Май чабу

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
«Май чабу». Грузинский Пётр Николаевич, 1889.

Май чабу - керәшеннәрдә, славяннарда кышны озатып, язны каршылау бәйрәме.

Май чабу бәйрәме бик борынгыдан килә. Аны славяннар православие дине кабул ителгәнче үк билгеләп үткәннәр. Ул табигать көчләренә, ел вакытларына табыну, аларның күңелен күрергә тырышу белән бәйле булган.

Әлеге йола җиде көн буена бәйрәм ителә. Май чабу атнасының һәр көне исемләп бүленгән.

  • Атна башы (дүшәмбе) – “Очрашулар”,
  • буш көн (сишәмбе) – “Уеннар”,
  • кан көн (чәршәмбе) – “Сыйлану”,
  • атна кич, кече атна (пәнҗешәмбе) – “Уен-көлке”,
  • татар атнасы (җомга) – “Әби коймагы”,
  • атна арты (шимбә) – “Печкәчәмдә кунакта”,
  • атна көн (якшәмбе) – “Кичерешү”, “ Пручти кич” дип йөртелгән.

Май чабу атнасында православие халкы уйнап-көлеп кышны куа, табигатьне уята.

Йола буенча, май чабу атнасында кунактан-кунакка йөрү гадәте каралган.

Май чабуның төп атрибуты - түгәрәк коймак. Йола буенча, кояш символы атна буена һәр гаиләдә әзерләнә. Бәйрәм табыны аеруча бай. Йола ашларыннан - ботка, коймак, бәлеш куела.

Җиденче ягъни соңгы көннәрендә православие халкы бер-берсеннән гафу сорап, кунакка йөри һәм тәмле ашлар белән сыйлана. Бу инде кыш урынына яз килгән, дигән сүз. Керәшеннәрдә төп бәйрәм, уен-көлке кече атнадан башланган. Яшь киленнәрнең чиккән бистәрләре, яулыклары белән бизәлгән атларда “кәтәйсә” иткәннәр. Су буенда яшьләр төне буе чуман әйләнгән. Көз көне өйләнешкән яшь парларны кыяматлыклары кунакка алган. Яшьләр кеше арасына беренче тапкыр бергәләп чыкканнар. Пручти көнне бөтен кеше бер- береннән кичерү сораган. Соңыннан күңелле атна 40 көнлек ураза белән алмаша.

Сылтамалар[үзгәртү]

Commons-logo.svg
Викиҗыентыкта әлеге темага бәйле медиа бар: