Нәүрүз
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
| Нәүрүз نوروز |
|
|---|---|
Зодиак календаре буенча яз башы һәм яңа ел килү бәйрәме |
|
| Кабул ителү урыны | Азәрбайҗан, Албания, Әфганстан, Босния һәм Герцеговина, Һиндстан, Иран, Казахстан, Кыргызстан, Пакистан, Таҗикстан, Татарстан, Төркия, Үзбәкстан һ.б. |
| Сыйфат | Халыкара |
| Әһәмият | Яңа ел башы |
| Дата | 21, 22 йә 23 март (язгы көн белән төн тигезлеге) |
| Бәйрәм ителү | Хафт син (هفت سین), Наурыз коже һ.б. |
Нәүрүз (фар. نوروز — яңа көн[1], tat.lat. Näwrüz) — Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме[2].
Нәүрүз чорга — 21–22 мартка туры килә.
Нәүрүз бәйрәмен татарлар да каршылый. Яңа елны март аенда башлап җибәрүнең татарлар яшәгән Урта Идел буенда булганлыгы мәгълүм. Ул чорда Нәүрүз көннәрендә (ул берәр атнага — 10 көнгә сузылган) йорттан-йортка кереп «нәүрүз әйтеп» йөрү гадәте булган. Моны укучы балалар, шәкертләр башкарган. Нәүрүз такмагын укып, яки яттан әйтеп, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләп йөргәннәр.
Искәрмәләр[үзгәртү]
- ↑ Нәү — яңа, яшь; руз — көн, көндез. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 464, 482.
- ↑ Нәүруз — иранлыларның иске календаре буенча ел башы көне, яңа ел бәйрәме (төн белән көннең язгы тигезлек көне 21 март көненә туры килә). — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге. – Б. 461.
Сылтамалар[үзгәртү]
| Викиҗыентыкта? Nowruz |