Баулы

Wikipedia проектыннан

Баулы
Шәһәр
Байрак Герб
Флаг
Герб
Ил Рәсәй
Өлкә Татарстан


Нигезләнгән /
Беренче телгә алу
1658
Шәһәр статусы алу датасы 1996
Климат уртача
Официаль тел татарча,урысча
Халык саны 23 083 кеше (2008)


Баулыреспублика карамагындагы шәһәр, Баулы районы үзәге.

Татарстаннын, көньяк-көнчыгыш чигендә Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгында (Казаннан 369 километр). Ык елгасының сул кушылдыгы Баулы суы буенда, УльяновскУфа тимер юлының Бөгелмә станциясеннән 35 километр көньяк-көнчыгыштарак урнашкан. Баулы аркылы КазанЫрынбург автомобиль юлы уза.

Халкы — 23 мең кеше.

Эчтәлек

[үзгәртү] Тарих

1658 елда нигез салына.
1930-63 елларда һәм 1965 елдан Баулы районы үзәге
1963 елдан Бөгелмә шәһәр Советы карамагында
1950 елдан — шәһәр типындагы эшчелэр бистэсе
1996 елның 17 сентябреннән - шәһәр.

XYIII-XIX йөзләрдә яшәүчеләре җир биләүче башкортлар һәм дәүләт крестиәннәре булган. Игенчелек, терлек үрчетү, умартачылык белән шөгыльләнгәннәр.

[үзгәртү] Сәнәгать

  • Нефть һәм газ сәнәгате («Баулынефть» нефть-газ чыгару идарәсе)
  • Кабель җитештерү заводы
  • Азык-төлек сәнәгате (сөт, икмәк заводлары) предприятиеләре
  • Төзү материаллары комбинаты

[үзгәртү] Мәгариф

  • 6 урта мәктәп
  • һөнәри лицей
  • 2 мәдәният йорты
  • төбәк тарихын өйрәнү музее
  • район үзәк хастәһанәсе
  • 2 мәчет
  • «Мирас» халык кәсәбәчеләре фабрикасы
  • типография
  • музыка мәктәбе
  • 4 китапханә бар: 1 — үзәк, 2 — шәһәр, 2 балалар китапханәсе.

[үзгәртү] Сылтамалар