Криштиану Роналду
| Криштиану Роналду | |
| Cristiano Ronaldo dos Santos Aveiro | |
| Гомуми мәгълүмат | |
|---|---|
| Тулы исем |
Криштиану Роналду душ Сантуш Авейру порт. Cristiano Ronaldo dos Santos Aveiro |
| Туу | |
| Туу урыны |
Фуншал, Мадейра, Португалия |
| Гражданлык | |
| Торыш |
кырый ярым сакчысы |
| Клуб турында мәгълүмат | |
| Клуб | |
| Номер |
7 |
| Карьера | |
| Яшьләр клублары | |
| 1993—1995 | |
| 1995—1997 | |
| 1997—2002 | |
| Клуб карьерасы | |
| 2002—2003 | |
| 2003—2009 | |
| 2009—х.в. | |
| Милли җыелмасы | |
| 2006—х.в. | |
| Халыкара медальләр | |
| 2004 | |
| 2012 | |
Криштиа́ну Рона́лду душ Са́нтуш Аве́йру (tat.lat.Kriştianu Ronaldu, порт. Cristiano Ronaldo dos Santos Aveiro; 5 февраль 1985, Фуншал) — Португалия футболчысы, "Реал Мадрид" клубы уенчысы, Португалия футбол җыелмасының һөҗүмчесе һәм капитаны. Дөньяның иң кыйммәттле футболчысы, "Реал" "Манчестер-Юнайтед"ка Роналду күчүе өчен 83 миллион артык фунт стерлинг түләде.
Хәзер "Реал-Мадрид" клубында, җиденче номерда, ярым сакчысы һәм һөҗүмче торышында уйный.
Криштиану Роналду — Инглиз Премьер Лигасының чемпионы (2006/07, 2007/08, 2008/09), Чемпион Лигасының җиңүчесе (2008), "Алтын бутса" иясе (2008, 2011), "Алтын туп" иясе (2008), иң яхшы Европа уенчысы (2008).
Криштиану Роналду - гаиләнең дүртенче баласы. Әтисе улына АКШпрезиденты Рональд Рейган истәлегенә Роналду исемен бирде. (Роналду Португалиядә шактый сирәк исем).
Криштиану Роналду үз спорт карьерасы Спортинг яшьлек клубында башлый. 2003 елда Спортинг Манчестер-Юнайтедны җиңә, һәм МЮ баш тренеры Алекс Фергюсон сәләтле уенчыны Манчестер-Юнайтедка чакыра. Криштиану Роналду үзенең иң зур казанышларын шушы Инглиз клубында ирешә. Роналду үзе Алекс Фергюсонны - "минем баш укытучым" дип әйтә. 2009 елда Реал клубына күчә.
Шәхси тормыш[үзгәртү]
Криштиану Роналду Чиләбе өлкәсендә туган татар кызы, фотомодель Ирина Шәйхелисламова («Ирина Шейк») белән якын романтик мөнәсәсәбәтләрдә тора.