Әлмәт районы
| Үзисем | Әлмәт |
|---|---|
| Өлкә | Татарстан |
| Нигезләнгән | 1930 |
| Башкала | Әлмәт шәһәре |
| Район башлыгы вазифаларын башкаручы | Салихов М.Х. |
| Башкарма комитет җитәкчесе | Салихов Мәҗит Хәҗип улы |
| Халык саны | 194 149 кеше |
| Мәйдан | 2500,2 км |
| UTC | MSK (UTC+3, летом UTC+4 |
| Сайт | Рәсми сайт |
Әлмәт районы - Татарстан Республикасында урнашкан район. 1930 елда төзелә. Татарстанның көньяк-көнчыгышында урнашкан. Үзәге - Әлмәт шәһәре.
[үзгәртү] Табигать
Нефть чыгару Әлмәт төбәгенең табигатенә нык тәэсир итте. Урман-сулар, чишмә-инешләр пычранды. Шунысы сөенечле: соңгы елларда нефтьчеләр чишмә-кизләүләрне чистарталар, чишмә йортлары төзиләр, экологиягә зур әһәмият бирәләр. Бу куанычлы күренеш, әлбәттә. Шулай да елга-инешләргә, чишмә-кизләүләргә һәм, гомумән, табигать чисталыгына игътибарны арттырырга кирәк әле.
[үзгәртү] Күренекле кешеләр
Әлмәт ягы — республикабызга олы шәхесләр: җитәкчеләр, әдипләр, фән эшлеклеләре һ. б. зыялылар биргән төбәк. Әлмәт авылында мәшһүр тюрколог, монгол телләре белгече, профессор Әхмәт Рәшит улы Яруллин (1912—2003) туып үсә. 1929 елда ул Төркиягә китә һәм шунда укып белем ала, профессор дәрәҗәсенә ирешә. Төркиядә ул Әхмәт Тимер исеме белән таныла.
Әлмәт авылында балалар язучысы Үзбәк Газиз улы Саттаров (1922—1982), Татарстанның халык артисты Ирек Вәли улы Баһманов (1932) һәм дәүләт эшлеклесе, сәясәт фәннәре докторы, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин (1947) туып үскән.
Оренбург төбәге сәүдәгәрләре һәм алтын приискалары хуҗалары, җәмәгать эшлеклеләре Рәмиевләрнең (шагыйрь Дәрдемәнд, 1859—1921) язмышы Әлмәт районының Тайсуган авылы белән бәйләнешле. Аларның шәҗәрәләре Казан ханлыгы чоры морзаларына барып тоташа. Бабалары Сәлим Ахун белән Исмәгыйль сәүдәгәр XVIII йөздә Зәй буендагы Тайсуган авылыннан Оренбург губернасы Эстәрлетамак өязенә күчәләр.
Әлмәт районының Кичүчат авылында мәгърифәтче, галим, тарихчы, фән белгече һәм җәмәгать эшлеклесе Ризаэтдин Фәхретдин (1859—1936) туып үсә. Миңнебай авылында язучы, нәшир, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Фатих Кәрими (1870— 1937) дөньяга килә. Габдрахман авылында «Татнефть» акционерлар җәмгыятенең генераль директоры Шәфәгать Фәхраз улы Тәхәветдинов (1946) туып үсә.
Иске Баграж авылында Ләбиб Гыйльман улы Гыйльми (1906—1947), генерал-полковник, Төрекмәнстан Генераль штабы башлыгы, Төрекмәнстан Республикасы Герое Нәҗип Әбделкәрам улы Нәҗипов (1955), Кама Исмәгыйль авылында Татарстанның халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Хисам Нуретдин улы Камалов (1926), Миңнебайда Шамил Мотыйгулла улы Бикчурин (1928—1991), Яңа Кәшердә шагыйрә Энҗе Һилалетдин кызы Мөэминова (1924), Түбән Абдулда галим, язучы, Татарстанның фән өлкәсендә Дәүләт бүләге лауреаты Миңнәхмәт Җәмил улы Сәхапов (1957) туган.
[үзгәртү] Чыганаклар
- Рухи башкалабыз: Мәшһүр татар авыллары / Ф.Г. Гарипова. – Казан: Мәгариф, 2005, - 247 б.
|
|
||
|---|---|---|
| Шәһәрләр: Казан | Чаллы | Азнакай | Алабуга | Арча | Әгерҗе | Әлмәт | Баулы | Болгар | Бөгелмә | Буа | Зәй | Зеленодольск | Лаеш | Лениногорск | Мамадыш | Менделеевск | Минзәлә | Нурлат | Тәтеш | Түбән Кама | Чистай
Районнар: Азнакай районы | Аксубай районы | Актаныш районы | Алабуга районы | Алексеевск районы | Апас районы | Арча районы | Әгерҗе районы | Әлки районы | Әлмәт районы | Әтнә районы | Балтач районы | Балык Бистәсе районы | Баулы районы | Биектау районы | Бөгелмә районы | Буа районы | Зәй районы | Кайбыч районы | Кама Тамагы районы | Кукмара районы | Лаеш районы | Лениногорск районы | Мамадыш районы | Менделеевск районы | Минзәлә районы | Мөслим районы | Түбән Кама районы | Нурлат районы | Питрәч районы | Саба районы | Сарман районы | Спас районы | Тәтеш районы | Теләче районы | Тукай районы | Чирмешән районы | Чистай районы | Чүпрәле районы | Югары Ослан районы | Ютазы районы | Яңа Чишмә районы | Яшел Үзән районы |
||