Чили

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Чили Җөмһүрияте
Flag of Chile.svg Чили гербы
Байрак Илтамга
Шигарь: «Por la razón o la fuerza
(исп. Хокук яки көч белән
Ил көе: «Himno Nacional»
Chile in South America (+Easter Islands).svg
Рәсми тел испан теле
Башкала Сантьяго
Эре шәһәрләр Сантьяго
Идарә итү формасы Президент җөмһүрияте
Президент Мишель Бачелет
Мәйдан
• Барлыгы
• су өслеге проценты
дөньяда 37-нче
756 950[1] км²
1,07
ТЭП
  • Барлыгы (2011)
  • Кеше башына

281,4 млрд $ (43-нче)
16.310 $
КПҮИ (2013) Green Arrow Up Darker.svg 0,819[2] (бик югары) (40-нчы)
Акча берәмлеге Чили песосы (CLP)
Интернет домены .cl
ISO коды CL
ХОК коды CHI
Телефон коды +56
Сәгать пояслары UTC−04:00

Координатлар: 37°56′00″ к. к. 72°20′00″ кб. о. / 37.93333° к. к. 72.33333° кб. о. / -37.93333; -72.33333 (G) (O)

Атакама

Чи́ли (исп. Chile), рәсми атама Чи́ли Җөмһүрияте́ (исп. República de Chile) – Көньяк Американың көнбатышында урнашкан дәүләт. Тын океаны һәм Анд таулары арасында бер тасма булып күренә.

Көнбатышта Тын океан белән юыла, көнчыгышта Аргентина, төньякта Перу белән, төньяк-көнчыгышта Боливия белән чиктәш.

География[үзгәртү]

Чили төньяктан көньякка Тын океан яр буе буйлап 4300 километрга сузылган, территориясенең шактый өлешен Анд таулары (биеклеге 6880 метргача), төньякны Атакама чүле алып тора. Көньякта Патагония тигезлеге урнашкан. Чили хөдүде тәркибенә ярга якын берничә утрау, Утлы Җир утраыының көнбатыш өлеше һәм Тын океандагы кайбер утраулар (Пасха утравы һ.б.) керә.

Реьлефында 3 буйлы минтака анык күренә: көнчыгышта Андның Баш Кордильера таулары, көнбатышта яр буе Кордильера тезмәсе һәм тау арасындагы иңкүлегендә Буй үзәне бар.

Чилида янартаулар күп; җир тетрәүләр еш була. Чили территориясендә бакыр, табгый селитра, молибден, саф күкерт, тимер мәгъдәне, марганец, кургашын, алтын, көмеш, ташкүмер, тутыя, барит, нефть, газ чыганаклар бар.

Климат[үзгәртү]

Төньякта тропик чүл климаты (еллык явым 50 мм дан ким). Субтропик Урта Чилинең төньякта климат коры (еллык явым 100–200 мм), үзәктә урта диңгез климаты, кышын яңгыр ява (Сантягода елга 350 мм), көньякта юеш субтропик климат (еллык явым 2000–2500 мм). Көньяк Чилидә уртача океан климаты, явым күп ява (елга 3000–7000 мм). Тауларда бозлыклар бар. Уртача айлык температура төньякта 12…16° дан (июльдә) 18…22° гача (гыйнварда), үзәктә 8…20°, көньякта 8…15°.

Һидрография[үзгәртү]

Елгаларның һәммәсе диярлек бик кыска һәм Тын океан бассейнына карый. Төньяк Чилидә Лоа елгасыннан башка даими су агымнар юк. Көньякта исә елгалар ел дәвамында күп сулы.

Үсемлекләр дөньясы[үзгәртү]

Төньяк Чилидә туфрак һәм үсемлекләр япмасы яхшы үсмәгән. Урта Чилинең төньягы ярымчүл, үзәктә аксыл кодгырт һәм коңгырт туфракларда ксерофил куаклыклар үсә. Анд тауларының урта битләүләре каракаен урманнары белән капланган, аннан югарырак — тау далалары. Урта Чилинең көньягында көрән урман һәм сазлыланган туфракларда калын урманнар, Анд тауларында каракаен-ылыслы урманнар һәм альп болыннары бар. Көньякта субантарктик катнаш урманнары, кырый көньякта сазлыланган болыннар һәм торфлы җирләр очрый.

