Магадан өлкәсе
|
||||||||||||||||||||||||||
Магадан өлкәсе (рус. Магаданская область) — Русия Федерациясенең субъекты. Ерак Көнчыгыш федераль округына керә.
Административ үзәге — Магадан шәһәре.
Эчтәлек |
[үзгәртү] География
| Як | Регион |
|---|---|
| Көньяк | Хабаровск крае |
| Көнбатыш | Якутия |
| Төньяк | Чукотка автономияле округы |
| Көнчыгыш | Камчатка крае |
Өлкә Тын океанның Охота диңгезе белән юыла. Округның ¾ өлешен тундар һәм лесотундра били. Өлкәнең зур өлешне Колыма таулыгы били; иң биек таулар — Снежная (2293 м), Абориген (2287 м).
Төп елгалар: Колыма, Аян-Юрях.
[үзгәртү] Тарих
XVIII гасырда, Клымага беренче урыс казакларның походларга кадәр бу җирендә күбеснчә якутлар тордылар. XX гасырның башында хәзерге Магадан өлкәсенең терртиориясе Диңгез буе өлкәсе составына керде. 1921-1922 елларда — Ерак Көнчыгыш Республикасы буфер дәүләте составында иде; 1921 елда Камчатка губерния составына кертелгән. 1922 елның ноябрендә Ерак Көнчыгыш Республикасы РСФСР составына Ерак Көнчыгыш өлкәсе буларак кергән. 1926 елда ул исемен Ерак Көнчыгыш краена алыштыра. 1932 елның октябрендә аның составында Камчатка өлкәсе барлыкка килә.
1931 елда Магадан өлкәсенең элгәре, "Дальстрой" тресты - уникаль һәм өзлексез киңәя торган административ-территориаль берәмлеге үз эшен башлый. 1939-1940 елларда Чукотка милли округы "Дальстрой" юрисдикциясенә күчергән.
1953 елның 3 декабрьдә Магадан өлкәсе барлыкка килә; 1953-1992 елларда аның составында Чукотка милли (1978 елдан - автономияле) округы иде.
[үзгәртү] Халык
2010 җанисәбе буенча өлкәсендә 156 956 кеше яши. Шәһәрләрдә халыкның 95,3 % яши (2009) (Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан башка иң урбанизацияләнгән регионы).
Милли состав:
| Народ | 2002 елда, мең кеше | 2010 елда, мең кеше (%)[2] |
|---|---|---|
| Урыслар | 146,5 (80,2 %) | 127,9 (84,1 %) |
| Украиннар | 18,1 (9,9 %) | 9,8 (6,5 %) |
| Эвеннар | 2,5 (1,4 %) | 2,6 (1,7 %) |
| Татарлар | 2,0 (1,1 %) | 1,4 (0,9 %) |
| Белоруслар | 2,2 (1,2 %) | 1,1 (0,8 %) |
| Коряклар | 0,88 (0,5 %) | 0,9 (0,6 %) |
| Ингушлар | 0,8 (0,45 %) | - |
| Алманнар | 0,7 (0,45 %) | - |
| Ительменнар | 0,65 (0,35 %) | 0,61 (0,4 %) |
| Башка милләтләр | - | 7,5 (4,9 %) |
| Милләтне билгеләнмәделәр | - | 4,9 |
[үзгәртү] Торак пунктлары
Магадан өлкәсенең эре торак пунктлары
| № | Шәһәр | Халык саны | № | Шәһәр | Халык саны | |||||
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| 1 | Магадан | 95 925 | 11 | Омскучан | 4 158 | |||||
| 2 | Ола | 6 215 | 12 | Усть-Омчуг | 3 915 | |||||
| 3 | Сусуман | 5 865 | 13 | Синегорье | 2 821 | |||||
| 4 | Сокол | 4 687 | 14 | Сеймчан | 2 816 | |||||
| 5 | Палатка | 4 244 | 15 | Стекольный | 2 026 | |||||
| 6 | Ягодное | 4 211 | 16 | Уптар | 1 991 | |||||
| 2010 елның җанисәбе буенча | ||||||||||
[үзгәртү] Административ бүленеше
| Харитада № | Исеме | ОКАТО коды | Халык саны, мең кеше (2009 елына)[3] |
Мәйдан, тыс. км²[3] |
Халык тыгызлыгы, чел./км² |
Административ үзәге |
|---|---|---|---|---|---|---|
| Шәһәр округы | ||||||
| I | Магадан | 44 401 000 000 | 106,4 | 1,2 | 88,68 | |
| Районнар | ||||||
| 1 | Ола районы | 44 201 000 000 | 10,8 | 75,8 | 0,14 | Ола |
| 2 | Омсукчан районы | 44 204 000 000 | 5,6 | 60,4 | 0,09 | Омсукчан |
| 3 | Төньяк-Эвен районы | 44 207 000 000 | 2,7 | 102,0 | 0,03 | Эвенск |
| 4 | Среднекан районы | 44 210 000 000 | 3,4 | 91,8 | 0,04 | Сеймчан |
| 5 | Сусуман районы | 44 213 000 000 | 9,8 | 46,8 | 0,21 | Сусуман |
| 6 | Теньки районы | 44 216 000 000 | 5,8 | 35,6 | 0,16 | Усть-Омчуг |
| 7 | Хасын районы | 44 219 000 000 | 7,9 | 19,3 | 0,41 | Палатка |
| 8 | Ягодное районы | 44 222 000 000 | 10,6 | 29,6 | 0,36 | Ягодное |
Магадан өлкәсендә 2 шәһәр (Магадан, Сусуман) һәм 28 штп. урнаша.
[үзгәртү] Икътисад
Сәнәгатьнең төп тармаклары: тау-чыгару сәнәгате (алтынны, көмешне, вольфрамны, күмерне, аккургашны чыгару) һәм балык сәнәгате. Өлкә территориясенә Аркагалада ГРЭС, Колыма гидроэлектростанциясе эшли, Усть-Среднекан гидроэлектростанциясе төзелә.
[үзгәртү] Транспорт
Өлкәнең төп транспорт капкалары - Магадан диңгез порты. Магадан шәһәре янында "Сокол" аэропорты урнаша.
- Автомобиль юллары: М 56 "Колыма" (Якутск - Магадан) трассасы
- Тимер юл транспорты: юк; 1950-1956 елларда Магадан — Палатка тар колеялы тимер юл эшләгән. [4]
[үзгәртү] Кызыклы фактлар
- Магадан өлкәсенең Спорное штп-да 8 кеше яши, Галимый штп-да 5 кеше яши, өч шәһәр тибындагы посёлокларда (Беличан, Кадыкчан һәм Югары Ат-Урях) беркем дә яшәми.[5]
[үзгәртү] Искәрмәләр
- ↑ http://www.gks.ru/free_doc/new_site/population/demo/PrPopul2012.xls
- ↑ Информационные материалы об окончательных итогах Всероссийской переписи населения 2010 года
- ↑ 3,0 3,1 Статистический ежегодник Магаданской области 2009
- ↑ http://sbchf.narod.ru/uzk49.html
- ↑ http://www.gks.ru/free_doc/new_site/population/demo/perepis2010/svod.xls