Ингушетия
|
||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Ингуше́тия Республикасы (ингуш. ГІалгІай Мохк) — Русия Федерациясе[1] эчендәге республика, Русия Федерациясе субъекты, Көньяк федераль округка керә.
Башкаласы — Магас шәһәре. Чечен Республикасы, Грузия, Төньяк Осетия белән чиктәш.
1992 елның 4 июнендә барлыкка килә.
Эчтәлек |
[үзгәртү] Географик урыны
Зур кавказ сырты тауалдының төньяк тау битендә, аның үзәгендә урнашкан.
[үзгәртү] Этимология
Республика исеме халык исеменнән (ингушлар — Ангушт авылы исеменнән) һәм грузин суффиксы -етидан барлыкка килә һәм "ингушлар торган җир" дип тәрҗемә ителә. Халыкның үзатамасы — «ГІалгІай».
[үзгәртү] Тарих
Ингушетия Россия империясенә 1770 елда кертелә. 1860 елда Александр II карары буенча төньяк Кавказның көнчыгыш өлешендә Терск өлкәсе төзелә, аңарга Чечен, Ичкерия, Ингуш һәм Таулы округлар кертелә.
Совет хакимияте урнашканнан соң, бу өлкә бетерелә, ә чечен (Ичкерия белән берләштерелеп) һәм Ингуш (Таулы белән берләштерелеп) округлары мөстәкыйль территориаль берләшмәгә әйләндерелә.
Бер елдан соң, 1921 елның 20 гыйнварында Чечня һәм Ингушетия Карачай-Черкесия, Кабардин-Балкария һәм Төньяк Осетия белән яңадан төзелгән Тау АССРына керәләр.
1924 елның 7 ноябрендә Тау АССРы бетерелә, һәм РСФСР эчендә Ингуш АО төзелә.
1934 елның 15 гыйнварында Чечен-Ингуш автономияле өлкәсе төзелә, ә 1936 елның 5 декабрендә Чечен-Ингуш АССР үзгәретелә.
1944 елның февралендә чечен һәм ингушларны депортациялиләр, ә автономия бетерелә, Ингушетия Төньяк Осетия АССРына, Назрань районы буларак кертелә.
1957 елның 9 гыйнварында депортаөияләнгән халыклар кайту белән Чечен-Ингуш АССРы торгызыла, ләкин осетиннар күчеп утырган Тау яны районы Төньяк Осетия АССРында кала.
1991 елның 15 маенда ЧИАССР Чечен-Ингуш Совет Социалистик Республика итеп үзгәртелә.
1991 елның 1 октябрендә РСФСРның ЮгарыСоветы карары белән Чечен-Ингуш Республикасы Чечен һәм Ингуш Республикаларына бүленә.
Депортацияләнгән ингушлар кайткач Төньяк Осетиянең Шәһәр яны районына дәгъва белдерәләр, һәм 1992 елның көзендә кораллы осетин-ингуш конфликты була. Бу хәл әле дә чишелмәгән. 1992 елның 10 декабрендә РСФСРның 1978 елгы Конституциясенә үзгәртүләр кертеп, Чечен-Ингушетияне Ингуш һәм Чечен республикаларына бүләләр[2].
Республикага Чечен-Ингушетиянең өч районы кертелә: Сунжен, Малгобәк һәм Назрань. Башкала итеп элеккеге район үзәге — Назрань сайлана. Республиканың яңа башкаласы — Магас.
[үзгәртү] Халык
Халкы — 530 100 кеше (2009). Халык тыгызлыгы — 150 кеше/км² (2009), шәһәр халкы — 45 % (2009).
| Халык исеме | Саны 2009 ел, мең кеше |
Процент |
|---|---|---|
| Ингушлар | 410,1 | 75 |
| Чеченнар | 100,0 | 20 |
| Руслар | 10,0 | 2,5 |
| Башкалар | 10,0 | 2,5 |
| саны меңнән артык халыклар күрсәтелгән |
[үзгәртү] Торак пунктлары
| 5 мемеңнән күбрәк халкы булган торак пунктлары 2009 елның 1 гыйнварына |
||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
|
[үзгәртү] Административ бүленеше
Төп мәкалә: Ингушетиянең административ бүленеше
[үзгәртү] Муниципаль районнары
| № | Район исеме | Административ үзәк |
|---|---|---|
| 1 | Джейрах районы | Джейрах |
| 2 | Малгобек районы | Малгобек |
| 3 | Назрань районы | Назрань |
| 4 | Сунжен районы | Орджоникидзев |
[үзгәртү] Чикләр
Чечня, Грузия, Төньяк Осетия белән чиктәш.
