Мөслим районы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Мөслим районы
рус. Муслюмовский район
Герб
Герб
Байрак
Байрак
Ил

Русия

Статус

Район

Җөмһүрият

Татарстан

Административ үзәк

Мөслим

Нигезләү датасы

10 август 1930

Район башлыгы

Муллин Рамил Хәмзә улы[1]

Халык саны (2010)

21 880 кеше
(0,6 %)

Мәйдан

1464.3 км²
(2.2 %)

Мөслим районы харитада

Сәгать поясы

MSK (UTC+4)

Автомобиль номерлар коды

16, 116

Рәсми сайт

Мөслим районыТатарстанның көнчыгыш өлешенә, Ык елгасы буена урнашкан. Төньяктан Актаныш, төньяк-көнбатыштан Минзәлә, көньяк һәм көньяк-көнбатыштан Азнакай һәм Сарман районнары, көнчыгыштан Башкортстан Республикасының Бакалы районы белән чикләнә.

1930 елның 10 августында оештырыла. 1963 елның 1 февраленнән бетерелә, территориясы Сарман һәм Минзәлә районнарына күчерелә. 1965 елда кире төзелә.

Географик белешмә[үзгәртү]

Мәйданы 1466,2 кв. м, соңгы исәпләүләр буенча халкы 22742 кеше яши. Район үзәгендә 7538 кеше яши. Халыкның күп өлешен татарлар (20197 кеше), руслар (1546), марилар (617) тәшкил итә. 36 башкорт кешесе бар.

Районда барлыгы 19 җирле үзидарә Советы 72 авылны берләштерә. Шуларның 57 се татар, сигезе рус, өчесе рус-татар һәм өчесе мари авыллары. Район үзәге Мөслим Казаннан 319 км, тимер-юл станциясе булган Бөгелмәгә 110 км, Яр Чаллыдагы су юлы пристанена 80 км ераклыкта. Мөслим төбәге урман-дала зонасына керә. Кайбер биеклекләр диңгез өсте тигезлегеннән 250-300 метрга кадәр җитә. Таулыкларның чагыштырмача биеклеге Ык елгасы өсте тигезлегеннән 70-80 метр тәшкил итә. Туфрак составы төрле: Ык елгасының сулъяк һәм төньяк-көнчыгыш өлешендәге хуҗалыкларда кара туфрак, елганың уң ягында соры урман-дала туфрагы, Ык елгасы буйлап комлы полоса сузылган. Климат-конти-ненталь. Еллык температура республиканың минималь температурасы күләмендә 2,8 градус. Мөслимдәге метеостанция мәгълүматларыннан күренгәнчә, елга уртача 11 аяз, 154 болытлы, 45 буранлы көн туры килә. Иң күп яуган елларда карның тирәнлеге 90 см, уртача еллык явым-төшем 435 мм тәшкил итә.

Район табигый сулыкларга шактый бай. 1970-1980 елларда күп кенә ясалма суыклар-буалар төзелде. Гомуми озынлыгы 598 км булган Ык елгасының 48 км Мөслим районына туры килә. Мәллә, Вәрәш, Иштирән, Табын, Усы, Шуран, Мазурка, Калмыя, Сикия, Сарашлы кебек елга-инешләр ага. Район үзәге Мөслимнән 2,5 км ераклыкта мәйданы 13 кв. гектар булган Багшай күле, шактый зур Актүбә, Иске Ык, Чук-Җирек, Кара яр, Төпсез Күл бар.

Табигый байлыклардан район җирлегендә нефть һәм шулай ук таш, известь, ком кебек төзелеш материаллары табыла.

Социаль-икътисади вазгыять[үзгәртү]

Хезмәт ресурсы 10403, шул исәптән: авыл хуҗалыгы производствосында – 2100 кеше, бюджет учреждениеләрендә – 2446 кеше, промышленность һәм төзелештә – 900 кеше, пенсионерлар – 7189 кеше. Район барлыгы 146431 гектар җир били, шуның 106942 гектары – авыл хуҗалыгы җирләре, 85962 гектар – сөрүлекләр), 10614 гектары – торак-пунктлар, 568 гектары – промышленность предприятиеләре карамагында. Урман фонды – 27154 гектар, су фонды 718 гектар мәйданны алып тора. Сазлыкларның гомуми мәйданы 396 гектар. Крестьян-фермер хуҗалыклары саны — 36, урта һәм эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре – 20. «Чаллы икмәге» ачык акционерлык җәмгыятенең «Туган як», «Полимэкс»ның «Мөслим» агрофирмалары, «Вамин» агрофирмасы авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү белән шөгыльләнә.

