Чайковский (шәһәр)
| шәһәр тибындагы бистә (1956 елдан) шәһәр (1962 елдан) Чайковский
|
Чайковский (рус. Чайковский) — Пермь краенда урнашкан шәһәр (1942 елдан), Чайковский районының административ үзәге.
Халык саны — 82 933 кеше (2010).[1]
Эчтәлек |
География [үзгәртү]
Чайковский Чулман елгасы (Воткинск сусаклагычы) өстендә, Удмуртия белән чиге янында, Пермьдән 325 километр көньяк-көнбатыштарак урнаша. Горький тимер юлының Сайгатка станциясе.
Аэропорт (1990-еллардан эшләми).
Исем чыганагы [үзгәртү]
Шәһәр 1956 елда рус композиторы Петр Чайковский хөрмәтенә аталган.
Тарих [үзгәртү]
Чайковский 1955 елда Сайгатка авылы янында Воткинск ГЭСны төзү сәбәпле бистә буларак оешты. 1956 елда Воткинск ГЭСы янындагы торак пункты шәһәр тибындагы бистә статусын ала һәм аңа Чайковский исеме кушыла.
1962 елда шәһәргә үзгәртеп корыла.
Халык [үзгәртү]
| 1959[2] | 1970[3] | 1979[4] | 1989[5] | 2002[6] | 2010[7] |
|---|---|---|---|---|---|
| 12 752 | 48 034 | 70 273 | 85 849 | 86 714 | 82 933 |
Милли состав (2002): руслар — 86,7%, татарлар — 5,3%, удмуртлар — 3,0%, башкортлар — 0,9%, украиннар — 0,8%, чуашлар — 0,6%.[8]
Икътисад [үзгәртү]
Газ аппаратура, суднолар төзү-суднолар ремонтлау заводы, ремонтлау-механика, синтетик каучук, текстиль һәм төгәл машиналар төзү заводлары.
Төзү материалларны ясау, азык-төлек сәнәгатенең предприятиеләре.
Югары уку йортлары [үзгәртү]
- Чайковский дәүләт физкультура институты
- Ижау дәүләт техника университетының филиалы
- Пермь дәүләт техника университетының филиалы
Искәрмәләр [үзгәртү]
- ↑ http://www.gks.ru/free_doc/new_site/population/demo/perepis2010/svod.xls
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus70_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus79_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus89_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus02_reg2.php
- ↑ http://www.gks.ru/free_doc/new_site/population/demo/perepis2010/svod.xls
- ↑ 2002 ел сан алу базасы