Сабан туе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Сабан туе (рус. Сабантуй, баш. Һабантуй) — татар, башкорт халкының борынгы бәйрәме. Хәзерге вакытта Сабан туе Татарстанда дәүләт бәйрәме статусын алды.

Тарих[үзгәртү]

Бу борынгы бәйрәмнең мең елдан артык[1] тарихы бар. Сабан туе бәйрәме Идел буе Болгары дәүләтендә уздырылган булган. Сабан - борынгы Идел буе Болгары сүзе. Бөек Идел буе Болгары дәүләтенең гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, фәнен Казан ханлыгы мирасчы булып дәвам иттергән.

Элек Сабан туе язгы кыр эшләренең башлануы, терлекнең болынга чыгуы сәбәпле бәйрәм ителә торган булган (чабан (көтүче) туе апрель ахырында бәйрәм ителгән), хәзер исә, язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң, июнь аенда бәйрәм ителә.

Идел буе Болгары Ислам динен кабул иткәнче (922 елга хәтле) Мәҗүсилек чорында Сабан туеның максаты, мөгаен, уңыш рухларын юмалау, яңа елда яхшы уңыш теләү өчен булган, хәзер ул халыкның күңелен ачу максатыннан гына бәйрәм ителә.

Лотфулла Фәттахов. «Сабантуе», 1957

Бүгенге Сабан туе[үзгәртү]

Сабан туе һәр җирдә яраткан бәйрәм булды. Авыр вакытта гына,мәсәлән,сугыш барганда, ачлык чорында үткәрелми. Ләкин тыныч тереклек кайткач, халык үз бәйрәменә яңадан җыела.

Башта Сабан туен аерым авылларда һәм бистәләрдә бәйрәм итәләр, ә атна азагында район Сабан туе үткәрелә. Соңрак Сабан туе эре шәһәрләрдә һәм Казанда бәйрәм ителә.

Милли татар бәйрәме итеп аны, мәсәлән, Мәскәүдә, Иркутскида, Омскида, Түбән Вартада, Төмәндә, Сиднейдә, Нью-Йоркта, Лондонда, Прагада, Төркиядә, Украинада, Казакъстанда һәм башка илләрдә бәйрәм итәләр .

Сабан туен үткәрү[үзгәртү]

Сабан туеның оештырылуы[үзгәртү]

Һәр авылда һәм райондагы үзәктә комиссия барлыкка килә, ул бәйрәмнең программасын төзи. Сабан туеның төрле торак пунктларындагы аермасы – катнашучыларның санында гына. Сабан туена бүләкләр җыюда аермалар бар.

Аны бәйрәмнән берничә көн элек үткәрәләр. Бүләкләр җыю – матур күренеш. Төрле авылларда, мәсәлән, Лениногорск, Минзәлә районнарында бүләк җыю өчен атлар иярлиләр. Бүтән авылларда бүләкләрне үзенчә җыялар. Төрле авылларда бүләк җыючылар йорттан йортка баралар һәм биргән бүләкләрне колгага асып куялар, ә колганы иңнәрдә күтәреп баралар. Хуҗалар үзләре бүләкләрне әзерләп, җыючыларны үз ишек алдында көтәләр. Читтән килгән кунаклар да бүләкләр бирәләр.

Йомырка да җыялар. Аларны бүләк урынына да, бүләк белән бергә дә бирәләр. Йомыркаларны чиләккә җыялар. Бер өлешен саталар, ә сатудан кергән акча Сабан туйга кирәкле әйберләр алу өчен тотыла.

Бүләк җыюны тәмамлап, җыючылар икенче тапкыр авыл урамыннан җырлар, музыка белән үтәләр, бүләк ителгән әйберләрне күрсәтәләр.

Бәйрәм үткәрү урынын алдан ясыйлар. Аны ташлардан, куаклардан чистарталар. Зур авылларда трибуна ясала.

Сабан туйны район җитәкчесе ача, милли бәйрәм белән тәбрикли. Мулла фатыйха бирә. Соңыннан мавыктыргыч өлеше бара — җырчылар, биючеләр һәм бүтән катнашучыларның чыгышы үткәрелә.

Тәләтен авылында (Пенза өлкәсе) сабантуе

Көрәш[үзгәртү]

Концерттан соң татарча көрәш ярышлары башлана.

Башта келәмгә укучы малайлар, яшүсмерләр, көрәш ветераннары чыга. Иң ахырдан төп категория көрәшчеләре.

Ярышның төп мизгеле - «батырлар көрәше», ягъни ике оттырмаган көрәшченең көч алышуы. Бүләкләр шактый эре булалар: автомобильләр, кыйммәтле көнкүреш электроникасы.

Шулай ук карагыз[үзгәртү]

Commons-logo.svg
Викиҗыентыкта әлеге темага бәйле медиа бар:

Сылтамалар[үзгәртү]