Об татарлары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Об татарлары latin yazuında])
Об татарлары
Үз аталышы

татарлар

яшәү җире

Россия, Көнбатыш Себер

Юкка чыккан

XX гасыр башы

Теле

Себер татар теленең том диалектының об сөйләше

Дине

христианнар

Бүтән халыкка керүе

Татарлар

Кардәш халыклары:

чат татарлары, яүштә татарлары

Об татарларыТум елгасының тамагыннан төньяк һәм көньякка таба, Об елгасы ярларында яшәүче себер татарлары төркемнәре җыелмасы.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бу халык берничә төркемнән торган. Аларны формалаштыруда селькуплар да, соңрак руслар да катнашкан. Алдан татарлар дип язылганнар. Алар христианлык кабул нәтиҗәсендә руслар белән катнашып, бүгенге көндә тулысынча ассимиляцияга дучар булганнар.

XVII – XIX гасыр урталарында бу татарларны төрле документларда «об кешеләре», «об яңа керәшеннәре», «татарлар» дип атаганнар, хәтта «остяклар» дигән атама да очраган. XVIII гасырның икенче яртысында об татарлары дип аларны И.Г. Георги атаган.[1]

1920 елда узган халык санын алу бу кешеләрне карагаслар дип атый. Бу терминул чакта беренче тапкыр кулланыла. 1926 елгы Бөтенсоюз халык санын алу вакытында карагас атамасы тагын бер кат теркәлә. 1920 елгы халык санын алу мәгълүматларына караганда, Горбунова авылында 32 йортта 156 карагас кешесе яшәгән. Ләкин 1926 ел мәгълүматлары буенча карагаслар авылда инде исәпләнми. П.Г. Иванов раслаганча, алар барысы да бик нык урыслашкан, туган теллләрен бөтенләй оныткан булалар.[2]

Руслар килгәнче об татарлары яүштә татарларының князе Тоян идарәсе астында булганнар. XVIII гасырда татарлар Зур һәм Кече Шегәр, Тимерче, Зур һәм Кече Провская (татарча Казырбак һәм Тогылын), Соргылы волостьларында яши биргәннәр. XVIII гасырда Об-Туталь волосте барлыкка килә. Термәнлеләр, нигездә, Каштаков юртасында яшәгәннәр.

XVIII гасырда алар Кругликова һәм Чесалина авылларында да яшиләр, әмма аннары күчәләр яки руслар белән ассимиляцияләнәләр.

ХІХ гасырда Юртау, Чугалы, Камен һәм Канаева авылларында яшәүчеләр арасында очраганнар. Томск шәһәрендә дә яшәгәннәр.

Телләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1806 елда алман тарихчысы И.Х. Аделунг об татарлары теле тубыл татарлары (чат) һәм том татарлары (яүштә) телләрен якын булуын билгеләп үткән.[3] Об татарлары теле өйрәнелми калган. 1927 елда П.Г. Иванов тарафыннан егерме өч сүз генә язылылып кала. Ул аларның татарлар булу һәм яүштә татарлары теле сөйләшендә сөйләшәр дигән нәтиҗәгә килгән.[4]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Георги И.Г. Описание всех обитающих в Российском государстве народов. Ч. 2. СПб., 1799. С. 143.
  2. Иванов П.Г. Томские татары (материалы по обследованию Томских Карагасов летом 1927 г.). Отдельный оттиск из «Трудов Общества Изучения Томского края». Вып.1. Томск, 1927. С. 94.
  3. Adelung I.Ch. Mithridates oder Allgemeine Sprachenkunde. Th. I. Berlin, 1806. S. 491)
  4. Иванов П.Г. Томские татары (Материалы по обследованию томских карагасов летом 1927 г.) // Труды Общества изучения Томского края. Томск, 1927. Вып. 1. С. 97

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Милли-мәдәни мирасыбыз: Томск өлкәсе татарлары. – Казан, 2016. – 432 б. – (Фәнни экспедицияләр хәзинәсеннән; ундүртенче китап). ISBN 978-5-93091-216-6