Дүртөйле
| Шәһәр
Дүртөйле
|
Дүртөйле (рус. Дюртюли, мар. Дöртыльö) шәһәре — Башкортостанның Дүртөйле районы үзәге. 2009 елның 1 гыйнварына 31899 кеше яши.[1] Агыйдел елгасы буена урнашкан.
Эчтәлек |
[үзгәртү] Тарихи мәгълүматлар
Дүртөйле торак урыны буларак беренче кат 1795 елда искә алына. Биредә ул вакытта Трапезников, Дьяконов, ике Чистяков яшиләр. Дүрт йорттан торган авылга якын-тирәдәге татарлар «Дүртөйле» дип ат кушканнар.
19 гасыр уртасында, уңайлы, Агыйдел суы өстендә урнашканга күрә Дүртөйле үсеп китә һәм су юлы белән йөкләрне ташу ноктасына әйләнә. Совет чорында район үзәге булып китә. Аның чикләре Татарстанга терәлә, 1935 елда Илеш районы җирләре бүлеп чыгарыла.
[үзгәртү] Атаклы кешеләр
[үзгәртү] Социаль тармак
Шәһәрдә 6 тулы урта мәктәп, шул исәптән өч гимназия. 2005 елда, җирле халыкның мәнфәгатьләре белән исәпләшмичә, Дүртөйледә 260 урынга исәпләнгән интернат төрендәге Башкорт гимназиясе ачыла.
Тарих-төбәкне өйрәнү музее, 3 китапханә, 4 хастаханә, «Агыйдел» санаторий-профилакторие, «Венеция» санаторий-профилакторие, «Акчарлак»балалар җәйләве.[2]
[үзгәртү] Икътисад
Җирле сәнәгать авыл хуҗалыгы чималын, нефть чыгару, төзелеш материаллары җитештерүгә, табигый газны кууга корылган.
[үзгәртү] Матбугат
“Юлдаш” иҗтимагый-сәяси газетасы. Татар һәм урыс телләрендә чыга.[3] Җирле телевидение (МАУ ДЮРТЮЛИ - ТВ РБ) татар, башкорт һәм урыс теләрендә тапшырулар әзерли.
[үзгәртү] Демография
|
Милли состав: күпчелеге татарлар (26 мең), азмы-күпме күләмдә урыслар (2900 кеше), марилар (480 кеше). Башкортлар юк. Татар теле өстенлек итә.
[үзгәртү] Искәрмәләр
- ↑ Единый электронный справочник муниципальных районов Республики Башкортостан — приложение в формате Excel.
- ↑ http://durtuli.tukaeva.ru/
- ↑ "Юлдаш" газетасы
[үзгәртү] Сылтамалар
- Совет муниципальных образований Республики Башкортостан.
- Совет муниципальных образований Республики Башкортостан.
- Сайт города Дюртюли
- Сайты Администраций муниципального района Дюртюлинский район
|
|
|---|
| Дүртөйле
| Әкәнәй | Аргыш | Әсән | Әтәч | Атсөяр | Аюкаш | Байгилде | Боргата | Баргызбаш | Бишнарат | Венеция | Югары Әлкәш | Югары Каргавылы | Җилгәргечләр | Гөбелекөчек | Гөлек | Җәлдәк | Җәйләү | Җитембәк | Иванай | Ивач | Илдус | Имай-Утар | Искуш | Исмаил | Казаклар | Казы-Җәлдәк | Каеш | Каралачык | Казаклар | Күккуян | Күчергеч | Көшел | Куязыбаш | Кече Бишкураз | Мәмәдәл | Маньязыбаш | Миязәк | Миңеште | Мәскәү | Нәҗетамак | Түбән Әлкәш | Түбән Аташ | Түбән Каргавылы | Түбән Манчыр | Яңа Бадрак | Биектау (Башкортстан) | Яңа Ишмәт | Яңа Кәңгеш | Яңа Уртай | Яңа Урал | Покровка | Сабанай | Салпар | Семилетка | Сергеевка | Сикәлекүл | Иске Баеш | Иске Балтач | Иске Кәңгеш | Иске Солтанбәк | Иске Уртай | Иске Яндыз | Суккыл | Солтанбәк | Тайморза | Тәкәрлек | Тамак | Тарасовка | Таубаш-Бадрак | Ташъелга | Таштау | Түрбиек | Урман Асты | Успеновка | Үткен | Өчбүлә | Уяды | Чарлак | Чишмә | Юкәлекүл | Юнтирәк | Йосыф | Ярми |