Пермь крае

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Пермь крае
Пермский край
Байрак Герб
байрагы гербы
урнашуы
Дәүләт төзелеше өлкә
Рәсми тел рус
Башкала Пермь
Губернатор Виктор Басаргин
Мәйдан
– Барлыгы
– % Су

160 600 км²
2%
Халык саны
– Барлыгы (2008)
– Тыгызлык

2 718 227 кеше
16,9 кеше/км²
Акча RUB
Вакыт UTC YEKT (UTC+6)
Интернет домены юк
Телефон коды +7

Пе́рмь краеРусия Федерациясенең Аурупа өлеше субъекты. Идел буе федераль округына керә.

Өлкәнең мәркәзе — Пермь шәһәре.

Эчтәлек

[үзгәртү] География

[үзгәртү] Чиктәшлек

Як Рәсәй субъекты
Төньяк Коми Республикасы
Көнчыгыш Свердловск өлкәсе
Көньяк Башкортстан
Көнбатыш Киров өлкәсе
Удмурт Республикасы

Пермь крае Көнчыгыш Аурупа тигезлегенең көнчыгыш өлешендә һәм Урта һәм Төньяк Урал таулары битләвендә урнаша. Крайның 99,8 % өлеше Аурупада, 0,2 % өлеше — Азияда урнаша.

[үзгәртү] Кырый нокталар

  • төньякта — Саклаимсори-Сяхль тавы (1094 м) — 61°39' т. к.;
  • көньякта — 56°06' т. к. (элекке Октябрьский районының Ельник авылы янында);
  • көнбатышта — 236 биеклекнең (рус. Высота 236) 1 километрда, Лэпью, Пелес һәм Кажим елгаларның субүләре янында 51°47' кч. о.;
  • көнчыгышта — Рахт-Сори-Сяхл тавы, 59°29' кч. о.

[үзгәртү] Климат

Пермь крайның климаты — уртача континенталь. Гыйнварның урта температурасы — -18,5...-15 °С.

[үзгәртү] Рельеф

Крайның көнбатыш өлешен (территориянең 85 % өлешен) Рус тигезлеге биләп тора, крайның көнчыгыш өлешен Урал таулары биләп торалар. Иң биек таулары крайның төньягында урнашалар:

  • Тулымский камень (1496 м);
  • Ишерим (1331 м);
  • Молебный камень (1240 м);
  • Ху-Соик (1300 м)

[үзгәртү] Елгалар

Чусовая

Пермь краеның елгалар Чулман бассейнына керәләр. Крайда 29 меңнән артык елгалар бар, аларның гомуми озынлыгы — >90 000 км.

Төп елгалар:

[үзгәртү] Файдалы казылмалар

Пермь краенда нефтьны, газны, ташкүмерне, минераль тозларны, алтынны, алмазларны, хромит рудаларны, көрән железнякларны, торфны, известьташны, асылташларны, вак-төяк әйберләр ясауга китә торган ташларны, каплый торган ташларны, төзү материалларны чыгарылалар.

[үзгәртү] Саклана торган табигать терриотрияләре

  • Вишера тыюлыгы
  • «Басеги» тыюлыгы

[үзгәртү] Тарих

Моны да карагыз: Пермь губернасы

1737 елда Казан губернасының Чердынь, Соликамск һәм Көнгер өязләре, Казан губернасының Көнгер провинциясенә берләшкәннәр (үзәк шәһәре — Көнгер).

1781 елда Пермь губернасы оештырыла.

1919 елның 15 июлендә Пермь губернасы составыннан Екатеринбург губернасы аерылып чыгарыла.

1923 елның 3 ноябрендә Пермь губернасы юкка чыгарыла, ә аның территориясе Урал өлкәсенә кертелә.

1934 елда Урал өлкәсе юкка чыгарыла, хәзерге Пермь краеның территориясе Свердловск өлкәсендә калган. 1938 елда Свердловск өлкәсе составыннан Пермь өлкәсе аерылып чыгарыла. 19401957 елларда ул Молотов өлкәсе исемен йөрткән.

Пермь өлкәсе составына Коми-Пермяк автономияле округы (1977 елга кадәр — милли округы) кергән. 1992 елдан — Русия Федерециясенең мөстәкыйль субьекты статусын алган, ләкин формаль рәвештә ул Пермь өлкәсе составында булган. 2003 елның референдумда Пермь өлкәсендә һәм Коми-Пермяк автономияле округында торучы халык ике субъектларның берләштерүне яклаган һәм 2005 елда Пермь өлкәсе һәм Коми-Пермяк автономияле округы бер субъектка берләштергәннәр.

[үзгәртү] Халык

[үзгәртү] Милли состав

Халык 1939[1] 1959[2] 1970[3] 1979[4] 1989[5] 2002[6] 2010
К. с.  % К. с.  % К. с.  % К. с.  % К. с.  % К. с.  % К. с.  %
руслар 1 768 386 84,71% 2 420 230 80,87% 2 490 102 82,36% 2 508 323 83,38% 2 592 246 83,85% 2 401 659 85,17% 2 191 423 83,14%
татарлар 80 727 3,87% 165 8292 5,54% 169 360 5,60% 157 719 5,24% 150 460 4,87% 136 597 4,84% 115 544 4,38%
коми-пермяклар 122 4641 5,87% 136 385 4,56% 139 155 4,60% 128 286 3,99% 123 371 3,99% 103 505 3,67% 81 084 3,08%
башкортлар 28 952 1,39% 39 577 1,32% 47 812 1,58% 48 752 1,62% 52 326 1,69% 40 740 1,44% 32 370 1,23%
удмуртлар 9 781 0,47% 21 888 0,73% 30 552 1,01% 32 311 1,07% 32 756 1,06% 26 272 0,93% 20 819 0,79%
украиннар 27 420 1,31% 71 985 2,41% 47 791 1,58% 44 018 1,46% 45 711 1,48% 25 948 0,92% 16 219 0,62%
башкалар 49 788 2,39% 136 982 4,58% 98 671 3,26% 88 802 2,95% 94 611 3,06% 84 700 3,00% 178 390 6,77%
барлык 2 087 518 100.0% 2 992 876 100.0% 3 023 443 100.0% 3 008 211 100.0% 3 091 481 100.0% 2 819 421' 100.0% 2 635 849 100.0%

Искәрмәләр:

1 Комилар белән

2 Кырым татарлары белән

[үзгәртү] Татарлар

Төп мәкалә: Пермь татарлары

Статистик мәгълүматларга караганда, Пермь өлкәсендә 160 мең чамасы татар яши. Алар Тор, Ирен, Сылва, Сеп, Шауба, Бөрмә, Тол елгалары буенда урнашкан авылларда һәм Пермь, Березники, Чайковский һ.б. шәһәрләрдә яшиләр.

[үзгәртү] Торак пунктлар

Пермь крайның эре торак пунктлары

Perm North dam.jpg
Пермь
Саранск
Чайковский

Шәһәр Халык саны Шәһәр Халык саны

Kungur general wiev at october 2010.jpg
Көнгер
Chusovoy.jpg
Чусовой

1 Пермь 991 530 11 Кудымкар 28 984
2 Березники 156 512 12 Губаха 27 544
3 Соликамск 97 239 13 Верещагино 22 161
4 Чайковский 82 933 14 Оса 21 191
5 Көнгер 66 110 15 Кизел 19 590
6 Льсьва 65 931 16 Нытва 19 042
7 Краснокамск 51 929 17 Красновишерск 16 098
8 Чусовой 46 740 18 Александровск 14 502
9 Добрянка 33 685 19 Очёр 14 239
10 Чернушка 33 275 20 Полазна 12 753
2010 елның җанисәбе буенча













[үзгәртү] Административ-территориаль бүленеше

Admin-map-Perm-region.jpg

[үзгәртү] Районнар


[үзгәртү] Шәһәр округлары

6 район һәм 1 шәһәр округы Коми-Пермяк округны — аерым статус белән территорияне ясыйлар:

[үзгәртү] Бу яклардан чыккан күренекле татарлар

[үзгәртү] Моны да карагыз

[үзгәртү] Чыганаклар

[үзгәртү] Искәрмәләр


Шәхси кораллар
Исемнәр мәйданы

Төрләр
Хәрәкәт
Күчү
катнашу
Кораллар
Башка телләрдә