Крәш-Сәрдә туган якны өйрәнү музее

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Крәш-Сәрдә туган якны өйрәнү музее latin yazuında])
Крәш-Сәрдә туган якны өйрәнү музее
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Питрәч районы
Урын Керәшен Сәрдәсе
Крәш-Сәрдә туган якны өйрәнү музее
Нигезләү датасы 1986
Урын ТР, Питрәч районы, Крәш-Сәрдә, Совет ур., 37 Б..
Директор Елена Федор кызы Корябина
Олег Александр улы Волков
(филиал мөдире)
Сайт Питрәч музее сайты

Крәш-Сәрдә туган якны өйрәнү музее (рус. Кряш-Сердинский краеведческий музей) — Татарстанның Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Питрәч районы туган якны өйрәнү музее филиалы. Питрәч төбәге һәм Керәшен Сәрдәсе авылы үсеше тарихы, керәшеннәрнең көнкүреше һәм мәдәнияте белән таныштыра.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Музей 1981 елда оештырылган. Керәшен Сәрдәсе мәктәбе каршындагы мәктәп музее нигезендә ачыла. 1985 елдан — мәктәп музее, 2003 елданПитрәч районы туган якны өйрәнү музее филиалы. Музейны оештыруда математика укытучысы Анна Никифорова башлап йөри. 2003 елда музей земство мәктәбе укытучысы, сәүдәгәр Николай Максим улы Максимов-Сердинский (18431912) [1] төзегән ике катлы тарихи йортта урнаша [2]

Экспонатлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Экспозицияләр ике катта урнашкан. Беренче катта татарларның этник төркеме булган керәшеннәрнең мәдәниятен һәм көнкүрешен гәүдәләндерүче экспонатлар урнашкан. Бер залда XX гасыр керәшен йортының эчке күренеше торгызылган.

Икенче залда натураль хуҗалык алып баручы керәшен гаиләсенең эш кораллары күрсәтелә.

Икенче катта Ватандашлар, Бөек Ватан сугышларында катнашучылар турында материаллар, төбәк, авыл, мәктәп тарихы, күмәк хуҗалык алдынгылары, авылның танылган шәхесләре турында мәгълүмат урнаштырылган.

Музейда керәшеннәрнең көнкүреше һәм мәдәнияте турында күргәзмәләр оештырыла.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]