Холецистит

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Холецистит latin yazuında])
Холецистит
Сурәт
Саклык белгечлеге ашказан-эчәк белеме[d] һәм общая хирургия[d]
Симптомнар ялкынсыну[1]
ICD-9-CM 575.10[1][2] һәм 575.11[2]
ICPC 2 идентификаторы D98
NCI Thesaurus идентификаторы C34465[1] һәм C34465[2]
 Холецистит Викиҗыентыкта

Холецистит — бавыр күзәнәкләрендә барлыкка килә торган сыекчаның үт куыгына җыелганнан соң, ут куыгының ялкынсынуы ул. Үт сыекчасы кан белән бавырга эләгүче матдәләрне тарката, ашкайнату процессында катнаша. Ул су, үт кислотасы, пигмент, холестерин, органик булмаган тоз, тиреодин дип аталучы калкансыман биз гормоныннан тора.

Кеше тәүлегенә 1,2 л үт эшләп чыгара. Үт куыгының зурлыгы 10-12 см чамасы, ул 50 мл сыеклык сыйдыра.

Статистика буенча, холецистит авыруы һәм аның төрле формалары белән планетаның 15 % халкы интегә. Шуның белән бергә хатын-кызлар (бигрәк тә йөкле вакытта) ирләргә караганда 4 тапкыр артыграк авырыйлар. Хә­ зерге заман медицинасы карашынча, бу хәл сыекчаның составы үзгәргәндә, ташлар ясалыр өчен шартлар туганда була. Андый очракларда эремәгән : матдәләр кристаллашып, тау куышларында ясалган сталактитлар кебек, үт куыгында үсә башлыйлар.

Күптән түгел генә, үт куыгы сыекчасының үзгәрүенә һәм чыгарылуына йогынты ясаучылар дип, бавырга һәм аның «чолганышы»на инфекция кертүчеләр дип, төрле микроорганизмнар карала иде. Хәзерге вакытта аларның төп сәбәпчеләр булмаганлыгы ачыкланды.

Үт куыгы ялкынсынуын китереп чыгаручы төп факторлар үзләренең мөһимлекләре кимү тәртибендә язылды. 1. Генетик факторлар — нәселдәнлек, үт куыгы сыекчасы юлларының үсеш чорында аномалиясе барлыкка килү очраклары. 2. Демографик факторлар — ак тәнле раса вәкилләре (ягъни европеоид раса вәкилләре бу авыруга бирешүчәнрәк), хатын-кызлар, өлкән яшьтәге кешеләр, яшәү урыны (кызу климат). 3. Диетик факторлар — үсемлек аксымнарына һәм җепселләргә ярлы булган, углевод һәм хайван аксымнары күп булган ашамлыклар, шулай ук ач тору, калорияләре түбән булган диеталар. 4. Медицина факторлары — симерү, авырлы булу, бавыр кабыклануы гемолитик анемия. Шикәр диабеты, эчәклек ялкынсынулары, үт куыгы « сыекчасын чыгара торган юлларның йогышлы авырулар белән зарарлануы, арка мие травмасы. Канда холестерин микъдарын киметүче дарулар, сидек кудыру чаралары, эстрогеннар (күкәйлек гормоннары һәм аларның төрләре), прогестин нигезендә ясалган ораль контрацептивлар.

Хәтта авыру тешләр, ялкынсынган миндальсыман бизләр дә өянәкне 1 башлатып җибәрергә мөмкин. Бер уйласаң, үт куыгы кайда да, алар кайда? 1 Бар сәбәп инфекциядә. Микроорганизмнар кан һәм лимфа аша үт куыгына, бавырга үтеп керәләр.

Кешелек дөньясы киеренке тормышта яши, стресс кичерә. Бу да холецистит барлыкка килүгә йогынты ясый. Утырып эшләү, машинада йөрү, аз хәрәкәтләнү, организмда матдәләр алмашы бозылу да роль уйный. 4 Үзегездә авыру симптомнарын билгеләсәгез, үт куыгы авыруларының төп билгеләрен дә хәтерегездә калдыра алырсыз.

ҮТ КУЫГЫНЫҢ КИСКЕН ЯЛКЫНСЫНУЫ уң як кабыргалар астында көтмәгәндә көчле авырту килеп чыгудан башлана. Авырту берничә сәгать , эчендә көчәя: хәрәкәтләнгәндә, хәтта тирән итеп сулаганда да, түзә алмаслык авырту барлыкка килә. Еш кына авыру мәҗбүри торыш ала — аркасына я уң ягына ятарга тырыша. Температурасы 38 градустан югары күтәрелә. Теле коры була һәм анда ак катлам барлыкка килә. Өянәк булганда, * укшыта, күп тапкырлар костыра, эч кабара, кайвакыт тәрәт туктала. Бу очракларда авыруны кичекмәстән хастаханәгә алып барырга кирәк.

ҮТ КУЫГЫНЫҢ ХРОНИК ЯЛКЫНСЫНУЫ вакытында уң як кабырга астында көчле булмаган, сызлаулы авырту хасил була. Андый авырту даими рәвештә, күп итеп майлы, кыздырылган ризыклар ашап, 1-2 сәгать вакыт узгач барлыкка килә. Авырту уң як җилкәдә, муенда, калак сөягендә сизелә торган була. Авызда әчелек, тимер тәме сизелә. Бик еш кикерү, эч кабару, эч китү, эч катулар була. Болар өстенә йокысызлык, бик тиз ярсып китүчәнлек тә кушылырга мөмкин, һәр өченче авыруда типик булмаган формадагы симптомнар да очрый.

Кардиалгия формасында. Йөрәк турысында озакка сузылган, каты бул­ маган авырту күзәтелә. Күп ашаганнан соң, еш кына яткан торышта була.

Үңәч, ашказаны авырулары кебек. Өзлексез рәвештә сару кайнау, күкрәк сөяге артында бик көчле булмаган авыртулар барлыкка килү белән характерлана. Авыртулар озак, туктаусыз диярлек була.

Эчәклек авыруларына охшаган. Бу очракта эчәклек авырулары вакы­ тындагы сыман эч кабару, көчле булмаган эч катулар күзәтелә.

Яшерен форма (яшерен таш йөртү). Бу очракта кайвакыт субфебриль (37,1-38 градус) тән температурасы булырга мөмкин.

Типик булмаган формадагы авыруларга дөрес диагноз кую җиңел түгел, шуның өчен, заманча тикшерүләр уздырып, лаборатор диагностика да ясарга кирәк. Моның өчен канга биохимик анализ ясау, корсак куышлыгы органнарының ультратавыш белән тикшерү таләп ителә. Авыруны рентген белән карарга да мөмкиннәр. Шулай ук хирургик катнашны да исәптән чыгарып булмый. Шуның өчен табибка баруны озакка сузарга ярамый.

Югарыда язылганча, холецистит хроник формада да булырга мөмкин. Аның беренче билгеләре күп түгел. Шунысы куркыныч: күп очракта алар бөтенләй сизелми. Гадәттә башта кискен холецистит белән авырыйлар. Ләкин кайбер очракта ул мөстәкыйль рәвештә барлыкка килә. Ул озак елларга сузыла: йә кискенләшеп ала, йә тынып тора. Кеше өзлексә, бавырны ялкынсындырып— гепатит, ашказаны асты бизен зарарлап — панкреатит авырулары барлыкка килә. Уникеилле эчәк белән ашказанын зәгыйфьли. Ә тыныч вакытта авыру ашаганнан соң, корсак куышлыгының уң ягының өске өлешендә чәнчү сизә; ул кикерә башлый, уң як кабырга астында каты булмаган авырту сизә. Бу халәт йөргәндә, физик көчәнеш булганда яки салкын душ астына кергәндә көчәя. Шулай ук майлы ризыкларны эшкәртә алмаучанлык барлыкка килә (андый ризыклардан соң эч авырта, күңел болгана, эч китә).

Хроник холециститның төп сәбәпләреннән икенчесе — үт куыгына таш утыру. Ул йогышлы бактерияләр аркасында барлыкка килергә мөмкин.

Бактерия үткә уникеилле эчәк, кан, лимфа яки башка органнардан керә. Бу хәл тонзиллит, синусит, хатын-кыз авырулары, пиелонефрит, простатит, йогышлы эчәк авырулары булганда күзәтелә. Аны үт куыгына эләккән стрептококк, энтерококк кебек эчәк таякчыклары һәм паразит суалчаннар да китереп чыгара. Кайберләре — матдәләр алмашы бозылу, шикәр чире, симерү, подагра авыруы нәтиҗәсе.

Үт куыгына таш утырганда, физик көч килеп, корсак эчендәге басым күтәрелсә, кеше билен кысып торган каеш тагып йөрсә, хатын-кызлар йөккә узса, авыру кискенләшә, холецистит үзен сиздерә башлый. Туклану режимы бозылу, ашый торган ризыкта җепселләр җитешмәү, эчәклек дисбактериозы да — хроник холециститның юлдашлары һәм булышчылары.