Районда бер үзәк больница, 2 табиб-амбулатор участогы, 49 фельдшер-акушерлык пункты, 100 дән артык сәүдә ноктасы бар. «Сельхозтехника», майсызландырылган коры сөт заводы, икмәк кабул итү предприятиесе, «Агрохимсервис», «Мелиорация» акционерлык җәмгыятьләре, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты, район электрон һәм почта элемтәсе узеллары, 3 асфальт заводы, хуҗалыкара төзелеш оешмасы, юл идарәсе район кулланучылар җәмгыяте, Мөслим, яңа Усы урманчылыклары һ.б. эшли. 15 мәчет төзелеп, төбәгебез кешеләренең рухын сафландыруда, күңелләргә иман иңдерүдә һәм дини йолаларыбызны яңартуда зур эш башкарыла. Иске Вәрәш авылы янәшәсендәге таудан ташып чыккан «Дуслык» чигмәсе халыкның яратып ял итә торган урынына әверелде.

Тарихи белешмә[үзгәртү]

1924 елда Минзәлә кантоны составында Ирәхтә волосте бетерелеп, үзәге Мөслим авылы булган Мөслим волосте барлыкка килә. Яңа административ бүленеш-районлаштыру мәсьәләсе тугач, 1930 елның 12 сентябрендә үткән район партия оешмасының беренче конференциясендә бу мәсьәлә карала һәм үзәге Мөслим авылы булган Мөслим районы төзелү турында карар кабул ителә. Бу елларда авыл хуҗалыгын күмәкләштерү – колхозлар төзү эше киң колач белән бара.

1929 елда районга беренче уру машинасы «самосборка» кайтарыла. Бер елдан соң атлы «лобогрейка»лар күренә башлый. 1931 нче ел башларында машина-трактор станциясе төзелә. Шул ук елда «Путиловец» колхозына беренче тәгәрмәчле трактор кайтарыла.

1930 елда барлыгы 53136 гектар мәйданы булып, шуның 7535 гектарын колхозлар чәчкән. 1932 елда колхозлар чәчкән җирнең мәйданы 49897 гектар тәшкил иткән. 1934 елга аяк басканда 66 колхозда 176 бригада исәпләнгән.

Борынгыдан ук халыкның төп шөгыле буларак авыл хуҗалыгы бөртекле ашлык, ит һәм сөт җитештерү юнәлешендә алып барыла. Колхоз басуларында нигездә арыш, бодай, солы, борчак, тары, карабодай, бодай, ясмык, арпа, киндер, җитен чәчелгән. Яшелчәчелек бригадаларында кәбестә, кыяр, кишер, чөгендер, торма, шалкан, турнепс, бәрәңге үстерелгән. 1950 еллар ахырында һәр хуҗалыкта кукуруз игелә башлый. 1970 еллар ахырында район хуҗалыкларында зур мәйданнарда шикәр чөгендере үстерелә, хәзерге вакытта традицион культуралар – бодай, арыш, солы, арпа, карабодай, солы.

Транспорт[үзгәртү]

Районда барлыгы 328 км озынлыкта юл исәпләнә. Шуларның 104,2 км – - асфальт, 192,8 км – - гравий белән капланган юллар, 30,6 км – грунт юллар.

Танылган шәхесләр[үзгәртү]

  • Факиль Әмәк (рус. Факиль Миннемухамматович Сафин) (1954) – язучы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (Әмәкәй авылы).
  • Ленар Гайсин (рус. Ленар Гайнуллович Гайсин) (1952) — галим, техник фәннәр кандидаты, Русия Федерациясенең почетлы химигы, Татарстан Республикасының атказанган химигы, Татарстан Республикасының атказанган рационализаторы, ССРБның спорт мастеры (Метрәй авылы).
  • Ләбиб Лерон — татар язучысы, шагыйрь, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2002), Татарстан Язучылар берлегенең Шәйхи Маннур исемендәге (1994) һәм Абдулла Алиш исемендәге (2000) премияләре лауреаты (Түреш авылы).
  • Фоат Садриев – язучы, мәшһүр татар драматургы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премия лауреаты (Олы Чакмак авылы).


Советлар Союзы каһарманнары[үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү]

Чыганак[үзгәртү]