Хайваннар дөньясы[үзгәртү]

Төньякта агуарачай төлкесе, пума, сөйрәлүчеләр, көньякта пуду һәм уэмул боланнары, ала көзән, кама, Магеллан төлкесе һ.б. яшиләр. Чилидә Вильяррика, Бернардо О’Һиггинс, Алберто-Агостини, Лос-Парагуас, Перес-Росалес һ.б. милли парклар һәм тыюлыклар бар.

Тарих[үзгәртү]

Төп мәкалә: Чили тарихы.

Административ бүленеш[үзгәртү]

Чили төбәкләре

Чили 15 өлкәгә[3][4], ә алар 53 провинциягә һәм 346 җәмгыяткә бүленәләр.

Өлкә Үзәк
Арика-и-Паринакота Арика
Тарапака Икике
Антофагаста Антофагаста
Атакама Копьяпо
Кокимбо Ла-Серена
Вальпараисо Вальпараисо
Либертадор-Хенераль-Бернардо-О’Һиггинс Ранкагуа
Мауле Талька
Био-Био Консепсьон
Араукания Темуко
Лос-Риос Вальдивия
Лос-Лагос Пуэрто-Монтт
Айсен-дель-Хенераль-Карлос-Ибаньес-дель-Кампо Койайке
Магальянес-и-ла-Антарктика-Чилена Пунта-Аренас
Башкала өлкәсе Сантьяго

Икътисад[үзгәртү]

Чили — Латыйн Америкасында икътисади яктан чагыштырмача үскән дәүләтләрдән берсе. ТЭПта авыл хуҗалыгының өлеше 5,1%, сәнәгать өлеше 41,8%, хемәәт күрсәтүнең өлеше 53,1% тәшкил итә.

Чили — дөньяда иң зур бакыр эксопртчысы. Шулай ук табгый селитра, молибден, нефть, тимер мәгъдәне, алтын, көмеш, табигый газ, ташкүмер казып алына. Сәнәгатьнең азык-төлек һәм җиңел сәнәгать тармагы үскән.

Авыл хуҗалыгының төп тармагы — игенчелек. Бодай, арпа, кукуруз, бәрәңге, бөртекле-кузаклылар игелә. Бакчачылык (алма, цитрус мәйвалар, шәфталу) һәм йөземчелек үсеш алган. Шикәр чөгендере, җитен, тәмәке, зәйтүн җитештерелә. Терлекчелектә МЭТ, сарык, кәҗә, дуңгыз, елкы асрала. Эре шәһәрләр янында сөт терлекчелеге үсеш алган. Диңгездән балык һәм диңгез җанварлары тотыла. Урманда агач хәзерләнелә.

Дәүләт корылышы[үзгәртү]

Чили — җөмһүрият. Гамәлдәге конституциясе 1980 елда кабул ителгән вә 1981 елдан көчкә кергән. Дәүләт башлыгы — президент, ул гомуми, турыдан туры, яшерен тавыш бирү юлы белән 4 елга сайлана. Канун чыгаручы хакимиятне сенат һәм депутатлар пулатыннан гыйбарәт Милли конгресс, башкарма хакимиятне президент гамәлгә ашыра; президент хөкүмәт башында да тора.

Искәрмәләр[үзгәртү]

  1. Чили дәгъва иткән Антарктиданың 1 250 000 км² исәпләмичә.
  2. Human Development Report 2013(үле сылтама — тарих). United Nations. 14 март 2013 көнне тикшерелгән.
  3. Атлас мира. Карта «Парагвай, Уругвай, Чили, Аргентина» (масштаб 1:9 500 000). — Роскартография, 2010. — С. 180—181. — ISBN 978-5-85120-295-7.
  4. Калып:Книга