Җир сәгате

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Җир Сәгатенең туграсы

Җир сәгате (ингл.Earth Hour) — Бөтендөнья кыргый табигать фонды (WWF) тарафыннан һәр елны март аеның соңгы шимбәсендә оештырылган дөньякүләм вакыйга. Климат үзгәреше мәсьәләсе турында онытмыйча, конкрет адымнар ясарга кирәкне истә тотсыннар өчен, шәхесләр һәм оешмалар бер сәгать дәвамында кулланмый ала алган утларны бер сәгатькә сүндерергә чакырылалар.

Тарихы[үзгәртү]

  • Җир сәгате инициативасы WWF һәм The Sydney Morning Herald гәҗите тарафыннан 2007 елында уйлап чыгарылды - шул елны ук башлангычта Sydney COA.gif Сидней шәһәрендә яшәүче 2,2 миллион кеше катнашты.[1].
  • Сиднейның үрнәгендә, 2008 елда дөньядагы күп башка шәһәрләр дә бу инициативага катнаша башлады.
  • 2012 елгы "Җир сәгате" 31 март көнне катнашучыларның җирле вакыт буенча 20:30 белән 21:30 арасында уздырыла.
  • 2013 елда "Җир сәгате" 23 март шимбә көнне уздырылды.
  • 2014 елда "Җир сәгате" 29 март шимбә көнне җирле вакыт буенча 20:30 белән 21:30 арасында уздырыла.[2]


Искәрмәләр[үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү]