1985 ел
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
(1985 битеннән юнәлтелде)
1985 ел — милади тәкъвимендә сишәмбе көненнән башланган кәбисә булмаган ел.
| Еллар |
|---|
| 1981 · 1982 · 1983 · 1984 — 1985 — 1986 · 1987 · 1988 · 1989 |
| Унъеллык |
| 1960‑еллар · 1970‑еллар — 1980‑еллар — 1990‑еллар · 2000‑еллар |
| Гасырлар |
| XIX гасыр — XX гасыр — XXI гасыр |
- Һиҗри тәкъвимендә 1406—1407 еллар.
- Халыкара яшьләр елы (БМО).
Эчтәлек |
[үзгәртү] Вакыйгалар
- 1 гыйнвар — беренче югары дәрәҗәле доменнар теркәлә (.arpa, .com, .edu, .gb, .gov, .mil, .net, .org, .us).
- 15 гыйнвар — Урта Азиянең иң югары бинасы (Ташкент телеманарасы — 375 м) төзелеше тәмамлана.
- 20 гыйнвар — Рональд Рейган АКШ президенты вазифаларына икенче мөддәткә керешә.
- 16 февраль — Израиль Ливаннан гаскәрләрен чыгара башлый.
- 11 март — ЦК КПСС пленумы Генераль сәркатиб булып Михаил Горбачевны сайлый.
- 25 март — Лос-Анджелеста 57 нче Оскар премиясен тапшыру тантанасы уза.
- 26 апрель — Варшава килешүе 30 елга озайтыла.
- 25 май — Бангладешта тропик циклон 10 меңгә якын кеше тормышын өзә.
- 17 июнь — АКШта Discovery каналы тапшыра башлый.
- 14 июль — Люксембургның кечкенә Шенген шәһәрендә җиде дәүләт арасында (Бельгия, Нидерландлар, Люксембург, Франция, Алмания, Португалия, Испания) Шенген килешүе имзалана.
- 31 август — Титаник көймәсе табыла.
- 29 декабрь — Новосибирскта Себернең беренче метрополитены ачыла.
[үзгәртү] Туулар
Шулай ук карагыз: Төркем:1985 елда туганнар
- 5 февраль — Криштиану Роналду, футболчы.
- 27 февраль — Динияр Биләлетдинов, футболчы.
- 26 март — Кира Найтли, британ актрисасы.
- 29 март — Шакур, татар рэп җырчысы.
- 21 апрель — Алинә Сафиуллина, татар җырчысы.
[үзгәртү] Вафатлар
Шулай ук карагыз: Төркем:1985 елда вафатлар
- 12 февраль — Тәлгать Нигъмәтулин, татар актеры.
- 10 март — Константин Черненко, ССРБ сәясәтчесе, ЦК КПСС генераль сәркатибе.
- 19 сентябрь — Итало Кальвино, итальян язучысы.
- 30 сентябрь — Симона Синьоре, француз киноактрисасы.
- Гариф Галиев, татар язучысы.
[үзгәртү] Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары
- Нури Арсланов, татар шагыйре («Иделем – илем» исемле шигырьләр һәм поэмалар китабы өчен)[1].
[үзгәртү] Нобель премиясе лауреатлары
- Физика өлкәсендә Нобель премиясе — Клаус фон Клитцинг.
- Химия өлкәсендә Нобель премиясе — Херберт Хауптман, Джером Карле.
- Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель премиясе — Майкл Браун, Джозеф Голдштейн.
- Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе — Клод Симон.
- Икътисад өлкәсендә Нобель премиясе — Франко Модильяни.
- Тынычлык өчен Нобель премиясе — Дөнья табиблары атом-төш сугышын булдырмас өчен.
[үзгәртү] Шулай ук кара
| Викиҗыентыкта? 1985 |