Казан адмираллыгы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Казан, 16 гасыр (Ф. Халиков рәсеме)

Казан адмираллыгы яки Казан адмиралтействосы (tat.lat. Qazan admirallığı, русча Казанское адмиралтейство, инглизчә Kazan Admiralty Shipyard) - 1718-1829 елларда Казан шәһәрендә урнашкан Flag of Russia.svg/Imperial Coat of arms of Russia (17th century).svg Русия патшалыгы, соңыннан Flag of Russia.svg/Greater Coat of Arms of the Russian Empire 1700x1767 pix Igor Barbe 2006.jpg Русия империясенең Идел елгасындагы баш Адмираллык верфьләре комплексы, бөтен Идел көймә төзелешен берләштерә. Казан адмираллыгында Каспий диңгез һәм Идел флоты көймәләре ясала. Казан мәшһүр имәне белән бөтен рус верфиләрен тәэмин итә.

Тарихи Казанның Бишбалта бистәсендә урнаша.

Салыну[үзгәртү]

Русия императоры Петр I

1718 елда Flag of Russia.svg/Imperial Coat of arms of Russia (17th century).svg Русия патшалыгы императоры буларак Петр I Coat of Arms of Kazan (Tatarstan) (2004).png Казан янында Идел елгасы буенда урнашкан Бишбалта авылы тирәсендә Coat of Arms of Saint Petersburg (2003).svg Санкт-Петербургтан соң илнең икенче [1] Адмираллыгын нигезләргә куша. Бу Адмираллык төзелеше тирәсендә үсеп киткән бистә Адмираллык бистәсе буларак билгеле була.

Адмираллык бистәсендә баш Идел флоты, Каспий диңгез флоты ясала. Көймәләр ясаганда татарлар, руслар, чуашлар, мариләр эшлиләр.

1722 елда, Flag of Russia.svg/Greater Coat of Arms of the Russian Empire 1700x1767 pix Igor Barbe 2006.jpg Русия империясе императоры Петр I үзе Казанга килеп Адмираллык бистәсен тикшерә һәм шат булып кала. Ягъни Казанның Адмираллык бистәсеннән Фарсы походы башлана.

Ясалган көймәләр төре[үзгәртү]

Казан адмираллыгында 400 көймә ясалган: 70 гекбот, 12 фрегат, 7 бомбардир корабы, 1 корвет, 5 бриг, 12 палублы бот, 2 бригантина, 1 тендер, 12 галиот, 4 люгер, 1 зур транспорт, 18 гардкоут, 4 эмбен боты, 8 хәрби иол, 52 шмак, 13 гукор.

Идарәсе һәм осталары[үзгәртү]

Казан адмираллыгына шулай ук Түбән Новгород һәм Әстерхан верфиләре керә һәм буйсына торган була.

Казан адмираллыгының беренче җитәкчесе - вице-губернатор Н.А. Кудрявцев.

Казан адмираллыгында эшләгән кораб осталары: Мокей Черкасов, Андрей Алатчанинов, Филипп Петрович Пальчиков, Гаврила Авдеевич Меншиков, Иван Степанович Рамбург, Ричард Броун, В.Д.Власов, Е.И.Кошкин, А.П.Антипьев.

Дан һәм күчерү[үзгәртү]

Казан Адмираллыгы 1718-1829 елларда эшли. Бик күп хәрби, сәүдә көймәләре ясалган. Казанда ясалган көймәләре батырлыкны күрсәтеп бөтен Русия сугышларында катнашалар.

1829 елда Адмираллык Әстерханга күчерә. Төп күчерү сәбәбе - Каспий диңгезенә якынлыгы.

Барыбер шушы шәһәр өлешенең аеруча руслар арасында - Адмираллык бистәсе (Адмиралтейская) исеме кала. Татарлар бу Казан өлешен Бишбалта бистәсе дип исемлиләр.

Моны да карагыз[үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү]