Каспий диңгезе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Каспий диңгезе
Каспий диңгезенең космостан күренеше
Урнашу Авразияда
ДӨК биеклеге −28 м
Мәйдан 371 мең км2
Иң зур тирәнлек 1025 м
Уртача тирәнлек 184 м
Яр сызыгы озынлыгы 6500–6700 км
Күләм 78,2 мең км3
Коючы елгалар Идел, Җаек, Терек һ.б.

Каспий диңгезе (каз. Каспий теңізі, төрекм. Hazar deňzi, фар. دریای خزرDaryâ-ye Xazar, азәрб. Xəzər dənizi) — Җир шарындагы иң зур күл. Аурупа белән Азия берләшкән җирдә урнашкан. Зурлыгы өчен диңгез дип атала. Су өслеге дәрәҗәсе һәм мәйданы үзгәрүчән, хәзерге вакытта мәйданы 371 000 км², Дөнья океанына карата биеклеге −28 м тәшкил итә.

Эчтәлек

[үзгәртү] Атама

Бер фараз буенча Каспий атамасы б.э.к. диңгезнең төньяк-көнбатышында яшәгән каспий кабиләсе исеменнән килеп чыккан. Үз тарихында Каспий диңгезенең төрле кабиләләрдә һәм халыкларда 70 тән артык аталышы булган:

  • Гиркан диңгезе;
  • Хвалынское море яки Хвалисское мореХарәзм халкының русларда аталышыннан (хвалислар) килеп чыккан борынгы рус атамасы;
  • Табасаран диңгезе
  • Хәзәр диңгезегарәпчә (Бахр-аль-хазар), фарсыча (Дәрья-е хазар), төрекчә һәм азәричә (Хазар дәнизи);
  • Абескун диңгезе;
  • Сарай диңгезе;
  • Дәрбәнт диңгезе;
  • Сихай

һ.б. атамалар.

[үзгәртү] Географик мәгълүмат

Каспий диңгезе Азия белән Аурупа кыйтгалары тоташкан җирдә урнашкан. Формасы буенча латинча S хәрефен хәтерләтә. Көньяктан төньякка якынча 1200 кмга сузылган, көнчыгыштан көнбатышка — уртача 310–320 кмга.

[үзгәртү] Каспий диңгезенең ярлары

Каспий диңгезенең Иран ярындагы көймәләр

Яр сызыгы озынлыгы (утрауларны исәпләмичә) 6500–6700 км, утрауларны исәпләп — 7000 км га кадәр.

Каспий диңгезенең ярлары ниигезддә таусыз һәм тигез. Төньякта, Идел дельтасында, ярлар баткаклыклы, су өслеге суүсемнәр белән капланган. Көнчыгыш ярлар известьлы. Көнбатышта ярлар таулырак.

[үзгәртү] Ярымутраулар

Каспий диңгезенең эре ярымутраулары:

[үзгәртү] Утраулар

Барысының бергә мәйданы 350 км² булган эре һәм уртача зурлыктагы 50 якын утрау бар. Иң эреләре:

[үзгәртү] Коючы елгалар

Идель дельтасы. Космостан күренеш

Каспийга 130 елга коя, шуларның тугызның тамагы дельта рәвешендә. Каспийга коючы эре елгалар: Идел, Терек (Россия), Җаек, Эмба (Казакстан), Кура (Азәрбайҗан), Самур, Атрек (Төрекмәнстан) һ.б. Каспийга коючы иң зур елга — Идел. Елына уртача ул 215–224 км3 су китерә.

[үзгәртү] Кара-Бугаз-Гол

Кара-Бугаз-Гол култыгы 1995 елның сентябрь аенда

Кара-Бугаз-Гол (төрки. Кара бугаз култыгы) — диңгезнең төньяк-көнчыгышында (Төрекмәнстан Республикасы) урнашкан тозлы күл, 1980 елга кадәр Каспий белән тар (200 м) бугаз аркылы тоташкан култык булган. 1980 елда дамба төзелгәннән соң суның дәрәҗәсе төшә һәм ул диңгездән аерыла, тозлылыгы артты (310 ‰). 1984 елда аӊа су кертә башладылар. 1992 елда култык торгызыла. Мирабилит табыла.

[үзгәртү] Диңгез ярында урнашкан дәүләтләр

Каспий диңгезе тирәсендәге дәүләтләр

Каспий диңгезе биш дәүләтнең ярларын юа:

[үзгәртү] Экологик проблемалар

Диңгезнең экологик проблемалары ярларында нефть чыгару һәм ташу белән, елгалардан агып килүче зарарлы матдәләр һәм диңгез ярларында урнашкан шәһәрләр белән бәйле. Диңгездә кыйммәтле балык төрләрен ерткычларча тоту күзәтелә. Шул сәбәпле дәүләтләр аларны тоту буенча чикләмәләр кертергә мәҗбүр.

[үзгәртү] Чыганак

Шәхси кораллар
Исемнәр мәйданы

Төрләр
Хәрәкәт
Күчү
катнашу
Кораллар
Башка телләрдә