Пётр Чайковский

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Петр Чайковский
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Петр Илья улы Чайковский

Туу көне

7 май 1840(1840-05-07)

Туу урыны

Воткинск
Нократ губерниясе
Русия империясе

Үлү көне

6 ноябрь 1893(1893-11-06)

Үлү урыны

Санкт-Петербург

Дәүләт

Flag of Russia.svg/Greater Coat of Arms of the Russian Empire 1700x1767 pix Igor Barbe 2006.jpg Русия империясе

Һөнәрләр

Композитор

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.
Петр Илья улы Чайковский (25 апрель (7 май) 1840 ел, Воткинск, Нократ губернасы, Русия империясе — 25 октябрь 6 ноябрь 1893 ел, Санкт-Петербург) — рус композиторы, дирижеры, педагогы, музыка һәм җәмәгать эшлеклесе, музыкаль журналист.

Музыка тарихында иң бөек композиторларның берсе дип санала. 80-нән артык әсәр, шул исәптән ун опера һәм өч балет авторы. Аның концертлары һәм фортепиано өчен башка әсәрләре, җиде симфониясе (алты нумерланган һәм «Манфред» симфониясе), дүрт сюитасы, программалы симфоник музыкасы, «Аккош күле», «Йокыга киткән гүзәл», «Щелкунчик» балетлары дөнья музыкаль мәдәниятенә гаҗәеп әһәмиятле кертем булып торалар.

Тормыш юлы[үзгәртү]

1840 елның 25 апрелендә бүгенге Воткинск шәһәрендә туган. Аның атасы - Илья Петр улы ЧайковскийРусиянең танылган инженеры, Петр Федор улы Чайканың баласы. Петр Чайковскийның бабасы Петр Чайка Полтава янындагы авылда туа, соңрак фамилиясен үзгәртә. Петр Илья улы Чайковский гаиләдә икенче бала булып туа: аның абые, Николай, сеңелесе Александра белән Ипполит булган, шулай ук гаиләдә ике игезәк - Анатолий белән Модест булганнар.

Петрның ата-аналары музыка яратканнар. Анасы фортепиано уйнаган, җырлаган, өйдә механик орган - оркестрина урынлашкан иде. Гаилә Воткинскта яшәгәндә, Петр кайвакыт эшче крестьяннар җырларын ишеткән.

1849 елда Петр Илья улы Чайковский Алапай шәһәренә, ә 1850Санкт-Петербургка күчә. Ул Император хокук белеме училищесенә керә. Чайковский, керү яше - 12 ел булмауына сәбәпле, 2 ел пансионда, йорттан 1300 километрдан яши. 1852 елда, ахырда училищегә керүеннән соң, Петр музыка белән җитди әвәрә итеп, начар түгел пианист һәм импровизатор танылган иде, ә 16 тулгач, Луиджи Пиччолида укуды, ләкин соңрак Рудольф Кюндингерда укып башлады.

Әсәрләр[үзгәртү]

Петр Илья улы Чайковский яшь вакытларда

Опералар[үзгәртү]

Балетлар[үзгәртү]

Симфонияләр[үзгәртү]

Сюиталар[үзгәртү]

  • Сюита № 1 op. 43 (1879)
  • Сюита № 2 op. 53 (1883)
  • Сюита № 3 op. 55 (1884)
  • Сюита № 4 Моцартиана op. 61 (1887)
  • Щелкунчик, балет өчен сюита op. 71a (1892)

Аерым симфоник әсәрләр[үзгәртү]

Хәтер[үзгәртү]

  • Мәскәү дәүләт консерваториясе П. Чайковский исемен йортә.

Филателияда[үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү]