Мөслим туган як тарихы музее

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мөслим туган як тарихы музее latin yazuında])
Мөслим туган як тарихы музее
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Мөслим районы
Урын Мөслим (Мөслим районы)
Мөслим туган як тарихы музее
Нигезләү датасы 1990
Урын 423970 ТР, Мөслим, Пушкин ур., 33
Директор Н. Н. Бәдертдинова
Сайт Музей сайты
Тышкы рәсемнәр
Музейдан фотосурәтләр.

Мөслим туган як тарихы музее (рус. Муслюмовский краеведческий музей) — Татарстанның Мөслим районы үзәге Мөслим авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Мөслим төбәге тарихы белән таныштыра. Биредә 5 экспозицион зал эшли: "Табигать һәм археология", "Этнография" (татар, рус, мари, керәшен), "Совет чоры", "Бүгенге Мөслим" һәм "Күргәзмәләр залы".

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Музейның беренче бинасы

Музей 1989 елда Мөслим урта мәктәбенең туган як музее (җитәкчесе Нурдидә Галиева) фонды нигезендә оештырыла. Нигез салучылар — Наис Гамбәр (19472005), Рәйхан Хантимеров. 1989 елда Мөслим районы башкарма комитеты шагыйрь Наис Гамбәргә Туган якны өйрәнү музеен оештыруны йөкли. Иске типография бинасын рәссам Рәйхан Хантимеров белән бергә яңартып, анда өч меңнән артык экспонат туплый[1][2]. 1990 елның 30 августында элекке район басмаханәсенең бер катлы агач бинасында ачыла. Беренче директорлары — Наис Гамбәр, Рәйхан Хантимеров.

2014 елда музей яңа бинага күчә. ТР ФА Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты галим-археологлары (Альберт Борһанов җитәкчелегендә), ТР милли музее хезмәткәрләре музей экспозицияләрен яңартуда, фондны баетуда һәм реконструкцияләүдә катнаша[3].

Мөслим туган як тарихы музее район мәктәпләренең статусы кимү сәбәпле, юкка чыга барган мәктәп музейларындагы тупланмаларны исәпкә алу һәм үзендә саклау чаралары күрә.

Экспонатлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәйданы 478, 2 кв. м. Музей фондында 10 393 саклау берәмлеге исәпләнә.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]