Лилия Биктимерова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Лилия Биктимерова latin yazuında])
Лилия Биктимерова
Туган телдә исем Биктимерова Лилия Рафаил кызы
Туган 12 гыйнвар 1981(1981-01-12) (43 яшь)
БАССР, Яңавыл
Милләт татар
Ватандашлыгы РФ
Һөнәре җырчы
Бүләк һәм премияләре Башкортстан Республикасының халык артисты - 2023

Биктимерова Лилия Рафаил кызы (12 гыйнвар, 1981 ел) — татар һәм башкорт җырчысы. 2001 елдан Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе солист-вокалчысы. Башкортстан Республикасының атказанган (2012) һәм халык (2023) артисты.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лилия Рафаил кызы Биктимерова 1981 елның 12 гыйнварында Башкорт АССР Яңавыл шәһәрендә туган. 10 яшеннән алып Пермь өлкәсе Барда районы Барда авылында әбисе тәрбиясендә үсә. Барда гимназиясендә, баян классы буенча музыка мәктәбендә укый.

2001 елда кызыл дипломга Уфа сәнгать училищесын тәмамлый, читтән торып Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтында белем ала. Уку елларында төрле фестивальләрдә һәм конкурсларда катнаша: «Ана теле» фестивалендә (Уфа) 1-нче урын ала «Ягымлы яз» (Казан) һәм «Дуслык моңы» (Нефтекама) конкурсларында җиңү яулый.

2001 елдан Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе солисты. Башкортстанның халык артисты Фәдис Ганиев җитәкчелегендәге эстрада группасы әгъзасы[1].

Башкортостаннан тыш, Россия Федерациясенең башка субъектларында, Төркиядә, Эстонияда гастрольләр белән чыгыш ясый. Башкорт һәм татар телләрендә моңлы җырлар башкара. Башлангыч музыкаль альбомы — «Мин икән».

2004 елдан Фәдис Ганиев белән иҗади тандемы (дуэт) Башкортстан Республикасында киң танылу ала, алар бергәләп «Любовный треугольник», «Язмышмы, әллә ялгышмы...» һәм башка театрлаштырылган шоу-программалар әзерли.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ире — Ганиев Фадис Рәхимҗан улы, Башкортстанның халык артисты.
  • Кызы — Асаева Гөлназ Рөстәм кызы, җырчы.
  • Улы — Ганиев Кәрим Фәнис улы.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Мукминова С. Музыка звучит в душе моей // Рассвет. — 2002. — 14 июня.
  • Первый сборник // Рассвет. — 2004. — 18 июня.
  • Звезда по имени Лилия // Рассвет. — 2004. — 25 июня.
  • Мингалиева Г. «Ходайның язганы шулдыр» // Юлдаш. — 2007. — № 59 (дек.). — С. 1-3.
  • Юсупова Л. «Люблю лирические песни» // Рассвет. -2011. — 4 марта. — С. 2.
  • Высокое исем // Рассвет. — 2013. — 16 янв. — С. 1.
  • Путь к успеху. Справочник о деятелях и работника культуры и искусства, писателях и краеведа Бардымского района. — Барда, 2014.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]