АКШ татарлары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/АКШ татарлары latin yazuında])

АКШ татарларыАмерика Кушма Штатларында яшәүче этник азчылык.

Америка Кушма Штатларында татарларның ике төркеме бар. Алар иске һәм яңа эмиграцияны чагылдыра. Беренче эмиграция юлы озын һәм катмарлы була. Бу төркемнең әгьзалары Бөек Октябрь инкыйлабынан соң большевиклардан качып Кытай, Корея, Япониядә төпләнәләр. 1949-1951 елларда Кытай коммунистларынан Австралия, Төркия һәм Япониягә качарга мәҗбүр булалар. 1950 елларда аларның күбесе Америкага күчеп килә. Алар арасында инженер-атомчы Сәит Сәлах, профессор Онур Сенарслан, тюрколог профессор Юлай Шамил Улы. Иске эмиграцияның күпчелеге чыгышы буенча Мордовиядән.

Америка татарлары Ассоциацияссе, 1950 елда Нью-Йоркта төзелгән, Татар җәмгыяте нигезендә оештырыла. Җәмәгать җитәкчесе бер ничә ел инженер Илдар Агиш була, бүгенге көндә Рөстәм Бурлучи. Америка татарлары Ассоциациясе мәдәни юнәлештә эшли.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]