Сибай

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сибай latin yazuında])
Сибай
Карта
Ил Россия
Республика Башкортстан
Координатлар 52°42'тн, 58°39'кнч
Шәһәр башлыгы Сөләйманов Халит
Нигезләнгән 1913
Мәйдан 157,4 км²
Климат уртача
Халык саны 67 414 кеше
Милли состав руслар, башкортлар, татарлар
Телефон коды 34775
почта индекслары 453830–453849
Рәсми сайт sibay-rb.ru
Кардәш шәһәрләр Соргыт[1] һәм Екатеринбург

СибайБашкортстан Республикасы буйсынуындагы шәһәр. Аерым муниципаль берлгек тәшкил итә. Ирәндек тавының сыртына урнашкан. Карагайлы һәм Төяләс елгалары кушылган урында. Климат кискен-континенталь, даими корылык һәм җилләр сөрә.

Сибай — Урал аръягының сәнәгать, мәгариф, мәдәният, медицина һәм төп транспорт үзәге. Шәһәрнең заманча индустриясе һәм социаль инфраструктурасы дистәләгән сәнәгать һәм төзелеш ширкәтләрен, үсешкән кече бизнесны, килүче социаль өлкәне, тармакланган сәүдә челтәрен үз эченә ала.

Шәһәрнең формалашуы 1013 елда ачылган бакыр-цинк-кәлчәдән ятмасына бәйле. Казый торгач, Сибайның карьеры тирәнлеккә 500 м җитте, диаметры – 2 км.

1944 елның гыйнварында бакыр кою заводы сафка баса.

1948 елның 25 мартында ССРБ Министрлар Советы Башкортстанда бакыр-күкерт комбинаты төзү турында карар кабул итә.

1955 елның 21 ноябрендә РСФСР Югары Советы Президиумы Указы белән эшчеләр поселогы республика буйсынуындагы Сибай шәћәренә әйләнә.

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәһәр икътисады нигезен бүген тау сәнәгате тәшкил итә. Ярты гасыр үтүгә карамастан, бакыр-күкерт комбинатының төп юнәлеше үзгәрми. Ул бакыр һәм бакыр-цинк рудасын чыгару һәм баектыру белән шөгыльләнә. “Учалы тау-баектыру комбинаты” җәмгыятенең Сибай филиалы. “Башкортстан балы” җәмгыяте, Урал аръягы сәүдә-икътисади үзәге, “Урал аръягы” МТСы оештырылуы шәһәр һәм Урал аръягы икътисады үсешенә куәтле этәргеч булды.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1939 [2] 1959[3] 1970[4] 1979[5] 1989[6] 2002[7] 2010[8]
~2 400 28 822 37 656 40 294 47 257 59 082 62 763

Милли составы буенча 53 % башкортлар, 35,6 % руслар, 8,3 % татарлар.

Социаль өлкә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Соңгы ике дистә елларда меңнәрчә квадрат метр торак төзелде, яңа микрорайоннар калкып чыкты: Аркаим, Көньяк, Сармат, Көнчыгыш, юлдаш-поселоклар заманча төс алды. Балалар бакчалары, мәктәпләр, 260 урынга исәпләнгән дәваханә, балалар дәваханәсе, никах сарае, яшьләр өчен мәдәни-ял итү үзәге салынды, шәһәргә табигый газ кертелде.

Дәүләт филармониясе, балалар театры, сәнгать колледжы һәм башка мөһим белем бирү, мәдәни-социаль учреждениеләре белән бик сирәк шәһәрләр генә мактана ала. Ә Сибайда алар барысы да бар. Шулай ук боз сарае сафка басты.

Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1993 елда Башкортстан дәүләт университетының юридик факультеты, тагын бер елдан соң икътисади-финанс бүлеге ачылды. Ә биш елдан соң ике вузның факультетлары кушылды һәм Башкортстан дәүләт университетының Сибай институты оештырылды.

Башкортстан дәүләт аграр универитетының Урал аръягы филиалы, сәнгать колледжы уңышлы эшлиләр.

Сибайда Башкортстан дәүләт педагогика институтының “Мәктәпкәчә тәрбия педагогикасы һәм психологиясе”, “Башлангыч белем бирү педа гогикасы һәм мето-дикасы” белгечлекләре буенча факультеты ачылган.

Матбугат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зур булмаган Сибайда 6 гәҗит нәшер ителә, телевидение һәм радио студияләре эшли. 55 еллыгын билгеләүче “Сибайский рабочий” гәҗите бүген дә әйдәүче басма булып тора.

«Атайсал» башкорт гәҗитен оештырганда иң яхшы исемгә конкурс игълан ителгән иде. “Сибайский рабочий” гәҗитенә кушымта буларак оештырылган гәҗит мөстәкыйль басма дәрәҗәсенә күтәрелде. Әлеге басманың әһәмияте мәгълүмат бирү генә түгел, ә башкорт телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен пропагандалау.

Шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. http://admsurgut.ru/rubric/120/Partnery-Surguta
  2. http://www.mojgorod.ru/r_bashkortst/sibaj/index.html
  3. 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  4. 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  5. 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  6. 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  7. 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  8. Численность населения по населенным пунктам Республики Башкортостан, archived from the original (PDF) on 2014-08-20, retrieved 2013-11-03 

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]