Раштуа

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Римда Раштуаны бәйрәм итү күренеше.

Раштуа (рус. рождество - туым, туу сүзеннән) — Алланың христиан динен тотучылар өчен җиргә җибәрелгән пәйгамбәре Гайсә Коткаручы туган көн.

Бу бәйрәм чиркәү тарафыннан IV гасырдан бирле билгеләп үтелә. Раштуа алдыннан христианнар 40 көн буе итле, сөтле, йомыркалы ризыклар ашаудан тыелып тора, үсемлек ризыклары, җиләк-җимеш белән генә туклана.

Уразаны тәмамлап, керәшеннәр, православие динен тотучылар 7 гыйнварга каршы төндә, а католиклар, протестантлар һәм башка христианлыкның көнбатыш юнәлешләре тарафдарлары 25 декабрьдә изге Раштуа бәйрәмен каршылый.

Праваслау динендәгеләр 6 гыйнвар көнне төнлә чиркәүләрдә иртәнгә кадәр келәү итеп - гыйбадәт кылып, исәннәр һәм бакыйлыкка күчкән туганнары өчен шәмнәр яндырып, язык - гөнаһларны кичерүне сорап бу бәйрәмне каршы алалар.

Раштуа көнне һәр православие христианына чиркәүгә бару мәҗбүри. Бу көнне йортларда кабызган шәмнәрнең яктылыгы һәм исе торакны һәм күңелне чистарта, дип ышаналар.

Раштуа бәйрәме туганнар, якыннар белән мул табыннар артында уза.

Шулай ук карагыз[үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү]