Эчкен татарлары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Эчкен татарлары latin yazuında])
Эчкен татарлары
Үз аталышы

татарлар

яшәү җире

Россия, Курган өлкәсе Курган өлкәсе, Чиләбе өлкәсе Чиләбе өлкәсе

Теле

татар теленең урта диалектының эчкен сөйләше

Дине

мөселманнар

Бүтән халыкка керүе

Татарлар

Кардәш халыклары:

себер татарлары, телеутлар

Эчкен татарларыКурган һәм Чиләбе өлкәләре территориясендә яшәүче татарларның субэтносы, көнкүрештә татар теленең урта диалектының эчкен сөйләшен кулланалар. Себер һәм Урал яклары татарларының күпчелеге кебек үк, үзләрен аерым этник җәмгыять буларак аермыйлар һәм татарлар дип саныйлар.

Атамалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эчкен татарлары Урал артына Казан ханлыгы алынганнан соң күченгән. Исәт елгасы кушылдыкларының берсе булган Эчкен елгасына кадәр барып җиткәч, алар биредә үз авылларын булдырырга карар кылганнар. Әлеге торак пунктны һәм елга кушылдыгын алар «Эцкен» (эчкен, ичкин) дип атыйлар – татар әдәби телендә «эчәргә» дигән мәгънәгә туры килә.[1][2]

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эчкен татарларын формалаштыруда Идел буе татарлары (казан, касыйм татарлары, мишәрләр), себер татарлары, шулай ук аз санда башкорт кабиләләре, нугайлар,[3][4] шулай ук руслар[1] катнашкан. Идел буе татарларының Курган һәм Чиләбе өлкәләре территорияләренә урнашуы Казан ханлыгы җимерелгәннән соң башлана. Эчкен татарларының беренче авылы булып Эчкен авылы (хәзер Курган өлкәсе Шадрин районы Йолдыз авыл җирлеге Йолдыз авылы). 1586 елда Эчкен авылыннан Чиләбе өлкәсенең көнчыгыш һәм Курган өлкәсенең көнбатыш территориясенә унике гаилә күчеп китеп төпләнә.[1][5]

XVII гасыр уртасыннан миграция көчәя. XVIII гасырда монда казакларга язылган татарлар урнаша башлый.[6] Рәсми документларда, XVIII — XIX гасырларда, халык санын алу вакытында эчен татарлары йә башкорт, йә мишәр катлавына караган, ә халыкта «Себер юлы татарлары» термины кулланылган.[3][4]

Алар янәшәсендә яшәүче башкортлардан аермалы буларак, эчкен татарлары элек-электән икмәк, балыкчылык һәм сәүдә белән шөгыльләнгәннәр, мәдәни халык булып саналганнар, язма сүзне югары бәяләгәннәр, китап сәнгате һәйкәлләренә сакчыл караганннар.[4]

Архив мәгълүматларына караганда, XIX гасыр ахырында һәр эчкен татары авылында мәчет һәм аның каршында мәдрәсә була. Мәдрәсәдә, нигездә, малайлар белем алса, кызлар абыстайларда, ягъни иске татар телендә укый һәм яза белүче хатын-кызларда белем алганнар.[4]

Таралышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эчкен сөйләше вәкилләре Чиләбе өлкәсенең Усман (рус. Усманово), Үзбәгәрәк (Усть-Багаряк), Ачлыкүл (Ачлыкулево), Октябрь (Октябрьск) һәм Курган өлкәсенең Өчкүл (Учкулево), Әмәнкүл (Иванково), Тозау (Тузово), Әлмән (Альменево), Бишнәк (Вишняково), Өчкүл (Трехозерки), Кара елга (Черные речки), Эчкен (Юлдус), Себергән (Сибиркино), Тагыл (Кызылбай), Тарсук (Терсюк) авылларында яшиләр.[6]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Бирюков В.П. Природа и население Шадринского округа. – Шадринск, 1926.
  • Дмитриев А.А. Пермская старина: сб. ст. Вып. 8. К истории зауральской торговли. – Пермь, 1900.
  • Из материалов исследования Ялуторовского округа 1893-1894 гг. и Календаря справочника Шадринской Земской управы на 1917 год.
  • Ислам на Урале. Энциклопедический словарь. - Москва-Нижний Новгород, 2009 .
  • Карцев В.Г. Очерк истории народов Северо-Западной Сибири. – Москва, 1937. Курганская область. – Курган, 1993.
  • Меньшиков В.В. Особенности межэтнических контактов в Южном Зауралье в XVII-XVIII веках // Россия и Восток: Проблемы взаимодействий. – Челябинск, 1995. 4. II Русская колонизация Урала.
  • Юсупов Ф.Ю. Сафакулевские татары: история, язык, фольклор. - Казань, 2006.