Ингушлар
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
| ингушлар | |
|---|---|
| Үз аталышы: | ГIалгIай |
| Гомуми саны: | 700 мең |
| Таралышы: | Ингушетия, Төньяк Осетия, Чечня, Казахстан, Төркия, Сүрия, Иордания, Ливан |
| Тел: | ингушча, русча |
| Дин: | Ислам |
| Раса төре: | европеоидлар |
| Якын халык: | бацлар, чеченнар, карабулаклар |
Ингушлар (үзаталышы ингуш. ГIалгIай) – Төньяк Кавказдагы вайнах халкы. Нах телләренә керүче ингуш телендә сөйләшәләр. Язулары кирилл әлифбасы нигезендә. Гомум саны якынча 700 мең кеше, шулардан 525 меңе Русиядә (2009 елда), зур өлеше Ингушетиядә – 413 мең кеше. Төньяк Осетиядә – 38 мең. Русия тышында: Казахстанда – 35 мең, Төркиядә – 30 мең, Сүриядә, Ливанда һәм Иорданиядә 20шәр мең.
Нигездә Ислам динендә. Ислам якынча 200 ел элек кабул ителгән.