Иркутск өлкәсе
|
||||||||||||||||||||||||||||||||
Өркет өлкәсе (рус. Иркутская область) — Русия Федерациясенең субъекты. Көнчыгыш Себер экономик районында урнашкан, Себер федераль округына керә. Үзәге — Өркет шәһәре.
1937 елның 26 сентябрьдә нигезләнгән.
Өркет өлкәсенең губернаторы — Сергей Владимирович Ерощенко (2012 елдан). Канунбирү мәҗлесе 50 депутаттан тора, мәҗлеснең рәисе — Берлина Людмила Михайловна.
Эчтәлек |
География [үзгәртү]
Мәйданы 767,9 мең км². Урта Себер яссытаулыгының көньяк-көнчыгышында урнашкан. Көньяк-көнбатышта — Көнчыгыш Саян таулары, төньяк-көнчыгышта Төньяк Байкал һәм Патом таулыгы урнашкан.
Чиктәшлек [үзгәртү]
| Як | Регион |
|---|---|
| Төньяк-көнчыгыш | Якутия, Байкал арты крае |
| Көнчыгыш | Бурятия |
| Көньяк-көнбатыш | Тыва |
| Көнбатыш | Красноярск крае |
Рельеф, геологик төзелеше һәм файдалы казылмалар [үзгәртү]
Файдалы казылмалар [үзгәртү]
Өлкәдә зур күмер запаслар да тупланган: Черемхово, Тулун бассейннары.
Күп нефть һәм газ чыганагы бар, эре Ковыкта, Ангара-Лена, Ангара-Илим һәм Чикан газ; Югары Чона, Данилово нефть һәм газ чыганагы.
Климат [үзгәртү]
Климаты — кискен континенталь.
Гидрография [үзгәртү]
Күлләр [үзгәртү]
Байкал - иң зур күл Россияда.
Сусаклангычлар [үзгәртү]
Өркет, Братск, Усть-Илимск, Богучан (2013 елдан) сусаклангычлар бар.
Елгалар [үзгәртү]
Ангара, Лена, Ока, Иркут, Китой, Уда, Бирюса, Катанга, Мама, Витим h.б.
Туфраклар [үзгәртү]
Туңлык-тайгадагы, тау-тайгадагы туфраклар өстенлек итәләр, шулай ук көлсу, таулы, соры урман һәм кара туфраклар да бар.
Үсемлекләр [үзгәртү]
Урманлылык - 70 %.
Хайваннар [үзгәртү]
Нерпа - уникаль хайван Байкал күле кырында тора.
Тыюлыклар [үзгәртү]
Өлкәдә тыюлыклар оештырылган:
- Байкал буе тыюлыгы
- Байкал-Лена тыюлыгы
Тарих [үзгәртү]
Моны да карагыз: Өркет губернасы
Халык [үзгәртү]
Торак пунктлар [үзгәртү]
| Торак пунктлар (күбрәк 9 мең) Җанисәп 2010 ел[1] |
||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
|
Милли состав [үзгәртү]
Халык исәбе 2408 мең кеше (2011), аларның 79,3 % шәһәрләрдә торалар (урбанизация каты).
Руслар — 89,9 %, бурятлар — 3 %, украиннар — 2 %, татарлар — 1 % һ.б.
Белоруслар, чуашлар, башкортлар, тофалар, эвенклар һ.б. да тора.
Татарлар [үзгәртү]
Татарлар исәбе 22ләп мең кеше.
Татарлар Өркет, Ангарск, Братск, Усолье-Сибирское шәһәрләрдә; Алар, Баяндай, Бохан, Залари, Оса, Нукут, Чуна, Эхирит-Булагат районнарда компактлык тора. Кулиш, Черемшанка, Шаховск, Новоселова һ.б. - ул татар авыллар.
Тофалар [үзгәртү]
Тофалар (карагаслар) төрки халык ул. Тофалар исәбе 700ләп кеше. Алар Түбән Удинск (Нижнеудинск) районда тора - Алыгҗер, Югары Гутара һәм Нерха.
Административ-территориаль бүленеш [үзгәртү]
Өркет өлкә үз эченә 9 шәһәр округ һәм 33 муниципаль район ала.
Хәзерге вакытта Өркет өлкәсе 33 районга бүленә.
