Кукуруз
| Кукуруз | |||
| Фәнни классификация | |||
|---|---|---|---|
|
ERROR
|
|||
| Халыкара фәнни атамасы | |||
|
Zea saccharata |
|||
|
|||
Кукуруз (Zea mays яки шикәр кукурузы) — бөртеклеләр (Poaceae) гаиләсенең Zea L. (кукуруз) ыругының бердәнбер культуралы бөртекле ашлык вәкиле.
Кукуруз — сабагы 5—6 м га җитеп үсә торган берьеллык бер өйле үсемлек. Сабагы, башка кыяклылардан аермалы буларак, куыш түгел. Чәчәкләре — аерым җенесле. Җимешлекле башакчыклар чәкәннәргә җыйналган. Чәкән яфрак куентыгында юанайган кыска ян бәбәктә урнаша. Башакчыклар бер чәчәкле, чәчәк элпәләре юк, җимешлек йомры җимшәннән һәм очында икегә аерылган озын ефәксыман баганачыктан тора. Серкәчле башакчыклар ике чәчәкле, һәр чәчәк өч серкәчле. Башакчыклар сабак очында урнашкан эре җәенке себеркәчләргә җыйналган. Аларны җил серкә-ләндерә.
Кукуруз Үзәк һәм Көньяк Америкадан чыккан; туган җирендә ул — 3—5 мең еллардан бирле игелә торган үсемлек. Кукурузның әһәмияте бик зур, ул кыйммәтле бөртекле азык һәм терлек азыгы культурасы. Сабагы һәм яфракларыннан кәгазь, линолеум, вискоза, ясалма бөке ясыйлар. Бөртекчәләрдән май сыгалар, крахмал алалар, җимешлек баганачыклары медицинада кулланыла.[1]
Шулай ук кара [үзгәртү]
Искәрмәләр [үзгәртү]
| Бу авыл хуҗалыгы турында мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп Википедия проектына ярдәм итә аласыз. |