Гайана
|
||||||||||||||||||||||||||||||||
Гайа́на (ингл. Guyana) – Көньяк Американың төньяк-көнчыгышын ярында урнашкан дәүләт. Төньяктан Атлантик океан сулары белән юыла, көнбатышта Венесуэла белән, көньякта Бразилия белән, көнчыгышта Суринам белән чиктәш.
Сәяси корылыш [үзгәртү]
Республика. Дәүләт башлыгы – президент. Парламент сайлауларында җиңеп чыккан партиянең лидеры президент була, президент сроклары саны чикләнмәгән. 1999 елдан башлап президент – Бхарат Джагдео.
Парламент – бер палаталы Дәүләт Мәҗлесе, биш елга сайланып куелучы 65 депутаттан тора.
Халык [үзгәртү]
Халык саны – 770 мең (2009 елның июль ае бәяләмәсе).
Халыкның 90 %ка якыны диңгез буе районнарында яши.
Еллык халык артуы – 0,2 %.
Туулар – 1000 кешегә 17,6.
Үлүләр – 1000 кешегә 8,3.
Эмиграция – 1000 кешегә 7,4.
Уртача гомер озынлыгы – 66,7 ел.
43,5 % – һиндстанлылар, 30,2 % – негрлар, 16,7 % – катнаш раса (метислар һәм мулатлар), 9,1 % – индеецлар, 0,4 % – башкалар (2002 елгы халык саны исәбе буенча).
Телләр: инглиз теле, индеец телләре, креол теле, кариб хиндустаниы (хинди диалекты), урду.
Икътисад [үзгәртү]
Табигый ресурслар: бокситлар, алтын, алмазлар, агач, креветкалар, балык.
ТМП буенча Гайана Кариб диңгезе бассейны илләре арасында соңгы урында тора.
|
|
|---|
| Аргентина | Бразилия | Боливия | Венесуэла | Гайана | Колумбия | Парагвай | Перу | Суринам | Уругвай | Чили | Эквадор
Буйсынган территориялар: Фолкленд утраулары | Француз Гвианасы | Көньяк Георгия һәм Көньяк Сандвич утраулары |