдәш территоряләре) тапшырылган.

УССР составына ←[үзгәртү]

  • РСФСР составыннан:
    • 1920: Дон Гаскәре өлкәсенең Азак диңгезе буендагы территоряләр (1924 елда өлешчә кайтарылганннар).
    • 1923: Луганская станицасы (һәм эргәдәш территоряләре).
    • 1925: Курск губернасының Путивль өязе (бер волостьсыз), Грайворон өязенең Креничаны волосте һәм (өлешчә) тагын ике волость.
    • 1926: Гомель губернасы Новозыбков өязенең Семӗновка волосте, Воронеж губернасы Валуйки өязенең Троицк волосте, Төньяк Кавказ крае Донецк округының өлеше.
    • 1954: Кырым өлкәсе
  • 1939: ЭККГ Польша явы нәтиҗәсендә УССР составына Көнбатыш Украина керә.
  • 1940: Төньяк Буковина, Һерца өлкәсе, Буҗак, Бессариябиянең төньягы (Румыния составыннан)
  • 1946: Карпатасты Русе (Чехословакия составыннан)

Административ бүленеш[үзгәртү]

1987 елда Украин Совет Социалистик Республикасы составына 25 өлкә, Киев һәм Севастополь шәһәрләре кергән.[6]

Шулай ук карагыз[үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү]

  1. http://demoscope.ru/weekly/ssp/sng89_reg1.php
  2. http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr59_reg1.php
  3. http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr70_reg1.php
  4. http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr79_reg1.php
  5. http://demoscope.ru/weekly/ssp/sng89_reg1.php
  6. Дударев В. А., Евсеева Н. А. СССР Административно-территориальное деление союзных республик / редактор И. Каманина. — М.: «Известия Советов народных депутатов СССР», 1987. — 671 с. — 103 800 экз.