Новосибирск
| 1903
Новосибирск
|
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
Новосиби́рск (1926 елга кадәр — Новоникола́евск) — халык саны буенча Русиянең өченче, ә Русиянең Азия өлешендә беренче шәһәре, Новосибирск өлкәсенең һәм Себер федераль округының үзәге.
Халык саны — 1 473 737 кеше.[1]
Эчтәлек |
География [үзгәртү]
Новосибирск Көнбатыш Себер тигезлегендә, Об елгасы өстендә, Мәскәүдән 3191 километрга көнчыгышрак урнаша. Об елгасы шәһәрне ике өлешенә бүлә. Шәһәрдә Новосибирск ГЭСы плотинасы урнаша.
| Новосибирскидан башка шәһәрләр кадәр ераклыгы (автоюллар буенча) | |||||||||
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| Тубыл ~ 1383 км | Томск ~ 236 км | ||||||||
| Куйбышев ~ 342 км Омск ~ 663 км Чиләбе ~ 1606 км Мәскәү ~ 3355 км |
Кемерово ~ 274 км Красноярск ~ 789 км Иркутск ~ 1845 км Чита ~ 2963 км |
||||||||
| Барнаул ~ 244 км |
Новокузнецк ~ 404 км Горно-Алтайск ~ 466 км Абакан ~ 885 км |
||||||||
Сәгать поясы [үзгәртү]
1920-елларда шәһәрнең сулъягы һәм уңъягы төрле сәгать поясларда урнашканнар. Новосибирск халыкара стандарт буенча Omsk Time Zone (OMST) сәгать поясында урнаша. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +7:00 гә тигез.
Климат [үзгәртү]
Шәһәр климаты — континенталь.
- Елның урта температурасы — 1,8 °C
- Елның урта җил тизлеге — 4,0 м/с
- Елның урта һава дымлылыгы — 75%
| Новосибирск климаты | |||||||||||||
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| Күрсәткеч | Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | |
| Абсолют максимум, °C | 4,1 | 5,5 | 14,4 | 26,8 | 36,1 | 37,2 | 35,0 | 35,2 | 36,0 | 27,2 | 11,5 | 5,0 | |
| Уртача максимум, °C | −12,2 | −9,8 | −2,1 | 7,8 | 18,4 | 22,9 | 25,0 | 22,4 | 15,6 | 7,2 | −3,7 | −10,1 | |
| Уртача температура, °C | −16,1 | −14,3 | −7 | 2,3 | 11,7 | 16,8 | 19,2 | 16,5 | 10,1 | 2,9 | −7,1 | −13,9 | |
| Уртача минимум, °C | −19,6 | −17,9 | −11,1 | −2 | 6,0 | 11,4 | 14,1 | 11,5 | 5,9 | −0,3 | −10 | −17,5 | |
| Абсолют минимум, °C | −51,1 | −45 | −32,8 | −27,2 | −11,1 | −2,2 | 2,2 | −2 | −6,3 | −25 | −41,3 | −49,5 | |
| Явым-төшем нормасы, мм | 26 | 15 | 17 | 28 | 34 | 50 | 72 | 49 | 42 | 46 | 38 | 31 | |
| Чыганак: Погода и климат | |||||||||||||
Тарих [үзгәртү]
Новосибирск 1893 елда Себер аша магистрале төзү вакытында Об елгасы аша тимер юл күпере төзелеше аркасында Новая Деревня бистәсе буларак ниегзләнә.
1894 елда бистәгә рус императоры Александр III (1854—1893) хөрмәтенә Александровский исеме кушыла. 1895 елда Александровский бистәсенә Николай II хөрмәтенә Ново-Николаевский исеме кушыла.
1903 елда Ново-Николаевский өяз үзәге булмаган Новониколаевск шәһәренә үзгәртеп корыла. Шул вакытта Русия империясендә ике Николаевск булган: Амур елгасы тамагында (хәзер Николаевск-на-Амуре) һәм Самара губернасында (хәзер Пугачёв шәһәре); алар белән бутамаска өчен шәһәр исеменә Ново- алкушымчасы өстәлә.
1917 елдан — Томск губернасы Новониколаевск өязе үзәге. 1919 елның 23 декабрьдә Новониколаевскка Томскидан Томск губернасы үзәге күчерелә (1920 елның 14 мартына кадәр). 1920 елның 13 июненнән — Новониколаевск губернасы үзәге.
1925 елда шәһәргә Новосибирск исеме кушыла.
1925—1930 елларда — Себер крае үзәге, 1930 елдан — Көнбатыш Себер крае үзәге, 1937 елдан — Новосибирск өлкәсе үзәге.
Эчке буленеш [үзгәртү]
Новосибирск 10 районына бүленә:
- Дзержинский районы
- Тимер юл районы
- Ельцовка арты районы
- Калинин районы
- Киров районы
- Ленин районы
- Октябрь районы
- Беренче Май районы
- Совет районы
- Үзәк районы
Халык [үзгәртү]
| 1897[2] | 1926[2] | 1931[2] | 1939[2] | 1959[3] | 1970[4] | 1979[5] | 1989[6] | 2002[7] | 2010[8] |
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| ~10 000 | ~117 900 | ~180 100 | ~404 000 | 885 045 | 1 160 963 | 1 312 480 | 1 436 516 | 1 425 508 | 1 473 737 |
Милли состав (2002): руслар — 95,9%, украиннар — 1,3%, алманнар — 0,9%, татарлар — 0,8%.[9]
Агломерация [үзгәртү]
Новосибирск агломерациясе — халык саны буенча Русиянең җиденче агломерация (~ 1,9 млн кеше, 2012). Агломерациядә Новосибирск өлкәсе халкының 2/3 өлеше, Себер федераль округы халкының 9,95% өлеше тора. Аның беренче поясына Новосибирск һәм Бердск шәһәрләре, Кольцово һәм Краснообск штб-лары керәләр; икенче поясына Искитим шәһәрәре, Новосибирск районы һәм ул белән чиктәш районнарының өлеше керәләр.
Моны да карагыз [үзгәртү]
Искәрмәләр [үзгәртү]
- ↑ http://www.gks.ru/free_doc/new_site/population/demo/perepis2010/svod.xls
- ↑ 2,0 2,1 2,2 2,3 http://www.mojgorod.ru/novosib_obl/novosibirsk/index.html
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus70_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus79_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus89_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus02_reg2.php
- ↑ http://www.gks.ru/free_doc/new_site/population/demo/perepis2010/svod.xls
- ↑ http://std.gmcrosstata.ru/webapi/jsf/tableView/customiseTable.xhtml#userMessages
|
|
||
|---|---|---|
| 1 000 000нан артык кеше | Мәскәү • Санкт-Петербург • Новосибирск • Екатеринбург • Түбән Новгород • Самара • Омск • Казан • Чиләбе • Тындагы Ростов • Уфа • Волгоград | |
| 500 000 — 1 000 000 кеше | Пермь • Красноярск • Воронеж • Сарытау • Краснодар • Тольятти • Ижау • Сембер • Барнаул • Владивосток • Ярославль • Өркет • Төмән • Махачкала • Хабаровск • Новокузнецк • Ырынбур • Кемерово • Рәзән • Томск • Әстерхан • Пенза • Яр Чаллы • Липецк • Тула | |
| 250 000 — 500 000 кеше | Киров • Чабаксар • Калининград • Брянск • Курск • Иваново • Магнитогорск • Улан-Удэ • Тверь • Ставрополь • Түбән Тагил • Смоленск • Белгород • Архангельск | |
| Шәһәрләрнең халык саны 2010 халык исәбе буенча китерелгән. | ||
|
|
||
|---|---|---|
| Шәһәрләр: Новосибирск | Бараба | Бердск | Болотное | Искитим | Карасук | Каргат | Куйбышев | Купино | Обь | Татарск | Тогучин | Черепаново | Чулым
|
||
| Районнар: Баган районы | Бараба районы | Болотное районы | Венгерово районы | Довольное районы | Здвинск районы | Искитим районы | Карасук районы | Каргат районы | Колыван районы | Коченёво районы | Кочки районы | Краснозёрское районы | Куйбышев районы | Купино районы | Кыштау районы | Маслянино районы | Мошково районы | Новосибирск районы | Ордынское районы | Северное районы | Сузун районы | Татарск районы | Тогучин районы | Уба районы | Усть-Тарка районы | Чаны районы | Черепаново районы | Чистоозёрное районы | Чулым районы | ||