Бәйрәм

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Бәйрәмшәхесләр, дәүләт, халыкара оешма, дини яки башка җәмгыяви төркем тарафыннан билгеләнүе урынлы дип табылган махсус мәгънә ташыган көн.

Roaze2wkped05.JPG Бәйрәмнәр һәм истәлекле чаралар төрләре[үзгәртү]

Liferea.svg Истәлекле период[үзгәртү]

Җәмгыять өчен әһәммиятле булган теге яки бу тарихи вакыйганы, яки мәсъәләне искә алу өчен билгеләнгән вакыт периоды истәлекле период дип атала. Гамәлдә билгеләнгән истәлекле периодлар минут (ru:Минута молчания), сәгать (Җир сәгате), көн, атна, ай, ел яки унъеллык була.

Crystal 128 neutral-flags.png Милли бәйрәм[үзгәртү]

Махсус бер дәүләт яки шул дәүләтне булдыручы төп милләтнең вәкилләренә яки шул илендә яшәүче барлык башка халыкларның тарихында әһәмиятле вакыйганы искә алуга багышланган бәйрәм милли бәйрәм дип атала. Соңгыларының күпчелеге рәсми бәйрәм статусын ала, ягъни илдә яшәүче халык өчен ял көне.

WikiProject Geology.svg Һөнәри бәйрәмнәр[үзгәртү]

Теге яки бу һөнәр буенча эшләүчеләрне алар күрсәткән хезмәтләре өчен бәйрәм итү өчен билгеләнгән көн һөнәри бәйрәм дип атала.

Social sciences.svg Җәмгыяви төркемнәр бәйрәмнәре[үзгәртү]

Халыкара җәмгыяте өчендә төрле мәсьәләләр тирәсендә фикер төркемнәренә берләшкән кешеләрнең уртак бәйрәмнәре җәмгыяви төркем бәйрәме дип атала.

Coat of Arms of Tatarstan.svg Җирле бәйрәм Coat of Arms of Kazan (Tatarstan) (2004).png[үзгәртү]

Теге яки бу җирлектә (аерым торак пунктта, районда яки өлкәдә) билгеләнүче вакыйга җирле бәйрәм дип атала.

Җирле бәйрәмнәр төрләре[үзгәртү]

  • Торак пункты булдырылуы көне
  • Торак пункты яки өлкәнең статусы үзгәрүе көне.
  • Торак пункта яки өлкәдә яшәүче җәмагәтьчелек тарихында әһәмиятле вакыйганы искә алу.

Шулай ук карагыз[үзгәртү]