1990 ел
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
(1990 битеннән юнәлтелде)
1990 ел — миллади тәкъвимендә дүшәмбе көненнән башланган кәбисә булмаган ел.
| Еллар |
|---|
| 1986 · 1987 · 1988 · 1989 — 1990 — 1991 · 1992 · 1993 · 1994 |
| Унъеллык |
| 1960‑еллар · 1970‑еллар — 1980‑еллар — 1990‑еллар · 2000‑еллар |
| Гасырлар |
| XIX гасыр — XX гасыр — XXI гасыр |
- Һиҗри тәкъвимендә 1411—1412 еллар.
- Халыкара укый-яза белү елы (БМО).
Эчтәлек |
[үзгәртү] Вакыйгалар
- 20 гыйнвар — Азәрбайҗан башкаласы Баку каласына совет гаскәре кертелә.
- 21 март — Намибия бәйсезлеге игълан ителә.
- 27 март — Лондонда, Бейкер-стрит урамында, 221, Шерлок Холмс музее ачыла.
- 15 май — Кырымга кырым татарларның кайту программасы раслана.
- 29 май — Борис Ельцин РСФСР Югары Советы җитәкчесе буларак сайлана.
- 20 июнь — Алмания парламенты башкаланы Берлинга күчерергә карар кыла.
- 23 июнь — Кырым татарлары сөргеннән кире Кырымга кайта башлыйлар.
- 27 июль — Молдавия парламенты Гагаузия автономиясен кире кага.
- 9 август — «Эхо Москвы» радиостанциясе теркәлә.
- 17 август — «Шәһри Казан» газетасының беренче саны басыла.
- 19 август — АДҖ ФАҖ конституциясен кабул итә.
- 30 август — Татарстан суверенлыгы турында декларация кабул ителә.
- 12 сентябрь — Алмания берләшү килешүен имзалый.
- 20 сентябрь — Украина дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителә.
- 29 сентябрь — Чукот автоном округы Магадан өлкәсеннән чыгуы турында игълан итә.
- 10 октябрь — Башкортстан үзен СССР составындагы союздаш җөмһүрият буларак игълан итә.
- 15 октябрь — Михаил Горбачев Нобель премиясе белән бүләкләнә.
- 22 октябрь — Кыргызстан суверенитеты турындагы канун кабул ителә.
- 12 ноябрь — Япониянең яңа императоры Акихитоның рәсми коронациясе.
- 15 декабрь — Кыргызстан Югары Советы Дәүләт суверенитеты турындагы декларацияне кабул итә.
[үзгәртү] Туулар
Шулай ук карагыз: Төркем:1990 елда туганнар
- 9 апрель — Кристен Стюарт, АКШ актрисасы.
- 15 апрель — Эмма Уотсон, британ актрисасы.
[үзгәртү] Вафатлар
Шулай ук карагыз: Төркем:1990 елда вафатлар
- 19 гыйнвар — Афзал Шамов, татар язучысы, тәрҗемәче.
- 9 февраль — Мәрьям Рахманкулова, татар җырчысы, композитор.
- 19 март — Мәэмүн Сутюшев, татар рәссамы, Татарстанның халык рәссамы.
- 13 сентябрь — Мәхмүт Хәсәнов, татар язучысы, драматург, публицист.
- 26 сентябрь — Альберто Моравиа, итальян язучысы, новеллист, журналист.
- Рашат Гайнанов, татар галиме, әдәбият белгече.
- Илдус Ахунҗанов, әдәби тәнкыйтьче.
- Бакый Урманче, күренекле татар сынчысы, рәссам, архитектор.
[үзгәртү] Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары
- Ибраһим Салахов, татар язучысы («Колыма хикәяләре» романы өчен)[1].
- Мөхәммәт Мәһдиев, татар язучысы («Кеше китә — җыры кала», «Торналар төшкән җирдә», «Бәхилләшү» повестьлары өчен)[2].
[үзгәртү] Нобель премиясе лауреатлары
- Физика өлкәсендә Нобель премиясе — Джером Фридман, Генри Кендалл, Ричард Тейлор.
- Химия өлкәсендә Нобель премиясе — Элайс Джеймс Кори.
- Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель премиясе — Джозеф Марри, Эдуард Донналл Томас.
- Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе — Октавио Пас.
- Икътисад өлкәсендә Нобель премиясе — Гарри Марковиц, Мертон Миллер, Уильям Шарп.
- Тынычлык өчен Нобель премиясе — Михаил Горбачев.
[үзгәртү] Шулай ук кара
| Викиҗыентыкта? 1990 |