Александр Колчак

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Александр Колчак
Александр Колчак
Байрак
Русиянең Югары Хакиме
Байрак
18 ноябрь 1918 — 4 гыйнвар 1920
аңа кадәр: вазифа барлыкка килде
дәвамчысы: юк
Байрак
Русия хөкүмәтенең хәрби һәм диңгез министры
Байрак
5 — 18 ноябрь 1918
дәвамчысы: Михаил Смирнов (диңгез министры), Николай Степанов (хәрби министры)
 
Дин: Православлык
Туу: 16 ноябрь 1874(1874-11-16)
Александровское, Санкт-Петербург губернасы, Русия империясе
Үлем: 7 февраль 1920(1920-02-07) (45 яшь)
Өркет
 
Хәрби хезмәт
Иялек: Русия байрагы Русия империясе
Русия байрагы Русия дәүләте
Гаскәр төре: Флот
Дәрәҗә: адмирал
Сугышлар һәм бәрелешләр: Рус-япон сугышы
Беренче бөтендөнья сугышы
Русия ватандашлар сугышы
 
Автограф: Автограф
 
Бүләкләр:
I дәрәҗә Изге Анна ордены
II дәрәҗә Изге Анна ордены
IV дәрәҗә Изге Анна ордены
«Порт-Артур өчен» Хач, һ.б.

Александр Василий улы Колчак (рус. Александр Васильевич Колчак, 4 ноябрь (16 ноябрь) 1874, Александровское, Санкт-Петербург губернасы7 февраль 1920, Өркет) — Русия хәрби һәм сәяси эшлеклесе, флот башлыгы, океаннарны өйрәнүче галим.

Адмирал (1918, үзе үзенә билгеләгән, патша чорында рәсми бирелгән дәрәҗә — вице-адмирал). Рус-япон сугышы катнашучысы. Беренче Бөтендөнья сугышы вакытында Балтыйк флотының миналар төмәне (1915—1916) һәм Кара диңгез флоты (1916—1917) белән җитәкчелек иткән. Георгий ордены кавалеры. Русия ватандашлар сугышы вакытында — Аклар хәрәкәте юлбашчысы. Русиянең Югары Хакиме (1918—1920). Рус Армиясенең Баш сәргаскәре (Деникин киткәннән соң, чынында Себердә генә Ак гаскәр җитәкчесе).

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү]

Александр Колчак Санкт-Петербург губернасының Александровское авылында (хәзер Санкт-Петербург шәһәренең тарихи районы) диңгез офицеры гаиләсендә туган. 1885—1888 елларда 6-нче Петербург классик гимнзиясендә укыган, андагы 8 класстан 3-не генә тәмамлаган. 1888—1894 елларда Диңгез укуханәседнә (1891 елдан — Диңгез кадет корпусы) укыган.

1900—03 һәм 1908—11 еллардагы поляр экспедицияләре катнашучысы. 1906—1909, 1911—1914 елларда Диңгез Генераль Штабында хезмәт иткән.

Беренче бөтендөнья сугышы[үзгәртү]

Беренче Бөтендөнья сугышы вакытында Балтыйк флотының миналар төмәне (1915—1916) һәм Кара диңгез флоты (1916—1917) белән җитәкчелек иткән. 1917 елның июлендә отставкага чыга.

Февраль Инкыйлабы вакытында Николай II тәхеттән китүне яклаган.

Билгесез сәбәпләр буенча АКШка һәм Британиягә 1917 елның ахырында киткән.

Ватандашлар сугышы[үзгәртү]

1918 елның октябрендә инглиз генералы А. Нокс белән Омскига килә һәм Себер хөкүмәте җитәкчесе итеп билгеләнгән.

1918 елның 18 ноябрендә чит ил көчләренә, интервентларга таянып дәүләт түнтәрелешен ясаган һәм хәрби диктатураны урнаштырган. Директорияне (Вакытлы Хөкүмәтенең мирасчысы) бәреп төшергәннән соң Колчак үзенең сәяси көндәшләрен үтерә, шул көннәрдә 1500-2000 кеше Омскидә үтерелгән.

Түнтәрелештән соң беренче утырышта фетнәчеләр Колчакка адмирал дәрәҗәсен бирәләр.

Колчак диктатурасы вакытында Себердә вәхши, мәрхәмәтсез ысуллар кулланылган, нәтиҗәдә Колчакка каршы нык партизан хәрәкәте башланган. Большевиклардан качкан крестьяннар яңадан кызылларга кушыла, чөнки аларның хакимияте йомшакрак булып чыккан.

Крестьян күтәрелешләрен һәм партизан хәрәкәтен бастырыр өчен Колчак аяусыз ысулларын куллануга чакырган. Колчак гаскәрләренең иң рәхимсез генералы - Сергей Розанов булган, ул дистә Себер авылын белән балалары, хатыннары, картлары яндырып бетергән, шулай ук "децимация" тәртибен кулланган (һәр унынчы үтерелә).

Колчакка каршы хәрәкәте һәм уңышлы Кызыл Гаскәр һөҗүме нәтиҗәсендә 1919 елда Колчак гаскәрләре тар-мар ителгән.

1920 елда эсер-меньшевик Политцентры (Сәяси Үзәк) Колчакны кулга алалар, соңрак большевикларга җибәрелә.

Ревком карары нәтиҗәсендә төрмәдә (яр буенда түгел) атып үтерелгән.

Эшчәнлеге бәяләре[үзгәртү]

Себер халыкларында "колчаковщина" — тискәре диктаторлык ысуллар, ватандашлар кешеләренә карата мәрхәмәтсез сәясәт дип йөртелгән.

XIX — XX гасыр башындагы эре поляр аръягын тикшерүчеләрдән берсе, берничә рус поляр экспедицияләренең катнашучысы.

Русия тарихында Колчак - бик каршылыклы шәхес, "бик яхшы Төньяк, поляр тикшеренүче, галим, ләкин начар гаскәр башлыгы һәм сәяси эшлекле, бернинди җитди сугыш җиңә алмаган" кайбер Русиядән качкан мөһаҗирләр дип әйткәннәр.

Истәлек[үзгәртү]

  • Колчак исемен Кара диңгезендәге утрау йөртә (исеме 1901 елда кушылган, 1937—2005 елларда — Расторгуев утравы, 2005 елда исем кайтарылган).[1]

Галерея[үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү]