Тольятти
| 1780
Тольятти
|
Толья́тти ( 1964 елга кадәр Ста́врополь; яки Ста́врополь-на-Во́лге или Идел буендагы Ста́врополь ) — Самара өлкәсендәге шәһәр, Ставрополь районы административ үзәге. Регион үзәге булмаган шәһәрләр арасында халык саны буенча Русиядә иң зур шәһәр.
Тольятти машина төзүчеләр шәһәре буларак дан тота. Тольяттиның гомуми халкы 720 мең. Урыслардан кала, татарларның икенче урында булуы, заманында күпләрнең Тольяттига машина төзү заводларына эшкә килүе белән бәйле. Шәһәрдә татарлар саны кырык меңнән артык.
Шәһәрнең йөзек кашы – Тольяттиның техник музее. Утыз сигез гектар мәйданда биш йөздән артык төрле экспонат урнашкан.
Эчтәлек |
Тарихи белешмә [үзгәртү]
1737 елда Василий Татищев тарафыннан дала халыкларыннан ныгытма буларак һәм чукындырылган калмыкларны җиргә утырту максатында корыла. XIX- XX гасыр башында Русиядә климатик курорт һәм кымыз белән дәвалану урыны буларак таныла[1]. 1953—1955 елларда Куйбышев сусаклагычы төзелү сәбәпле биегрәк урынга күчерелә, ә шәһәр урыны су астында кала. 1964 елдан итальян коммунисты Пальмиро Тольятти исемен йөртә. 1970-елларда АвтоВАЗ заводы төзелү белән халык саны кискен арта. Бу предприятие әлегечә шәһәрнең төп терәве булып тора.
Халык [үзгәртү]
| 1856[2] | 1897[3] | 1913[2] | 1926[2] | 1939[2] | 1959[4] | 1970[5] | 1979[6] | 1989[7] | 2002[8] | 2010[9] |
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| ~4 200 | 5 969 | ~9 900 | ~6 000 | ~9 300 | 61 281 | 250 853 | 502 036 | 630 543 | 702 879 | 719 514 |
2002 елда милли состав буенча урыслар — 83,5 %, татарлар — 3,8 %, украиннар — 2,8 %, мордва — 2,0 %, чуашлар — 1,8 %, башкалар — 6,4 %.
Административ бүленеш [үзгәртү]
Тольятти өч районына бүленә:
- Автозавод районы (рус. Автозаводский район)
- Комсомол районы (рус. Комсомольский район)
- Үзәк районы (рус. Центральный район)
Икътисад [үзгәртү]
Бүген “АвтоВАЗ”да 110 мең кеше хезмәт куя. Самара өлкәсендә “АвтоВАЗ”га бәйле тагын өч йөзләп предприятие бар һәм аларда 1,5 миллион кеше эшли.2008 елда кризис башланганнан бирле Русиядә барлыгы 731 мең кеше эшсез калган. Шуның 12 мең 315е – Тольятти шәһәрендә.
Ел саен зурлап Сабан туе уздырыла. Тольятти татарлары, беренчеләрдән булып, 2001 елда ук Сабантуйда исерткеч эчемлекләр сатудан баш тартты. Шәһәрнең милли-мәдәни автономиясе каршында “Асыл” татар яшьләре оешмасы эшли. 81 нче, 37 нче, 27 нче мәктәпләрендә татар теле укытыла. 81, 62 нче мәктәпләре каршында татарча көрәш секцияләре эшли.
Дин [үзгәртү]
Тольятти Җәмигъ мәчете – бу калада яшәүче һәр татарның горурлыгы. Ярты гектар мәйданны биләгән, күккә ашкан 38 метрлы манаралы, 2500 кешене кочагына сыйдырырлык бу иман йорты дүрт ел дәвамында төзелеп, 2007 елның декабрендә ачылды.[10]
Искәрмәләр [үзгәртү]
- ↑ Ставрополь в начале ХХ века
- ↑ 2,0 2,1 2,2 2,3 http://www.mojgorod.ru/samarsk_obl/toljatti/
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=1287
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus70_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus79_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus89_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus02_reg2.php
- ↑ http://www.gks.ru/free_doc/new_site/population/demo/perepis2010/svod.xls
- ↑ “АвтоВАЗ” каласында (Эше барның ашы бар;Иман йорты;Якшәмбе мәктәбе;Сәнгатькәрләр;Татарские Выселки- Бритовка-Сускан) / Гөлназ ШӘЙХИ / – № 61 (11149), 17 май, 2008
|
|
||
|---|---|---|
| 1 000 000нан артык кеше | Мәскәү • Санкт-Петербург • Новосибирск • Екатеринбург • Түбән Новгород • Самара • Омск • Казан • Чиләбе • Тындагы Ростов • Уфа • Волгоград | |
| 500 000 — 1 000 000 кеше | Пермь • Красноярск • Воронеж • Сарытау • Краснодар • Тольятти • Ижау • Сембер • Барнаул • Владивосток • Ярославль • Өркет • Төмән • Махачкала • Хабаровск • Новокузнецк • Ырынбур • Кемерово • Рәзән • Томск • Әстерхан • Пенза • Яр Чаллы • Липецк • Тула | |
| 250 000 — 500 000 кеше | Киров • Чабаксар • Калининград • Брянск • Курск • Иваново • Магнитогорск • Улан-Удэ • Тверь • Ставрополь • Түбән Тагил • Смоленск • Белгород • Архангельск | |
| Шәһәрләрнең халык саны 2010 халык исәбе буенча китерелгән. | ||
|
|
||
|---|---|---|
| Шәһәрләр: Самара | Җигүле | Кенәл | Новокуйбышевск | Октябрьск | Отрадный | Похвистнево | Сызран | Тольятти | Чапаевск
Районнар: Алексеевка районы | Безенчук районы | Богатое районы | Зур Глушица районы | Зур Черниговка районы | Борское районы | Идел районы | Елховка районы | Исаклы районы | Камышлы районы | Кенәл районы | Кенәл-Черкас районы | Келәүле районы | Кошки районы | Красноармейское районы | Красный Яр районы | Нефтегорск районы | Пестравка районы | Похвистнево районы | Приволжье районы | Сергиевск районы | Ставрополь районы | Сызрань районы | Хворостянка районы | Челно-Вершины районы | Шентала районы | Шигоны районы |
||