Арпа

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Арпа
Barley.jpg
Арпа басуы
Фәнни классификация
Патшалык: Үсемлекләр
Бүлекчә: Ябыкорлыклылар
Сыйныф: Берөлешлеләр
Тәртип: Кыяклычәчәклеләр
Гаиләлек: Кыяклылар
Асгаиләлек: Pooideae
Триба: Triticeae
Ыруг: Арпа (ыруг)
Төр: Hordeum vulgare
Латин атамасы
Hordeum L.
Секция һәм төрләре

Wikispecies-logo.svg

Викитөрләрдәге систематика

Commons-logo.svg
Рәсемнәр
Викиҗыентыкта

ITIS 40874
NCBI 4513

Арпа (Hordeum vulgare) – Кыяклылар гаиләлеге, Hordeum ыругыннан үләнчел үсемлек.

Бик борынгы авыл хуҗалыгы культурасы. Арпа орлыгы ярма, сыра һәм фураж өчен файдаланыла. Иртә өлгерүчән сабан һәм уҗым үсемлеге. Башакчыклары бер чәчәкле, алар башак күчәренең һәр буынында өчәрләп урнаша. Кылчыклары озын. Үзеннән серкәләнүче үсемлек. Арпа – бөртеклеләр арасында иң тиз өлгерә торган культура, шуңа күрә аны Ерак Көньякта һәм биек тауларда үстерергә мөмкин.[1]

Арпаның ике төре: ике рәтле арпа (H. distichon) һәм гади (дүрт-рәтле) арпа (H. vulgare) игелә. Беренче төрнең һәр төркемендә уртанчы башакчык кына уңдырышлы, калганнары редукцияләшкән. Икенче төрнең барлык башакчыкларында да бөртекчеләр барлыкка килә.

Ике рәтле һәм алты рәтле арпа

Арпа бөртегеннән он, ярдырмаган һәм ярдырган арпа ярмасы ясыйлар, кофе суррогаты әзерлиләр. Орлыгыннан сыра кайнатканда сосла алалар. Арпа шулай ук мөһим терлек азыгы. Озын кылчыклы арпа (H. jubatum) – декоратив үсемлек.[1]

Gerstenkorrels Hordeum vulgare.jpg

Арпа төрләренең һәркайсы, үз чиратында, башакның тыгызлыгы (кабыклы һәм ялангач бөртекле), башак төсе һ.б. билгеләре буенча җыелма төркемнәргә бүленә. Арпа әһәмиятле терлек азыгы, ашамлык һәм техник культура. Арпа югары азык сыйфатларына ия һәм концентрацияләнгән азык буларак киң кулланыла. Энергетик туклыклылыгы буенча арпа солыны уза. Арпа оны икмәк пешерү сәнәгатендә бодай һәм арыш онына өстәмә буларак кулланыла. Арпа бөртеге ярма ярдыруда киң кулланыла. Сыра кайнату сәнәгате өчен төп чимал чыганагы булып санала. Сыра кайнату өчен үстерелгән арпаның сыйфаты үстерү, җыйганнан соңгы эшкәртү һәм аннан соңгы саклау шартларына бәйле. Бөртекнең составы туфрак-климат һәм агротехник шартларга туры китереп үстерелгән аерым сортлардан алынырга һәм аерылып торырга тиеш. ТРда арпа төп ашлык-фураж культурасы буларак үстерелә, чәчүлек мәйданы 381,4 мең га тәшкил итә, гектарыннан 34,3 ц уңыш алына (2005). ТРда чәчәргә рөхсәт ителгән сортлар: «Московский 2» (1984), «Нутанс 778» (1988), «Эльф» (1997), «Рәхәт» (1998), «Раушан» (1988), «Нур» (2002). Корткычлары – швед һәм гессен чебеннәре, яшелкүз, чыбык личинка, кандала-ташбакалар; авырулары – тузанлы һәм каты кисәү гөмбәләре, сабак һәм арпа күгәреге, ончыл чык һ.б. ТРда нигездә сабан арпасы үстерелә.

Искәрмәләр[үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү]

  • Бахтеев Ф.Х. Ячмень. М., 1955;
  • Трофимовская А.Я. Ячмень. Л., 1972;
  • Неттевич Э.Д., Сергеев А.В., Лызлов Е.В. Зерновые фуражные культуры. М., 1980;
  • Технология возделывания ярового ячменя. Казань, 2001;
  • Руководство по апробации сортовых посевов. Казань, 2002.

Чыганак[үзгәртү]