| Харитада № |
Исем | Код ОКАТО | Халык (2006), мең кеше |
Мәйдан, мең км² |
Тыгызлык, кеше/км² |
Идарә үзәге |
|---|---|---|---|---|---|---|
| Өркет | 25 401 000 000 | 579,2 | ||||
| 1 | Алар районы | 25 123 000 000 | 25,8 | 2,7 | 9,6 | Кутулик |
| 2 | Ангарск районы | 25 203 000 000 | 262,8 | 1,15 | 228,5 | Ангарск |
| 3 | Балаганск районы | 25 201 000 000 | 10,6 | 6,6 | 1,6 | Балаганск |
| 4 | Баяндай районы | 25 125 000 000 | 12,8 | 37,6 | 0,34 | Баяндай |
| 5 | Бодайбо районы | 25 202 000 000 | 27,3 | 92,0 | 0,3 | Бодайбо |
| 6 | Бохан районы | 25 126 000 000 | 27,0 | 3,7 | 7,3 | Бохан |
| 7 | Братск районы | 25 204 000 000 | 64,2 | 33,66 | 1,9 | Братск |
| 8 | Жигалово районы | 25 206 000 000 | 10,7 | 2,3 | 4,7 | Жигалово |
| 9 | Залари районы | 25 208 000 000 | 35,1 | 7,54 | 4,7 | Залари |
| 10 | Зима районы | 25 210 000 000 | 15,0 | 7,0 | 2,14 | Зима |
| 11 | Өркет районы | 25 212 000 000 | 68,6 | 9,2 | 7,5 | Өркет |
| 12 | Казачинское-Лена районы | 25 214 000 000 | 20,9 | 33,3 | 0,6 | Казачинское |
| 13 | Катанга районы | 25 216 000 000 | 4,3 | 139,0 | 0,03 | Ербогачен |
| 14 | Качуг районы | 25 218 000 000 | 23,0 | 31,4 | 1,4 | Качуг |
| 15 | Киренск районы | 25 220 000 000 | 22,6 | 43,8 | 0,51 | Киренск |
| 16 | Куйтун районы | 25 222 000 000 | 35,7 | 11,2 | 3,2 | Куйтун |
| 17 | Мама-Чуя районы | 25 224 000 000 | 6,3 | 43,0 | 0,15 | Мама |
| 18 | Түбән Илим районы | 25 226 000 000 | 18,9 | Железногорск-Илимский | ||
| 19 | Түбән Уда районы | 25 228 000 000 | 35,5 | 50,0 | 0,71 | Түбән Уда |
| 20 | Нукут районы | 25 132 000 000 | 16,9 | 2,4 | 7,0 | Новонукутский |
| 21 | Ольхон районы | 25 230 000 000 | 9,1 | 15,9 | 0,57 | Еланцы |
| 22 | Оса районы (Өркет өлкәсе) | 25 133 000 000 | 4,4 | Оса | ||
| 23 | Слюдянка районы | 25 234 000 000 | 43,7 | 5,3 | 8,25 | Слюдянка |
| 24 | Тайшет районы | 25 236 000 000 | 87,4 | 27,8 | 3,14 | Тайшет |
| 25 | Тулун районы | 25 238 000 000 | 28,1 | 13,5 | 2,1 | Тулун |
| 26 | Усолье районы (Өркет өлкәсе) | 25 240 000 000 | 51,2 | 6,9 | 7,4 | Усолье-Сибирское |
| 27 | Усть-Илимск районы | 25 242 000 000 | 22,2 | 36,8 | 0,60 | Усть-Илимск |
| 28 | Усть-Кут районы | 25 244 000 000 | 55,1 | 34,6 | 1,59 | Усть-Кут |
| 29 | Усть-Уда районы | 25 246 000 000 | 16,3 | 20,4 | 0,8 | Усть-Уда |
| 30 | Черемхово районы | 25 248 000 000 | 30,7 | 9,9 | 3,1 | Черемхово |
| 31 | Чуна районы | 25 250 000 000 | Чунский | |||
| 32 | Шелехов районы | 25 255 000 000 | 62,5 | Шелехов | ||
| 33 | Эхирит-Булагат районы | 25 137 000 000 | 31,6 | 5,2 | 6,1 | Усть-Ордынский |
Икътисад [үзгәртү]
Сәнәгатьнең төп тармаклары: таудан казып чыгару (күмер, тимер рудасы, алтын, слюда, гипс, тоз), машина төзү (авиатөзү), химия hәм нефть химиясе, агач эшкәртү hәм целлюлоза-кәгазь, урман химияме.
Энергетика [үзгәртү]
Братск, Өркет, Мамакан, Усть-Илим ГЭСлары бар.
Машиналар төзү [үзгәртү]
Өркет авиатөзелеш завод эшли (ИАПО).
Агач эшкәртү һәм целлюлоза-кәгазь сәнәгате [үзгәртү]
Братск һәм Усть-Илимск - агач эшкәртү һәм целлюлоза-кәгазь сәнәгате үзәкләр.
Химия hәм нефть химия сәнәгате [үзгәртү]
Ангарск - "Ангарск нефть химия компаниясе" (нефть эшкәртү, полимерлар, катализ hәм башка заводлары). Алар бензин, керосин һәм нефтепродуктлар җитештерә.
Саянск - "Саянскхимпласт" (полимерлар).
Усолье-Сибирское - "Усольехимпром" (хлор, кальций карбиды).
Башка сәнәгать төрләре [үзгәртү]
- Ангарск электролиз химия комбинаты (Росатом) - уран.
- Братск, Шелехов һәм Тайшет алюминий заводлары (Русал).
- Нукут гипс чыганак.
- Тыреть тоз чыганак.
Транспорт [үзгәртү]
- Себер аша магистрале һәм аның тармаклары; Көньяк Себер тимер юлы (Абакан - Тайшет) һәм Көнчыгыш Себер тимер юлы; Көньяк Себер тимер юл магистрале (Нижневартовск - Усть-Илимск) - проектта; Байкал-Амур магистрале да бар.
- М53 "Байкал" автомобиль трассасы (Новосибирск - Өркет); автомобиль трассалары (Тулун - Усть-Кут, Братск - Усть-Илимск).
- Көнчыгыш Себер елга пароходчылык.
- Халыкара "Өркет" һәм "Братск" аэропортлары.
- Өркет - Анжеро-Судженск һәм Омск - Ангарск нефтепроводлары (Транснефть).