Үт куыгына ташлар составлары буенча бертөрле һәм катнаш була.

Кайвакыт таш тыныч кына ята һәм бернинди дә авырту тудырмый. Башка авырулар белән бутамас өчен авыруга лаборатор анализ, УЗИ | аппараты белән тикшерү узу шарт.

Дәвалану алдыннан табиб белән киңәшү, ул кушканны төгәл үтәү зарур.

Дөрес туклану, сәламәт тормыш алып бару авырудан сакланырга гарантия бирә. Ташлар ясалуын кисәтүнең төп ысулы — үт сыекчасының җыелып торуын булдырмау! Моның өчен көненә 4-5 тапкыр ашарга, 5 нче санлы диета өстәлен кулланырга кирәк. Бу диета яхшы сыйфатлы аксымнарны (алар сөттә, балыкта, симез булмаган иттә була), яшелчә, җиләк-җимеш, үсемлек майларын кирәкле күләмдә кабул итүгә нигезләнгән. Өреле, авыр эш­ кәртелүдән шулпаларны (ит, тавык, балык, гөмбәләрнекен), симез итне ашау рационыннан алып ташларга кирәк. Кыздырылган, какланган ризыкларны, камыр ашларын, әче аш тәмләткечләрне кулланмасагыз яхшырак булыр.

Шалкан, редис, керән, кузгалак, борыч, сарымсакны чи килеш ашарга тәкъдим ителми. Алкогольле эчемлекләрне беркайчан да эчәргә ярамый.

Үт куыгы ялкынсынуын дәвалау һәм бу авыруның профилактикасы өчен, көн саен кишер белән кыяр соклары катнашмасын, абрикос, шәфталу (персик) сокларын эчәргә тәкъдим ителә.

Үт куыгы сыекчасын куу һәм организмны тынычландыру үзенчәлегенә ия дару үсемлекләренен төнәтмәләрен (кайнаган суга салынган чималны су мунчасында 15 минут төнәтеп) куллану нәтиҗәле. Бу очракта мондый катнашмалар кулланыла.

Әнеч орлыгы — 10 г, эт шомырты кайрысы—30 г, песи борчагы тамыры— 10 г, бөтнек (мята) яфраклары—30 г, шалфей яфраклары—30 г. Төнәтмәне кич белән, ашарга 15 минут кала кабул итәргә. Төнәтмәне, тәрәт нормаль булганда — бер стакан, тәрәт тоткарланып торса, 2 стакан эчәләр.

Эт шомырты кайрысы — 20 г, бөтнек яфраклары—20 г, төче үлән —15 г, сары мәтрүшкә — 30 г. Төнәтмәне көнаралаш, ашар алдыннан 2-3 стакан эчәләр.

Хроник холецистит симптомнары көчәеп киткәндә, түбәндәге үләннәрдән ясалган төнәтмә белән дәваланып карагыз: бөтнек яфраклары — 10 г, әче әрем (полынь горькая) — 10 г, комлык үлмәс чәчәге (бессмертник песчаный)—10 г, эт шомырты кайрысы—10 г, тузганак тамыры—10 г, буяу үләне (марена кра- сильная)—40 г. Иртән һәм кич, ашарга 20-30 минут кала, 1 әр стакан эчәләр.

Авыртуны басып, тынычландыру чарасы: төче үлән — 50 г, бөтнек яф­ раклары— 50 г алына. Болардан ясалган төнәтмәне иртә-кич, ашарга 20-30 минут кала эчәргә киңәш ителә. Дәвалану курсы — 2-3 ай. * Каен бөреләре һәм яфракларын да кулланырга мөмкин. 1 аш кашыгы бөре һәм яфракларга 1 стакан кайнар су салып, ярты сәгать су мунчасында кайнатырга кирәк. Бүлмә температурасында 10 минут суытырга. Стакан тулганчы кайнар су өстәргә. Лямблияле холецистит авыруы булганда, кө­ ненә 3 тапкыр ашар алдыннан чирек стакан эчәргә.

Ахырда шунысын да әйтергә кирәк: бу чаралар ташлар ясалып өлгермәгән вакытта гына әйбәт нәтиҗә бирә. Әгәр дә ташлар инде формалашкан булса, бу ысулларны ташларны эретү яисә чыгару максаты белән өйдә кулланырга ярамый.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]