Әмир Мәҗитов музее

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әмир Мәҗитов музее latin yazuında])
Әмир Мәҗитов музее
Нигезләү датасы 2005
Урын ТР, Казанның Вахитов районы, Дзержинский ур., 27
Директор Аркадий Леонидович Карбаев
Луиза Фәһим кызы Фәсхетдинова (музей мөдире)
Сайт mazitov--museum
 Әмир Мәҗитов музее Викиҗыентыкта

Әмир Мәҗитов музее (рус. Музей Амира Мазитова) ― 2005 елдан башлап Казанда эшләүче мәдәният учреждениесе (музей). РСФСРның атказанган рәссамы (1970) Әмир Нуриәхмәт улы Мәҗитовның (1928—1992) иҗаты белән таныштыра. Музей Казан шәһәренең музей комплексы муниципаль бюджеттагы мәдәният учреждениесе составына керә.

Музей урнашкан бина ― «совет классицизмы» архитектурасы һәйкәле булып тора һәм дәүләт тарафыннан саклана [1].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Музей Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары буенча төзелгән һәм 2005 елның 10 декабрендә рәссамның тууына 77 ел тулуга ачылган. Дзержинский урамындагы 27 нче йортта (рәссамның 1979 елдан 1992 елга кадәр остаханәсе) ачылган. Музей урнашкан бина ― рәссамның остаханәсе, ул элеккеге «Художественный салон» кибете хисабына киңәйтелгән [2]. Остаханә шартларын торгызуда рәссамның сеңлесе Флера Нуриәхмәт кызы Мәҗитова зур ярдәм күрсәтә. Рәссамның Санкт-Петербургта яшәүче кызы Карина, рәссам-реставратор, әтисенең архивын: фотолар, документлар, бүләкләр, шәхси әйберләр, хатларын саклый[3]. Яңа музей «Казан» милли-мәдәни үзәгенең (2020 елдан Казан шәһәренең музей комплексы) филиалы итеп билгеләнгән[4]

Төп мәкалә: Әмир Мәҗитов (1928)

Әмир Нуриәхмәт улы Мәҗитов 1949 елда Казан сәнгать училищесын, 1955 елда Суриков исемендәге Мәскәү сәнгать институтының станок рәсем сәнгате факультетын тәмамлаган. Бүленеш буенча Ярославльгә җибәрелгән, анда Ярославль сәнгать училищесында укыткан. Ярославльдә яшәгән еллары (1955―1979) зур иҗади казанышлар белән билгеләнә. 1964—1968 һәм 1970—1977 елларда — Ярославль рәссамнар берлеге идарәсе рәисе.

Әмир Нуриәхмәт улы Мәҗитов (1928—1992)

1979 елда Казанга кайта. Кайтканнан соң, аңа Дзержинский урамы, 27нче йортта урнашкан остаханә тапшыралар. Монда аның иҗатында утыз елдан артык дәвам иткән яңа этап башлана. Ул Казан һәм аның тирә-як мохите образын булдыру өстендә уңышлы эшли. Мәҗитов үзенең ниятләрен «Кышкы шәһәр», «Комлев урамы» картиналарында, «Әкият булып Казан күтәрелә» триптихында тормышка ашыра. Милли тематикага зур игътибар бирә, аның эшләре татар халкының этнографиясенә, көнкүрешенә һәм милли традицияләренә зур кызыксыну булу белән аерылып тора. Аның остаханәсендә «Сабантуй», «Авыл ишегаллары», «Өй юу», «Курай», «Шайтан шәһәрчеге» картиналарының берничә варианты ясалган.

Музейда даими рәвештә Татарстан һәм Россия профессиональ рәссамнарының төрле сынлы һәм декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәләре уза[5].

Экспозиция[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Музейның күргәзмә залында Әмир Мәҗитовның йөзгә якын полотносы, шулай ук аның акварельләре, пастель һәм темпера белән язылган картиналары урнашкан[6].

Музей экспозициясен рәссамның гомере буе иҗат иткән реалистик юнәлештәге картиналары тәшкил итә. Картиналарның жанр үзенчәлеге бик күп төрле: музейда Татарстан, Ярославль һәм Кырым пейзажлары, портретлар, тарихи жанр эшләре, натюрмортлар тәкъдим ителгән. Музей коллекциясендә шулай ук рәссамның күп санлы шәхси әйберләре куелган[7].

Рәссамның тууына 80 ел тулу уңаеннан, 2008 елның декабрендә бинага скульптор Г. А. Зяблицев ясаган мемориаль такта урнаштырыла [8].

Рәссамның 95 еллык юбилеена, 2023 елның 15 декабрендә «Әмир Мәҗитов ― чор көзгесе» (рус. «Амир Мазитов ― зеркало эпохи») күргәзмәсе ачылган[9].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]