Тәлгать Нигъмәтуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тәлгать Нигъмәтуллин latin yazuında])

Тәлгать Нигъмәтуллин (1949-1985) — танылган актер. 1949 елның 5 мартында Кыргызстанның Кызыл-Кыя шәһәрендә туа.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәлгать Нигъмәтуллин 1949 елның 5 мартында Кыргызстанның Кызыл-Кыя шәһәрендә туа. Әтисе — татар, ә әнисе — үзбәк. Тәлгатьнең әтисе шахтер була, фаҗигале төстә үлә — Тәлгать ике яшь тә тулып өлгермәгән килеш ятим кала. Гаилә фәкыйрьлектә яши. Тәлгать үсмер чагында ук шикәр заводында, итек остаханәсендә эшли башлый. Җирле мәктәп директоры булып эшләгән әнисенә ике малайны үстерү кыенга туры килә һәм Тәлгатьне балалар йортына урнаштыралар.

Ул үз-үзенә бикләнгән, кеше белән аралашмый торган һәм оялчан булып үсә. Русча бик начар сөйләшә, рус телен шомарту өчен «Война и мир»ның ике томын күчереп яза.

Сәламәтлеге дә начар була, рахит белән авырып ала. Әмма физик күнегүләр белән даими шөгыльләнеп, ул чирле малайдан мәһабәт гәүдәле һәм көчле егеткә әверелә.

Тәлгать Нигъмәтуллин үзенең таланты һәм иҗат итү теләгенең көчле булуы аркасында зур шәхес булып формалаша. Малай чагында ук шигырьләр яза, драма түгәрәгенә йөри, бал биюләре белән шөгыльләнә, аннан җиңел атлетика секциясе белән кызыксына, көрәш белән мавыга. Кинорежиссер булу аның иң зур хыялы була.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул Мәскәүгә китә — ВГИКка укырга керергә тели. Әмма ВГИКка Тәлгать Нигъмәтуллинны кабул итмиләр. Беренче уңышсызлыктан соң ук, Тәлгать Мәскәүдән китәргә теләми — Цирк һәм эстрада сәнгате училищесына укырга керә. Цирк училищесында укыганда Тәлгать көрәш белән җитди мавыга. Үзбәкстан чемпионы була, СССР чемпионатында мактаулы алтынчы урынны ала.

Гаҗәеп мәһабәт гәүдәле һәм талантлы була: аны «Мосфильм»да күреп алалар һәм 1967 елда «Баллада о комиссаре» фильмында офицер ролен тәкъдим итәләр.

1968 елда Тәлгать Нигъмәтуллинны ВГИКка Сергей Герасимов һәм Тамара Макарованың актерлык остаханәсенә кабул итәләр. Уку елларында ул тулысынча акценттан арына һәм провинциалдан аристократик манералы көнчыгыш кыяфәтле иргә әверелә. Тәлгать бик матур итеп киенә, Пушкинга ияреп шигырьләр яза.

1971 елда ВГИКны тәмамлап, Тәлгать Ташкентка кайта һәм «Үзбәкфильм» студиясендә эшли башлый. Аның «Седьмая пуля», «Встречи и расставания», «Сказания о Сиявуше» фильмнарында рольләре барлыкка килә.

Тәлгать Нигъмәтуллин дүрт дистәләп картинада төшә. Кинода төшү һәм каратэ дәресләре белән генә чикләнми, шигырьләр, проза яза, фильмнар куя.

Актер Үзбәкстандагы бер сектага эләгә, шул секта аркасында Тәлгать Нигъмәтуллин 1985 елның 11 февралендә тәненә 119 җәрәхәт ясап үтерелә.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]