Оса
| шәһәр (1737 елдан)
Оса
|
Оса (рус. Оса) — Пермь краенда урнашкан шәһәр (1938 елдан), Оса районының административ үзәге.
Халык саны — 21 191 кеше (2010).
Эчтәлек |
География [үзгәртү]
Шәһәр Чулман (Воткинск сусаклагычы) елгасында, аңа Тулва елгасы кушылу төшендә, Пермьдан 146 километрга көньяк-көнбатышрак урнаша.
Тарих [үзгәртү]
Оса 1591 елда Русия дәүләтенең терәк пункты буларак Яңа Никола бистәсе (Новоникольская слобода) исеме астында нигезләнә. 1623 елда Оса Никола бистәсе (Осинская Никольская слобода) буларак, 1678 елда Оса бистәсе буларак, 1732 елда Оса авылы буларак телгә алына. XVIII гасырдан Оса аша Себер тракты уза башлаган
1737 елда Осага шәһәр статусы бирелә.
1774 елда шәһәрне Емельян Пугачёв гаскәре ала.
1781 елдан — Пермь наместниклыгы (1796 елдан — Пермь губернасы) Оса өязе үзәге.
1856 елда Осада 2 чиркәү, 288 йорт һәм 39 лавка (кибет) булган.
1924 елдан — Оса районы үзәге.
1960 елда Оса тирәсендә нефть табыла.
Халык [үзгәртү]
| 1856[1] | 1897[2] | 1913[1] | 1926[1] | 1931[1] | 1959[3] | 1970[4] | 1979[5] | 1989[6] | 2002[7] | 2010[8] |
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| ~1 300 | 5 067 | ~5 800 | ~5 900 | ~6 300 | 12 719 | 15 038 | 19 993 | 24 132 | 23 452 | 21 191 |
Милли состав (2002): руслар — 90,0%, башкортлар — 5,0%, татарлар — 2,2%, украиннар — 0,6%.[9]
Икътисад [үзгәртү]
Машиналар төзү заводы, ураман һәм азык-төлек сәнәгатнең предприятиеләре.
Оса районында нефть чыгару эшләре үткәрелә.
Искәрмәләр [үзгәртү]
- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 http://www.mojgorod.ru/nizhegor_obl/knjaginino/index.html
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=1088
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus70_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus79_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus89_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus02_reg2.php
- ↑ http://www.gks.ru/free_doc/new_site/population/demo/perepis2010/svod.xls
- ↑ 2002 ел сан алу базасы