Батырша

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Габдулла Гали углы, Ğabdulla Ğali uğlı

Һөнәре мулла
Туу датасы 1710 ел(1710)
Туу җире Себер даругасының Карыш авылы (хәзерге Башкортстанның Балтач районы)
Милләте татар
Үлем датасы 24 июнь 1762(1762-06-24)
Үлем җире Шлиссельбург, Русия империясе

Батырша, чын исеме Габдулла Туктаргали углы (171024 июнь, 1762) (тарихи әдәбиятта — рус. Абдулла Алеев, Батырша Алиев, Абдулла Мязгялдин, Губайдулла Матзялтдин) — 1755-56 еллардагы мөселман баш күтәрүе җитәкчесе, публицист, мулла.

Биография[үзгәртү]

Себер юлы, Уфа өязе Карышбаш исемле татар авылында туа. Үз исеме Габдулла, атасы - Туктаргали абыз, бабасы - Мәзгетдин, Ука елгасы буеннан XVI йөздә Танып буйларына күчеп килгән, патшага тугрылыклы хезмәт иткән мишәрләр нәселеннән.

Татарстан җирендәге Тайсуган һәм Ташкичү авылларында мәдрәсәләрдә укый һәм укыта[1]. (Шәкертләре арасында - Габдрахман Тайсугани[2], соңыннан мәдрәсәләр өчен дәреслекләр авторы.) 174445 елларда Барда якларында мөгаллимлек итә. 1749 елдан Карышбаш авылы мулласы. Шәригатьне тирән белүе белән аерылып тора. Еш кына хакимнәр тарафыннан мирас эшләрен хәл итәр өчен чакырыла. 1754дә Себер юлы ахуны булып сайланыла, ләкин бу вазифаны алмый. 175455 елларда Уса, Себер юлларының байтак кына волостьларында була.

Урыс хөкүмәтенең христианлаштыру сәясәтенә җавап итеп 1755 елның язында мөселманнарны җиһадка (баш күтәрүгә) өнди.

Батырша восстаниесе буларак тарихка кергән баш күтәрү Урыс империясе тарафыннан бастырыла һәм 1758 елда Батырша каторга җибәрелә.

1762 елда качып китәргә ниятләп Шлиссельбург крепостенең сакчылары белән тигез булмаган бәрелештә дүртесен балта белән чабып үтереп һәлак була.

Мирасы[үзгәртү]

Чыганак[үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү]

  1. http://almetraion.narod.ru/gold.htm
  2. Сарман районы энциклопедиясе, 1 нче китап: Чаллы, 2000, 29 бит.

Карагыз[үзгәртү]