Ике республиканың да рәсми карталарында чиктәшлекләре күрсәтелсә дә, Ингушетия Кабардин-Балкария белән чиктәш түгел. Аларны, Төньяк Осетиянең нигездә ингушлар торучы Хурикау торагы урнашкан тар территория аерып тора.
Ингушетия белән Төньяк Осетия арасында бәхәс бара — Ингушетия Владикавказдан көнчыгышта урнашкан Төньяк Осетиянең Шәһәр яны районына дәгъва белдерә.
Ингушетиянең Грузия белән чиге 70 кмга кадәр сузылган. Бу чикьяны территорияләрендә зур ингуш нәсел авыллары урнашкан — Оздовлар, Картоевлар, Барахоевлар, Евлоевлар, Хамхоевлар, Цороевлар, Баркинхоевлар һ.б.
Чечня белән Ингушетия арасында 1934 елгы чик саклана, ләкин территория өчен бәхәсләр бара (мәсәлән, Сунжен районы өчен). Кайбер ММЧ, аерым алганда EuroNews, карталарында Ингушетиянең Цорейлам сыртыннан көньяктарак территориясен Чечняга кертә[3][4].
Ингушетия территориясе буенча Русиянең иң кечкенә регионы (федераль күләмдәге шәһәрләрне санамаганда).
[үзгәртү] Хәзерге хәлләр
Ингушетиядә хәлләр киеренке кала бирә. Гади халыкны урлау, үтерү, нәселара конфликтлар һәм политик интригалар көндәлеккә әверелә баралар. 2009 елның июнендә Ингушетиянең элеккеге вице-премьеры — Башир Аушев билгесезләр тарафыннан үтерелә[5].
2009 елның 15 июлендә Назрань районының Гази-Юрт торак урынында «Кавказ» автомагистралендә Ингушетиянең суд приставының машинасын утка тоталар. Беренче мәгълүматларга караганда[6] машинадагы ике кеше үлә. Яралар алган бала шифаханәгә озатыла.
2009 елның 17 августында Назраннең ГУВД бинасы янында шартлау була, нәтиҗәдә, 20 кеше үлә һәм 140 чамасы кеше яралана[7][8].
[үзгәртү] Шулай ук карагыз
- Төньяк Осетиянең Шәһәр яны районы
- Осетин-ингуш конфликты
- Ингушетия Республикасы Конституциясе
- Ингушетия.Ru
[үзгәртү] Сылтамалар
- Ингушетиянең рәсми сайты
- Законодательство Республики Ингушетия
- Портал об Ингушетии
- Ингушетия. ИНФО
- Ингушский сайт с Обоями, Фотками и Видео материалами
- Постпредство Республики Ингушетия при Президенте Российской Федерации
[үзгәртү] Кушымталар
- ↑ Конституция Российской Федерации. Ст. 5, пп. 1, 2
- ↑ Закон РФ от 10 декабря 1992 г. N 4071-I
- ↑ http://nick-software.ho.ua/download/chechenya.jpg
- ↑ http://nick-software.ho.ua/download/severn_kavk_euronews.jpg
- ↑ Убит бывший вице-премьер Ингушетии
- ↑ На автотрассе в Ингушетии застрелили двоих и ранили ребенка
- ↑ Число погибших при теракте в Назрани увеличилось до 21
- ↑ Wo Russland seine Fahne einrollt(алм.)
|
|
|---|
| Адыгея | Алтай | Башкортстан | Бурятия | Дагстан | Ингушетия | Кабарда-Балкария | Калмыкия | Карачай-Чиркәсия | Карелия | Коми | Мари Ил | Мордовия | Татарстан | Төньяк Осетия | Тыва | Удмуртия | Хакасия | Чечня | Чуашия | Якутия |
| Бу мәкалә Татар Википедиясенең яхшы мәкаләләр рәтенә керә. |